Хәмдүнә дә чыршылы булды. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бакчасына җыелган өлкән буын артистлар үзара шулай сөйләштеләр. Бакча агачларга шактый баеган.
Биредә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Рамил Курамшин, Булат Балтанов чыршылары бар һәм алар сизелерлек күтәрелгән дә инде. Һәм менә Әлфия Авзалова чыршысы янәшәсенә Хәмдүнә апа үз чыршысын утыртты. Бусы да нык булыр, диеште җырчылар. Хуҗасына охшаса, җил-яңгырга бирешмәячәк ул.
Ул көнне Хәмдүнә апа турында бик матур сүзләр сөйләделәр. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов аңа: “Җомга”лары, “Урман”нары белән ургылып килеп керде дә җыры, моңы, Хәмдүнәлеге белән халыкның сөеклесенә әйләнде”, – дигән бәя бирде. Фердинант Сәлахов аның хәтеренә, тавышына, халык мәхәббәтен яулавына соклануын яшермәде. “Илһамият” концертларына билет алырга теләүчеләр иң әүвәл, Хәмдүнә катнашамы, дип сорый икән. Агач утырту әнә шундый гадел бәя һәм җылы сүзләр белән үрелеп барды. Филармония директоры Кадим Нуруллин исә, бу безгә бер-беребез белән очрашып, хәл-әхвәл белешергә бер матур сәбәп булсын, дигән теләген җиткерде. Без, форсаттан файдаланып, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән җәһәт әңгәмә оештырдык.
– Хәмдүнә апа, Сезне зур проект башларга җыена диләр. Ул нидән гыйбарәт?
– Киләсе елда миңа 70 яшь тула. Шушы бәйрәмне бик зурлап каршыларга исәбем бар, белмим, ничек барып чыгар?.. Барысы да Ходай кулында. Россия буйлап концерт туры оештырырга ниятлим. Китабымны да өлгертергә дигән уем бар. Бүген дә халык арасыннан, гастрольдән кайтып керә алганым юк. “Илһамият” клубы белән күп йөрим. “Барс-медиа” компаниясе белән дә күп эшлим. Мәскәү төркемнәре дә чакырып тора. Шуңа, миңа 70 түгел, 17 генә тулачак, дип әйтәсем килә!
– “Барс-медиа” проектыннан соң төрле сүз ишетергә туры килгәндер: мактаучылары да, яманлаучылары да табылгандыр.
– Мин, гомумән, мактаганга күнекмәгән. Филармониядә бик озак эшлим һәм бу оешмага бик зур табыш китердем. Элекке вакытта кимсетүләр дә күп булды, ялгызлыгымны да искә төшерделәр, Башкортстаннан килүем дә түбәнсетергә сәбәп булды. Никадәр яхшы эшләсәм, шулкадәр башыма сугып килделәр. Эшләгән кеше – тешләгән кеше бит. Сүз әйтә алмасын дип кимсетеп килделәр. Ходайга шөкер, бер җилгә дә бирешмәдем. Һәрберсенә каршы торырлык рухи көчем булды. Ул тәрбиядән килә. Үскәндә кулак баласы булдым. Заманында әткәйне атарга хөкем иткәннәр, ләкин ул үзен үзе коткарып кала алды. Атарга хөкем ителгән Сәетгали кызы мин, беләсегез килсә. Кечкенә чактан ук артык сүз ычкындырырга ярамады, үлчәп кенә сөйләшергә туры килде. Әткәй гыйлемле кеше иде. Гарәпчә дә, урысча да яхшы белде. Холыкка әткәйнең йогынтысы зур булды. Бүген филармония бакчасында басып торганда, артта калган гомеремне уйлап, яхшысы картлыгыма калган икән дип, шөкер итәм. Бу оешмада күп директорлар белән бергә эшләргә туры килде. Иҗатка хәерхаһлы булганы – Кадим Нуруллин. Холкымны беләсең, ялагайланырга яратмыйм. Ничек бар, шулай әйтәм. Бүген халыкның хөрмәтен тоеп яшим. Шуңа күрә, мактауга да, яманлауга да бирешмим. Сөйли бирсеннәр, мин йөрәк кушканча эшләвемне дәвам итәрмен.
– Сезне яшь җырчылар бик ярата, Хәмдүнә ападан көч алып яшибез, диләр.
– Яшьлегемдә михнәтне күп күргәч, яшь җырчыларга булдыра алганча ярдәм итәрмен дигән сүзем бар иде. Сүземдә торам. Берсе турында да начар фикер әйткәнем булмады. Эшләсеннәр, эзләнсеннәр, камилләшсеннәр. Халык үзенә кирәкне сайлап ала. Безгә халык – хөкемдар. Артистлар бер-берсенә нинди генә бәя бирмәсеннәр, ул дөрес түгел. Чын бәяне халык бирә. Тамашачының яратуы – иң зур бүләк ул. Мин халкымны яратам. Җырларга яратам. Сәхнәгә чыгып җырламасам, әллә ничек, үземне ким хис итә башлыйм.
– Эстрада европалаша дигән сүзләр белән килешәсезме?
– Җырчы татар моңыннан тайпылган икән, халык аны кабул итми. Тәнгә чуан чыга бит әле. Менә шул чуан бик каты комачаулый, без аны тизрәк бетерергә тырышабыз. Эстраданың көйсез, мәгънәсез җырлары – менә шул чуан инде ул. Аны ничек булса да бетерергә кирәк. Киңәш сорап килгән җырчыларга моны төшендерергә тырышам. Син, кемгәдер охшап, ниндидер ят гадәтләргә ярашып, үзеңнән читләшәсең генә. Үзең булып калырга һәм милләтеңнең асыл сыйфатларын, моңын тамашачыга җиткерә белергә кирәк. Тагын бер зур проблема бар: җырлау хәзер акча эшләү кәсебенә әйләнде. Кәсепкә корылган иҗатның гомере кыска була.
– Филармониядә еш буласызмы?
– Бирегә 1976 елны килдем. Шуннан бирле филармониядән чыкканым да юк. Меңнән артык җыр башкарганмын икән, шуның 200дән артыгы – халык җырлары. Онытыла язган җырларны радиога яздырып, халыкка кире кайтарырга насыйп булды. Менә шулай эшләдек. Гомеремнең матур еллары филармония сәхнәсендә үтте. Шуңа күрә лаеклы ялга киткәч тә, атнасына 2-3 мәртәбә кереп чыкмасам, җаным чыдамый. Бигрәк тә хәзер. Җитәкчелек артистларның кадерен белә торган заманны да күрдек, шөкер.
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан