Булат Ләйсәннең шулкадәр ачылып бөтен эчендәгесен сөйләвенә шакката [фото-видео]

-- Лэйсирэ

14 октябрь 20.30 сәгатьтә ТНВ телеканалында “Адәм белән Һава“ тапшыруында Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында туып-үскән танылган алып баручы, шоумен, тамада Булат Жиһангәрәев-Бәйрәмов һәм популяр җырчы, тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан булган, Мөслим районы Олы Чакмак авылында үскән Ләйсән Гыймаева гаиләсен күрсәтәләр.

Үзенең Инстаграмында тапшыруның алып баручысы Ләйлә Дәүләтова «Ләйсәннең шулкадәр ачылып бөтен эчендәгесен сөйләп бирүенә үзем дә шаккаттым, диде Булат Бәйрәмов» дип язган.

Ә Ләйсән аккаунтында видео урнаштырып: «Август аенда «Адәм белән һава» тапшыруында төшкән идек. Ни килеп чыккандыр, күрербез. Ләйлә бик оста инде ул, телсезне дә сөйләтә, үзегез дә беләсез» дигән.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Август аенда «Адәм белән һава» тапшыруында төшкән идек. Ни килеп чыккандыр, күрербез?? Ләйлә @leyla_davletova бик оста инде ул, телсезне дә сөйләтә? үзегез дә беләсез. Иртәгә шимбә 9.30 да һәм якшәмбе 21.00 ТНВ да? Шимбә кич 18.30 һәм якшәмбе иртән 9.20 ТНВ Планетада? Карагач язырсыз яме, фикерләрегезне?безгә алар бик кадерле? #лейсангимаева #булатбайрамов #адэмбелэнхава #хатынплюсир 2️⃣7️⃣ октябрь УНИКСта ОЧРАШЫРБЫЗ?

Публикация от Певица Лейсан Гимаева (@leisan_gimaeva_official)

Ичмасам, бер Булатның гына бу тапшыруга бик исе китмәгән, ахрысы. «Бөтен кеше кишерен күрсәтә, мин дә күрсәтим әле» дип шушы фотоны куйган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Бөтен кеше кишерен күрсәтә, мин дә күрсәтим әле ???? #уныш2018 #унышбәйрәмебелән

Публикация от Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov)

Фото: инстаграм

 

Бәйле