Cырхауханәдә ятып дәваланган идем бервакыт. Кызык, палатадагы авыруларның берсен генә исемдә калдырганмын. Кечкенә буйлы, ябык гәүдәле марҗа иде ул. Тик исеме хәтердә түгел: Нелли идеме соң? Төскә-биткә әлләкем булмаса да, күңелгә ятышлы итеп сөйләшүе белән үзенә каратты да куйды ул. Кышкы айларның берсе иде. Өске киемнәрне палатада тотарга ярамый, ә Нелли пәлтәсен яшереп кенә алып керә алган. Сиздермичә, шыпырт кына өенә кайтып килергә җайлы булсын дип. Әле дә күз алдымда: ясалма мех якалы, шактый тузган, караңгы зәңгәр төстәге пәлтә иде ул.
– Искесен киеп килгән идем, – дип сөйләргә тотынды Нелли, хатыннарның кызыксынулы карашларын тоеп. – Үткән елда ательеда яңа пәлтә тектергән идем. Кыйммәтле мехтан зур яка куйдырдым. Шундый ук затлы бүрек тегеп бирделәр. Беркөн шулай шәп киенгән көе эштән кайтып килә идем, фәлән аптеканы беләсездер бит инде, анда җитәрәк аулак урын бар. Урам уты да куелмаган. Шул урында кемдер, артымнан килеп, эләктереп алмасынмы! “Исән каласың килсә, кычкырасы булма!” – ди. Үч иткәндәй, якын-тирәдә бер кеше дә юк. Йөрәгем урыныннан купты. Бер сүз әйтә алмыйча, катып калдым. Теге адәм якамны умырып тотты да, кытыр-кытыр китереп, пәке белән кисте дә алды. Үземә генә зыян китерә күрмәсен инде дип калтырап, ни үле, ни тере басып тордым. Якам гына җитмәгән, башымдагы бүрегемне дә йолкып алды юньсез. Йөгереп киткән аяк тавышларын гына ишетеп калдым. Кычкырып елыйсыларым килде. Якасыз пәлтәм әле дә өйдә эленеп тора. Юк, милиция тапмады каракны. Сурәтләп тә бирә алмадым бит, йөзен күрмәгәч.
Нелли бик ачык, аралашучан булып чыкты. Беркем берни сорашмаса да, үз тормышы турында да сөйләде.
– Ирем белән егерме биш ел бергә яшибез. Улыбыз бар, армиядән кайтты инде. Кавказда хезмәт итте. Ирем белән ике тапкыр бардык янына. Үз машинабызда, билгеле. Озын юллар үтеп, дөнья күрдек.
Аның гаилә хәле минем өчен кызык түгел иде, шуңа күрә әлләни әһәмият бирмәдем. Бу сүзләр соңыннан, берничә ай үткәч исемә төште. Болай булды бу. Тулай торактагы бүлмәдәшем Ирина бер егет белән танышканын әйтте. Икенче көнне егет үзе дә килде. Мине күрүгә аның кашлары өскә сикерде:
– Мин бит сине беләм, син әнием белән сырхауханәдә яттың!
– Әйе, – дидем, үзем дә аны төсмерләп.
Ирина чәй әзерләгән арада әнисенең хәлләрен сораштым.
– Караңгы урамда пәлтәсенең якасын кисеп алулары турында сөйләгәнен исемә төшерсәм, әле дә йөрәгем “жу” итеп китә, – дип сүзне ялгап киттем.
– Нинди пәлтә? Андый хәлнең булганы юк. Әнинең пәлтә тектергәне дә булмады. Башка берәү белән бутыйсыңдыр, – дип гаҗәпләнде егет.
Мин дә шаккатып калдым. Неллиның улы белән башка көннәрне дә аз-маз аралашырга туры килде. Нәтиҗәдә аның Кавказда түгел, ә Свердловск өлкәсендә хезмәт итүе ачыкланды. Әти-әнисе дә янына бармаганнар. Машиналары да юк икән. Әтисе дә үзенеке түгел, әнисенең икенче ире булып чыкты.
Дөреслекне белгән саен аптыравым арта гына барды. Кызык та, көлке дә тоелды. Әнисеннән аермалы буларак, егетнең эчкерсезлеге, ихласлыгы сокландырды. Шулай да гаепләргә җөрьәт итмәдем мин Неллины, явыз ният белән ялганламаган бит. Дөрес, алдау – начар гадәт. Әмма ул кырын юл белән кешеләрне рәнҗетмәгән, беркемгә зыяны тимәгән. Күрәсең, хыялый булган, тормышын үзе сөйләгәнчә яхшы итеп күз алдына китергән. Үз сүзләренә, бәлки, үзе дә ышанып яшәгәндер. Була бит шулай үзләренә бер маҗаралы дөнья “төзеп”, татлы ялганнарына үзләре инанып, хыялда гына булса да әкияти тормышларыннан тәм табып гомер итүчеләр. Үзләренә карасыннар инде, безгә алардан зыян юк.
Галиябану ХУҖИЕВА, Татарстан яшьләре