Элек укытучы булган 380 мең хезмәт хакы алучы депутат әҗәткә бата

-- Лэйсирэ

Без гел депутатлардан зарланабыз, аларны сүгәбез. Ләкин алар да кеше. Аларның да зарлары, борчулары бар. Әллә бик җиңел дип беләсезме сез аларның эшләрен, тормышларын?! Дәүләт Думасы депутаты Вера Ганзя да түзмәде әнә – узган атнада хезмәт хакының әз булуына зарланды.

Без бу депутатны жәлләр дә идек… әгәр аның хезмәт хакы 380 мең сум икәнен белмәсәк. Илдә уртача хезмәт хакы 37 мең сум, диләр, ләкин ул 37 мең дә кайберәүләрнең төшенә генә керә. Ә мескен депутат ханым 380 мең сум алуына зарлана. Ул акчага яшәрлек түгел, ди. Салымын тотып калгач һәм бер өлешен партиягә күчергәч, Вера ханым әҗәткә дә бата икән әле.

Бу хәбәрне укыгач, әлеге кыю ханымның (депутат башы белән хезмәт хакының әзлеген таныгач, кыю дими хәл юк!) биографиясен өйрәнәсе иттек. Бәлки, моңарчы 500 мең сум алып эшләгәндер дә, хәзер шуңа күрә 380 меңгә «генә» канәгать түгелдер дигән идек. Алай түгел икән. Интернет чыганаклар язуынча, Вера Ганзя укытучы булып эшләгән. Укытучы булганда, 380 мең турында хыялланырга да җөрьәт итмәгәндер әле. Яңа кәнәфигә утыргач, ихтыяҗлары да арткан. 380 меңне дә әзсенә башлаган.

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Вера Ганзя акыллы ханым булып чыкты. Ялгыш сүз ычкындырганын бик тиз аңлап алып, тизрәк төзәтергә ашыкты. «Әгәр бу суммага вәкиллек чыгымнары (представительские расходы) да өстәлсә, «380 мең сум әз» дию гадел дә булмас иде. Ләкин безгә андый өстәмә бирелми, шуңа күрә 380 мең сум әллә ни күп тә түгел. Хезмәт хакының өчтән бер өлешен партия үзенә алып кала (Вера Ганзя – КПРФ партиясе депутаты. – Авт.). Аннан соң мин, әйтик, балалар йортына барам. Болай гына бармыйм бит. Миннән тузан суырткыч сорыйлар, тегесен сорыйлар, монысын таптыралар. Һәм мин аларны үз акчама сатып алам. Шул чыгымнарны чигерсәң, хезмәт хакы кредит картасында җыелган бурычларны капларга да җитми. Кайвакыт минем 100әр мең сум бурычым җыела», – дип, депутат ханымның сүзләрен китерә «Говорит Москва».

«Балалар йортына тузан суырткычлар алам» дигән җөмләсе белән генә аклана алмаячагын аңлап булса кирәк, «Комсомольская правда» газетасына биргән интервьюсында болай дип тә өстәгән Вера Ганзя: «Мин Дәүләт Думасына килгәч әзрәк кенә булса да баемадым. Мин Думага аның өчен килмәдем дә. Хезмәт хакын бөтенләй түләмәсеннәр шунда! Ул бары ачуны чыгара торган фактор гына. Министрларның күпме алуын белми, бөтен кеше ДәүДума депутатларын чәйни, безне дошман күрә».

Аңламассың бу хатын-кызны. Хатын-кыз депутатны – бигрәк тә. Әле генә 380 мең сумны да әзсенә, әле генә «анысы да кирәкми» дип белдерә.

Вера Ганзяга КПРФ вәкилләре дә, башка партияләр дә җавап бирмәде әле, һәрхәлдә җавап ишетелмәде. Ә гади халыкның җавабы булса да, алай өскә – депутат каланчасына кадәр үк менеп җитмидер ул. Шуңа күрә Вера ханымга үзенең коллегасы сүзләрен җавап итеп китерергә булдык әле. Коллега дигәннәре – Дәүләт Думасының Брянск өлкәсе буенча депутаты Николай Валуев (ул әле элеккеге боксчы да). Күптән түгел онлайн-конференция вакытында Кемерово өлкәсеннән Алевтина Макарова исемле пенсионер әби хәерчелеккә зарланган, онлайн-конференция бара торган сайтта «шундый бай Русиядә хәерче хәлендә яшәү бер дә күңелле түгел, хәтта оят та» дип язып калдырган иде. Рәсми декларациядә күрсәтелгән мәгълүмат буенча 2017нче елда 10,7 млн сум акча эшләгән депутат Валуев әбигә язучы Василий Шукшин сүзләре белән җавап бирде, шул рәвешле әбине «юатты»: «Хәерче булу оят түгел, арзанлы булу оят». Бу сүзләрне ничек тә булса Вера Ганзяга җиткерергә иде, «хезмәт хакым аз» дип борчылып ятмасын. Акчам әз, дип, тамагына да ашамый тормасын: өй борынча җыеп, итен-бәрәңгесен дә җибәрергә кирәк, безнең халык юмарт бит ул, авызыннан өзеп булса да бирер. Хәерчелеккә ничек тә түзәрбез, җәмәгать, иң мөһиме – арзанлы булмыйк!

АКШта Конгресс әгъзалары аена якынча 13 мең доллар ала (безнең акчага күчергәч, якынча 852 мең сум килеп чыга). Бу – илдәге уртача хезмәт хакыннан 3,7 тапкырга күбрәк (уртача хезмәт хакы – 3500 доллар, ягъни 229 мең сум тирәсе). Росстат мәгълүматларына караганда, Русиядә 2018нче елның беренче яртысында уртача хезмәт хакы 37 мең сум булган, тик таныш белешләрегез арасында 37 мең сум алучылар бармы? Тикшереп карагыз. Росстат алдамыйдыр… Безнең депутатларның хезмәт хакы әлеге кәгазьгә язылган уртача хезмәт хакыннан да 9,4 тапкырга күбрәк

Фәнзилә МОСТАФИНА

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит

Бәйле