Кукмарада 700 баш кәбестә үстерүчеләр күп итеп акча эшләү серен ача [фото]

-- Лэйсирэ

Кукмара районы Югары Арбаш авылында яшәүче Ярмөхәммәтовлар гаиләсе — әллә ничә тармакны бергә алып баручы фермерлар! Умарта тоталар, күпләп кош-корт үстерәләр, 60 лап сарык асрыйлар, бакчачылык белән шөгыльләнәләр, суган орлыгы әзерләп саталар… Санасаң, бармаклар җитми. Умартачылыкта Азат абый хуҗа булса, бакчачылык — күбрәк Илсөя апа җаваплылыгында…

Бу гаиләнең барлык шөгыльләрен тәфсилләп язсак, урын җитмәс. Әлегә кәбестәләренә тукталырга булдык. Ә бу төр яшелчә аларда аз түгел — 700 төп үстерәләр! Елы-елы белән 800 дә була икән.

— Мин Яшел Үзән ягыннан. Анда кәбестәне элек-электән утырталар. Югары Арбашта күпләп үстерә башлаганыма 10 елдан артык бардыр. Электән 500-700 әр төп утыртабыз. Кайчак аннан да арттырабыз әле, — ди Илсөя апа…

— Кәбестә ничә сум тора?
— Көзен килограммы 8 сум. Бу — хезмәтең әрәм, дигән сүз. Орлыгы да кыйммәт бит. Шуңа кәбестә саклар өчен, аерым подвал ясадык. Шунда кыш чыгарып, яз башында сатабыз. Ул вакытта 15 сум була.

— Кәбестәне үзегез дә тозлыйсыздыр әле?
— Сатарга тозлаганым юк. Үзебез өчен бераз әзерлим. Кәбестә чапкыч белән чабам. Җитәрлек дәрәҗәдә ваклагач, савытка салам, берничә кишер уам һәм чама белән тоз сибәм. Савытның өстенә капкачны берәр авыр әйбер белән бастырып куям. Ике көннән әзер була, — ди Илсөя апа. — Табыннан ел әйләнәсе кәбестә ризыклары өзелми. Пирогка да, ашка да яхшы, салат ясап ашасаң да шәп. Җәй буе бөтен вакыт бакчага бирелсә, мәшәкатьле булса да, кышын рәхәт. Өстәвенә ул шөгылең азмы-күпме табыш та кертсә, арыганнар онытыла.

Лилия ЙОСЫПОВА

Фото һәм чыганак: Ирек мәйданы

Бәйле