«Ирем гомер буе олы улыбызны яратмады, аңа улым дип гомерендә бер тапкыр да әйтмәде»

-- Алина

Моннан шактый еллар элек, тиле кеше әйткәндәй, әле колхозлар таралып бетмәгән вакытта, беркөнне басуга покос әйләндерергә бардык (ул елны җәй яңгырлы булып, урып-җыю эшләренә ярдәмгә авыл халкы белән бергә авыл интеллигенциясен дә еш чакыралар иде). Эшне тәмамлап, басу читендәге каен полосасы буена чыгып, кем кая туры килә, шунда утырыштык. Өмәчеләрне машина килеп алырга тиеш, шуны көтәбез. Хатын-кыз күп җыелган урында сүзе дә күп була.

Тик торганчы бер эш бетә торсын дигән кебек, сүзне дә авыл гайбәтләрен эшкәртүдән башлады төркем. Кем нәрсәдер урлашканда тотылган, бер кайнана киленен пыр туздырып куып чыгарган, күршеләр бер-берсе белән нидер бүлешә алмыйча, авыл советына кадәр барып җиткәннәр, берсенең улы… берсенең кызы… Күп инде… Тукаебыз әйткәндәй, андый вакытта сүз дигәнең “муллаларның чалмасы кебек, сузсаң Мәскәүләргә җитә”.

Була шундый кешеләр: сөйләгәндә алдын-артын уйлап тормый, теле сөйләгәнен башы аша үткәрми. Сөйли башласа, тыңлаучыны “и-и-и, шулаймыни, чынмы, менә сиңа кирәк булса” дәрәҗәсенә җиткергәнче шапырынып шар яра, сенсация ясап, шуннан тәм таба. Җитмәсә, кешедән ишеткәнен дә, үзем күрдем дип, күзгә төтен җибәрә. Күп вакытта андый кешенең сүзенә әһәмият бирмәскә, чынга алмаска тырышалар. Ләкин төрле кеше бар бит. Юк кына сүз дә кешене чыгырыннан чыгарырга мөмкин.

– Һи-и, сез сөйләгәннәр мин күргән белән чагыштырганда пүчтәк! – диде арабызда утырган бер хатын.

Барыбызның колаклар шул секундта үрә торды, күзләрдә чиктән тыш кызыксыну очкыннары кабынды. Бездәге яшен тизлегендәге реакцияне күреп, хатын, канәгать елмаеп, сүзен дәвам итте.

– Өченче көн, әбәт турында, сәпәйгә утырып, урагымны кыстырып, шушы паласага мендем. Абзарда яңа бәрәнләгән сарык ята, шуңа печән урып кайту исәп. Урагымны тотып паласа эченәрәк керсәм, берәүләрнең өсләренә килеп чыктым бит, малай! Машиналарын паласаның теге ягында калдырганнар да… Беркемне күрмиләр, беркемне ишетмиләр… Гел очрап торам мин шундый матавыкларга (ничә еллар яшәп, минем бер дә аның ише күренешкә очраганым булмады, Аллага шөкер! – авт.). Берсенең ире, икенчесенең хатыны бар, югыйсә. Икесенең дә симиясы эштә дип тора инде боларны! Кем әйткәндәй, теге ирнең хатыны да монда утыра әле! Күрсен иде иренең кайларда нишләп йөргәнен. Минем ир миңа гына карап тора, бүтәннәрне знат низнает дип йөргән буладыр әле! Ышан син ирләргә! Аларның берсенә дә ышаныч юк!

…Юл чатында машинадан төштек тә, өч хатын, сәнәкләребезне аркабызга салып, өйләребезгә кайтып барабыз. Өчебез дә тып-тын, ләкин эчтә вулканнар кайный. Теге хатынның сүзе йөрәккә – шырпы, колакка ук булып кадалды шул. Кадалырлык та, чөнки өчебезнең дә ирләребез шоферлар. Көннәр әйбәт торганда, район үзәгеннән кайтышлый, авылга турырак дип, алар да шул полоса яныннан үтеп йөри. Чем черт не шутит, когда бог спит, ди бит урыс та.

Мин үзем кызу кеше. Каршыма ир очраса, сәнәк очына алырлык булып кайтам! Нүжәли минеке булыр? Нүжәли мин моны сизенми калдым? Хак булса, бер көн дә тормыйм!

(Тормый кая барасың инде өч бала белән!) Кеше теленә кергәч, халык алдында йөзеңә бәреп диярлек әйткәч, юньле хәл түгел бу! Ирнең дә, хатынның да хыянәте бөтен әйләнә-тирә чәйнәп, чүбеккә әйләндергәч кенә ирнеке – хатынына, хатынныкы иренә ишетелә ди бит. Шуңа кадәр хыянәтчеләрнең хатыны да, ире дә әлеге “мәхәббәт уены”ннан бихәбәр булып йөри. Югыйсә, уйларлык башлары булса, теге беркатлы мәхлукләргә, менә бүгенге кебек, читләтеп булса да әйтеп, искәртеп, төрттереп торалар. Халык арасына чыксалар, кызганулы караш белән артыннан, и-и, мескен, дип, пыш-пыш килеп калалар…

Гадәттә, хыянәтче ир хатынына карата суына, тора салып, юкка-барга бәйләнә башлый ди (соңгы арада минеке дә холыксызлангалап ала, хәерле булсын!). Ашап туйгысыз ашың да тавыкларга гына бирергә ярарлык була.

– Ул ашны әзрәк төрләндереп булмыймыни?! Көн саен токмач та токмач!
Алга таба ризасызлык тагын да арта:
– Ул чәйне бераз суынгач ясап булмыймы?! Кайнар чәеңне үзең эч!
– Болай итеп күлмәк үтүклиләрмени?! Бу чалбарга тагын бер сыр ясыйсың калган!
– Ул балаларны нигә акыртасың? Нигә карамыйсың аларны юньләп? Бүтән ни эшең бар?
– Акчаны нигә юкка-барга туздырасың? Яңа эчке киемнәр алгансың, әллә берәрсе белән чирттерә башладыңмы?

Ә хыянәтче хатын исә, ана мәче кебек назланып, сырпаланып ире янында бөтерелә. “Сиңа ярарга тиеш”, – дип, барган җиреннән күлмәк-чалбарын, түфлиен дә күтәреп кайта. Хәйләләп, ирен ат урынына җигә, сыер итеп сава. Ирнең ашарына да һәрвакыт әзер, өсте-башы да чиста. Өе дә һәрвакыт җыештырылган, үзе “ухоженная”. Булган хатын! Иренә дә ярый, миргә дә. Ә ирендә хатынга карата инә очы кадәр дә шик юк. Нишләп булсын, мондый хатын аңа Ходай бүләге! Бөтен ирдә дә минеке кебек хатын булсын иде әле! И-и, бичара мәхлук…

Болар юлда кайтканда минем эчемдә кайнаган уйлар, кичерешләр… Болай берүзем генә уйланып тагын бераз барсам, шартлаячакмын.
– Нәрсә, авызыгызга су каптыгыз? Ни уйлап кайтасыз? – дим хатыннарга.
– Син уйлаганны уйлыйбыз, – диләр икесе бертавыштан.

Өчебез дә бер үк халәттә булганбыз икән.

Теге шарлатан хатын сүзен сөйләде дә онытты, ә шундагы хатыннарның күбесенең эченә шул көнне шик корты кереп урнашты. Авыл җирендәге ирләрнең күбесе шофер, механизатор. Шикләнерлек тә бар шул.

Ул шик корты дигәнең күңелеңә бер кереп урнашсамы?! Ашау ашау түгел, эчү эчү түгел. Йокы кача, дөньяның, яшәүнең кызыгы китә. Кибәсең, суласың, үчләшәсең. Шик корты кешене тәмам эштән чыгара, авыруга сабыштыра торган әйбер ул! Дөреслекне белми торып (хәтта матур ялганга да ышанасың андый вакытта), күңел тынычланмый.

Җаен китереп, иргә әлеге вакыйганы сөйләп алдым. “Алай-болай син түгел идеңме анда?” – дидем. Кызып ук китте теге. “Анасында кызы кайгысы, кызында кияү кайгысы ди. Ничә көн машина белән җәфаланам! Азрак бару белән суым кайнап чыга! Шул машина белән ничә төрле эшкә кушалар җитмәсә. Машина карарга да вакытым юк… Син дә ачуымны китереп торма әле! – диде. – Теге хатын үзе булгандыр анда. Юньле кеше күрсә дә сөйләп йөрми ул. Тапкансың тыңлар кеше!” Иргә ышанма, Иделгә таянма дисәләр дә, шуннан соң мин бераз тынычландым, әмма эчне кимереп торырга шик кортының бер бете күңелдә калды барыбер.

Әлеге вакыйга турында кайнанама да сөйләдем. “Син теләсә-кем сүзенә ышанып йөрмә. Иң әүвәл, сүзне кем сөйләвенә кара, шуннан чыгып фикер йөрт, нәтиҗә яса. Акыллы кеше мондый сүз сөйләми. Әйтәсе сүзе булса, аулакта, үзеңә генә әйтә, урынлы киңәшен бирә. Синең гаеп-кыегыңны башка кешегә сөйләп йөрми. Үзе ни, сүзе ни кешенең сүзенә карама. Андый кеше мактады дип сөенмә, хурлады дип көенмә. Юк-бардан шикләнеп, үзеңне бетермә”, – дип, гомерлек сабагын бирде.

Бер-береңә ышаныч булмау, юкка-барга көнләшү дә күңелгә шик корты кереп урнашуга сәбәп була. Моңа тормыштан мисалларны бик күп китереп булыр иде.

Шакир абзый (исемнәрне үзгәртеп язам) гомере буе олы улын яратмады. Хатыны Газизәне яшьтәше Зиннур кулыннан тартып диярлек алган иде.Туйларына бер атна кала урлап алып кайтты ул Газизәне. Шуннан соң күп тә үтмәде, Шакирны механизаторлар курсына укырга җибәрделәр. Чаллы белән авыл арасы бик ерак түгел, шуңа күрә яшь ир хатыны янына кайткалап йөрде. Кияүгә чыгуына ун ай тулганда Газизә тупырдап торган ир бала тапты. Балага, мәгънәле исем дип, Маннур исеме куйдылар. Бер дә үзенә охшатмады ир улын. Кайнана да учакка утын өстәштергәләп торды (әмма үләр алдыннан килененнән елый-елый бәхиллек сорады). “Мин киткәч, Зиннур белән очрашмый тормадың инде син! Әллә каян күренеп тора минеке түгеллеге! Астан карауларына кадәр Зиннурныкы! Исемен дә шуңа якын итеп куйгансыңдыр әле!”
Улым дигән сүзне дә гомерендә бер тапкыр да әйтмәде Шакир. Улы Маннур да әтисеннән читләшкәннән-читләште. Ир Газизәнең һәр адымын тикшереп торды, юкка-барга да бәйләнеп йөрәгенә төште. Гомер буе игәүләнү эзсез калмады: Газизәнең чәчләре бик иртә чаларды, йөзен җыерчык сарды, кайчандыр зифа булган буе да көннән-көн сыгыла барды… Маннурның улы тугач кына Шакирның җанын шик корты кимерүдән туктады. Онык нәкъ бабасы иде! Хәтта кендек астындагы пар миңе дә бабасы белән “бертуган” иде!

Шакир ялгышын аңлады, әмма күңелләр бер-берсеннән суынган, аралар ерагайган, сәламәтлек беткән. Шулай да оныклар арасында зур онык – Илнур бабасының иң яратканы булды. Улына бирә алмаган ярату, аталык хисләрен оныгына биреп күңелен бераз юатты Шакир бабай.
Ходай тәгалә, әнә шулай озак еллар сынап, соң булса да, бәндәсенең күңел күзен ача. Ләкин гөнаһыны да потлап түгел, центнерлап җыя адәм баласы бу чорда.

Тормыш юлымда төрле кешеләр белән аралашырга, эшләргә туры килде. Араларында интриганнар (мәкерле, астыртын эш белән шөгыльләнүчеләр) да байтак очрады. Андыйлар исә шик корты тарату осталары икән. Алар янында үзеңне саграк тотарга, уяурак булырга кирәк. Әлбәттә, сизенеп кала алсаң.

Соңгы вакытларда, “аш төрләндерү” максатыннан, телевизордан (Zee-TV каналы) һинд сериаллары карый башладым әле. Бу каналдан күрсәтелә торган фильмнарда үзәккә гаилә кыйммәтләре куела: мәхәббәт, бер-береңә ышаныч, тугрылык, ата-анага, өлкәннәргә, аеруча әбиләргә тирән ихтирам, хөрмәт, аларны зурлау; балаларны ярату, традицияләр нигезендә яшь буынны тәрбияләү… Дини, әдәп-әхлак тәрбиясе турында әйткән дә юк! Әмма алардагы интрига! Бер геройлары әйткәндәй, “какая жизнь без интриги!” Әнә шул интриганнар күпме кешеләрнең язмышы белән уйный, бер гаилә кешеләрен бер-берсенә каршы куеп, ыгы-зыгы китерә, гаиләләрне таркалу чигенә җиткерә. “Чистый Иблис ялчылары икән болар!” – дип утырам, үртәлеп. Тик югарыда санап үтелгән сыйфатлар, гаиләне бер йодрыкка туплап (бер кеше – бөтен кеше, бөтен кеше бер кеше өчен принцибы белән яшиләр), интриганның чын йөзен ачуга китерә. Дөрес, көрәш барышында һәркем сынау-сыналу юлын үтә, чыныгу дәресләре ала, акыл һәм тәҗрибә туплый.

Шикләнүгә китергән сәбәпләр бик күп. Ләкин аек акыл, сабырлык белән аларга киртә куярга була. Тормыш ул – бумеранг! Эшләгән игелек тә, кылган начарлыклар да – барысы үзебезгә әйләнеп кайта. Булдыра алган кадәр игелек, яхшылык кыла алсак иде якыннарыбызга, кешеләргә, табигатькә

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА, Мөслим районы, Тегермәнлек авылы, Татарстан яшьләре
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий