“Казан егетләре” Баулыга изге ният белән килә [фото]

-- Лэйсирэ

15 октябрь Баулының “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә кызыклы очрашу узган. “Казан егетләре” төркеме егетләре сәламәтлекләре чикле балалар янына кунакка килгән.

Башта егетләр үзләре турында сөйләп, соңрак директор Зөлфия Ганиева кунакларны үзәк белән таныштырган.

Балалар артистларга үзләрен кызыксындырган сорауларын биргән, дип хәбәр итә Баулы районы газетасы.

– Без хәйрия концертларында еш катнашабыз, – ди төркемнең солисты Ильнат. – Балалар белән очрашуыбызга, алар белән аралашуыбызга бик шатбыз. Без аларга исәнлек телибез.

Ахырдан артистлар кечкенә тамашачыларга матур җырларын бүләк иткән.

Фотолар: Айгөл Хөсәенова, bavly-tat.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий