Татарстанда аномаль һава торышы сакланачак

-- Лэйсирэ

Алдагы декадада, ягъни 25 октябрьгә кадәр, Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта югары уку йорты профессоры Юрий Переведенцевка сылтама белән КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Профессор сүзләренчә, Казан хәзер циклонның җылы секторында. Шунлыктан температура күрсәткечләре нормадан 4-5 градуска югары.

КФУ профессоры явым-төшемнең якшәмбегә, ягъни 21 октябрьгә кадәр күзәтелмәве турында сөйли.

Фаразлар буенча, җомга, 19 октябрьдә, көндез 11 градус һәм төнлә 6 градус җылылык көтелә. Алдагы калган көннәрдә һава температурасы бераз түбән булачак.

tatar-inform.tatar

Фото: https://pixabay.com

Бәйле