Рактан авыручы Лилия: «Көчле авыртуларга да түзәрмен… Минем вакыт җитмәде, иртә әле миңа»

-- Гузель
Чир сорап килми. Яман шеш бүген өлкәннәрне генә түгел, балаларны, яшьләрне дә аяп тормый. Казанда яшәүче 29 яшьлек Лилия Нуруллина шушы мәкерле чир тозагына эләгә. Вакытында дөрес дәваланмау аркасында шеш һаман үсә. Төркия табиблары Лилиянең гомере өчен көрәшеп карарга вәгъдә биргән. Иртәгә, ягъни 17 октябрьгә каршы төндә Лилия әнисе һәм кызы Эльза белән шунда оча. 

Аның хыялы – кызының чыгарылыш кичәсендә булу

Лилиянең ярдәмгә мохтаҗ булуы турында “Татар-информ” агентлыгына аның дус кызы Регина хат язган. Аның белән элемтәгә кердек. 2017 елның сентябрендә Лилиягә 4 нче стадиягә җиткән вак күзәнәкле үпкә рагы диагнозы куела. Шуннан ул дүрт курс химия терапиясе уза. 2018 елның гыйнварында оча сөяге тирәсенә шеш чыгу аркасында сызлана башлый. Дәвалауны үзгәртеп, “кызыл” химия билгелиләр. Өч курс уза, тик контроль тестта шеш үсүен күрәләр.

– Кызганыч, безнең Казан онкологлары хәле авыраюын күрергә теләмәгәнме, аңламаганмы – өенә кайтарып җибәргәннәр. “Шеш авырта, зурая бит”, дигәч тә, табиб җилкәсен генә күтәргән. Аннары аны Мәскәүдә профессорлар кабул итте, анализлар алдылар, тик анда да диагноз кую белән авырлыклар килеп чыга. Лилия инде урын өстеннән дә тормый, сөйләшми, ашаудан калган иде.

Төгәл диагнозны Төркиядә куйдылар. 2018 елның маенда 10 көнлек радиотерапия курсы узды. Аннары бер препарат эчәргә куштылар. Аны 1,5 айлап өйдә дә эчеп, августта яңадан Төркиягә бардылар. Контроль ПЭТ-тестта уң як үпкәсендә, ботта шешнең үсүен күргәннәр, ләкин үпкәдә шеш ачыграк төскә керә башлаган. Мөгаен, радиотерапия файдасы булгандыр. Шуңа күрә радиотерапияне дәвам итеп, профессор аның гомере өчен соңгы иммунотерапия вариантын тәкъдим иткән. Бу соңгы шанс, — дип сөйләде Регина дусты өчен борчылып.

Иммунотерапия өчен Лилиянең үзенең кан күзәнәкләреннән вакцина эшләнеп, дүрт этапта кертеләчәк.

Лилиянең ире Илназ һәм 4 яшьлек кызы Эльза һәрвакыт янәшә.

– Бик кайгыртучан әни Лилия. Кызы яныннан киткәне дә юк. Баласы үзе дә әнисеннән башка тора алмый, Төркиягә дәваланырга да бергә очачаклар. Аның хыялы – кызының үсүен күрү, мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булу, — ди Регина.

Гаилә архивыннан. Бәла килгәнче

Нуруллиннар гаиләсе бүген

«Ваемсызлыктырмы, хатамы – хәзер инде монысы мөһим түгел»

Мондый хәсрәткә ничек дучар булганын Лилиянең үзеннән дә сораштык. Тамак төбендә төер тыгылганы сизелсә дә, аның тавышы әле шактый көр. Балавыз сыгып утырырга җыенмый. Төркия табибларына ышанычы зур.

Барысы да 2017 елның җәендә ялдан кайткач башланган.

– Ялдан кайткач, температурам күтәрелә башлады. Кичләрен шул 37,2 булгалый иде. Аннары тыным кысылды, йөткерә башладым, кырын ятканда авырту тоя идем. Ютәл тагы да көчәйгәч, хастаханәгә бардым. Снимок ясадылар да, ашыгыч рәвештә салдылар. Пневмония диагнозы куйдылар. 12 нче шәһәр хастаханәсенең пульмонология бүлегендә ятып чыккач, онкология бүлегенә юллама кәгазе бирделәр. Берәр атна әле шунда эләгергә тырышып йөрдем. Снимок ясадылар, биопсия ясадылар. Шуннан үпкә рагы диагнозы куеп, химия терапиясе билгеләделәр.

Сентябрьдән март аена кадәр барлыгы 7 курс уздым. “Кызыл” химия ул – күкрәк рагы, я гинекологиядә онкология авыруларына билгеләнә торган дәвалау. Нәрсәгә билгеләгәннәрен аңлатмадылар да. Бот өлешендә пәйда булган шешне мин үзем үк тойдым, басып карагач сизелә иде ул. Аягым, ботым сызлый башлагач, шеш чыкканын тойдым. Ул шешне нәрсә дип уйлаганнардыр инде табиблар. Ваемсызлыктырмы, хатамы – хәзер инде монысы мөһим түгел. Файдага булмавы гына билгеле, — дип сөйләп үтте Лилия авыру тарихының башын.

Аның сүзләренчә, соңгы компьютер томографиясендә шеш үскәнен күргәч, табиблар аптырашта калып, “без сине бүтән бернишләтә алмыйбыз”, дип сырхауханәгә химиотерапевтка барырга кушканнар.

– Табиблар, үпкә рагын химия терапиясе яхшы дәвалый дип үзләре үк әйтә килде. Ике ай эчендә хәлем яхшырырга да тиеш иде кебек. Дөрес якка бармыйбыз ахырысы дигән шик керде күңелгә. Шуннан Мәскәүгә юл тоттык. Биопсия алдылар. Анда да диагноз кую белән авыррак булды. Хәлем начарайганын күргәч, андагы бер онколог Төркиядәге табибларны киңәш итте. Без барлык мәгълүматны җибәреп, ике көн эчендә диярлек Төркиядә идек инде. Анда да биопсия алгач, йомшак тукымалар саркомасы диагнозы куйдылар.

Тәгаенләү өчен тагы бер кат анализ бирдерттеләр, һәм диагноз расланды. Шулай итеп ботның йомшак тукымасы саркомасыннан дәвалый башладылар. Монда без тиешсез дәваланулар аркасында вакыт югалтканбыз булып чыга. Химия препаратлары белән организмны көчләдек дисәк тә була. Дөрес дәваламау нәтиҗәсендә шеш тиз үскән, ә саркома ул болай да агрессив чир. Табиблар яшьләрдә, гормоннар уйнаган вакытта, бигрәк тә тиз үсә дип аңлатканнар иде. Шуңа күрә шеш тиз үсеп, кан әйләнешен дә каплаган.

Нуруллиннар иммунотерапиягә гомерне озайтуның соңгы чарасы дип карый.

– Бүтән вариантлар юк. 100 процент гарантия дә юк, ләкин ничек тә булса дәваланып карамасак, чир мине “ашаячак”. Без инде булышыр дип өметләнәбез. Төркиядә табиблар болай дәвалану шешне туктатырга тиеш, дип аңлаттылар. Үз күзәнәкләрең дә көрәшәчәк, рак күзәнәкләрен үтерергә өйрәтәчәк, диделәр, ди Лилия.

Төркиядә табиблар Лилияне дәвалауга 26 октябрьдә керешергә тиеш. Лилиянең ире Илназ сүзләренчә, хәле начарайгач, Лилия иртәрәк барып карарга теләгән.

– Фатирда бер бүлмәдән икенчесенә күчеп йөргәндә дә хәлсезләнә. Шуңа күрә инде 26сын көтеп тормыйча ук җибәрергә уйладык. Көчләп ашый, ашарга кирәк икәнен аңлап мәҗбүриләп ашый. Бөтен өмет – Төркиядәге табибларда. Лилия барып җитеп, бераз көч җыйгач, иммунотерапиягә тотынырлар дип өметләнәбез. Табиблар гомерен озайтып була дип ышандыра, — ди Илназ.

Лилиянең декрет ялына кадәр соңгы эш урыны сәүдә үзәгендә булган. Аңа кадәр банкта да эшләгән.

– Узган елның ноябрендә кызыма өч яшь тулгач, мин эшкә чыгарга тиеш идем, тик рак ачыклангач, чыгып җитә алмадым, — дип уфтана Лилия.

Кызым: «Мин сиңа терелергә ярдәм итәмме?» дип сорый

Эльза бакчага йөри, ләкин Лилия аны Төркиягә үзе белән ала.

– Балам белән аерылышасым килми. Төркия клиникасындагы консультантка, “сезгә иртәрәк киләсем килә, хәлем начарая” дигәч, “монда күпме буласың билгесез, тиз генә кайтып китә алмавың ихтимал, шуңа күрә балагызны алсагыз, хәерлерәк” диде. Бала бит ул – зур стимул, ул яныңда булмаса, авыр. Самолотека билетлар да арзан туры килде, шунысы яхшы булды, әнием озата барачак.

Тернәкләнүемә өметем зур. Мин барысына да әзер, дөресен генә әйткәндә. Көчле авыртуларга да түзәргә әзермен, ләкин мин шунысын беләм: минем вакыт җитмәде әле, иртә әле миңа… Баланы аякка бастырырга, җәмгыять өчен файдалы кеше булырга тиешмен. “Барысы да бетте” дип башыма да кертмим. Кызым “әнием, синең терелүеңне телим”, дип гел кабатлап тора. “Мине үзең белән Төркиягә нигә аласың? Мин сиңа терелергә ярдәм итәмме” дип сорый. “Әйе, кызым, әлбәттә, шулай” диям. Ул минем каты авыруымны белә. Әни кайчан терелер инде, дип зарыгып көтә. Мин һәр нәрсәгә реаль карыйм, үзеңне алдау ник кирәк? 70 яшькә кадәр яши алмам, ләкин кызымны мәктәптән институтка озату көннәрен булса да күрәсе иде дип хыялланам… Иң зур хыялым шул.

Иммунотерапия алдыннан тагын бер курс химия терапиясе узу, ә аннары төп дәвалану өчен барлыгы 70 мең доллар акча кирәк. Безнең акчага әйләндергәндә, 5 млн сумга якын акча. Саллы гына өлеше рәхимле кешеләр ярдәме белән инде җыелган, тик калганын җыеп бетерергә вакыт бик аз калып бара. Регина сүзләреннән аңлашылганча, Россиядә дәваланмагач, хәйрия фондлары булышырга атлыгып тормый. Дәвалану гына түгел, иммунотерапиядән соң да тернәкләнү, аякка басар өчен әле байтак акча кирәк булачак. Лилиягә кызчыгын ире Илназ белән тигезлектә үстерергә насыйп булсын иде, дип телик.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:

Сбербанк: 4279 6200 2933 6808 Нуруллин Илназ Ильясович (ире)
Сбербанк: 5469 6200 1547 4701 Камалова Рәмзия Игъламовна (әнисе)
ВТБ: 4714 8700 8826 4655
Киви кошелёк: 8 962 561 35 36
Билайн:8 965 592 68 85
Мегафон: 8 927 679 95 44
МТС: 8 987 239 97 94

Чыганак һәм фото: Интертат

 

Бәйле