Җинаятькә тиешле җәза: Түбән Камада кибет басарга кергән хатын-кыз ишеккә кысыла [фото]

-- Гузель

Илдәге тәртипсезлекнең тамырына балта чабарга полициянең генә көче җитмәсен аңлап булса кирәк, ишекләр (!) ярдәмгә килергә булган.

Түбән Камада кибет басарга кергән бер хатын-кыз ишеккә кысылып калган әнә. Вакыйга иртәнге 4тә булган. Өч хатын-кыз кибет басарга уйлаганнар һәм ишекне каерырга тотынганнар (автомат рәвештә ян-якка ачыла торган ишек турында сүз бара).

Сигнализация эшли башлаган һәм вакыйга урынына полиция килеп җиткән. Ике кыз качып өлгергән, ә берсе ишеккә кысылып калган. Әле ярый ишек булган, югыйсә бурларның өчесе дә качып китәсе булган бит. Бездәге гадәт буенча, хәзер бу ишекне медаль белән бүләкләргә тиешләр инде.

Чыганак: Безнең гәҗит

Фото: pixabay.com

Бәйле