Инвалидлык алу яки аны озыну өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗ­бүр?

-- Лэйсирэ

Быел Россиянең медицина-социаль экспертиза бюросы оешканга 100 ел тула. 1918 елның 31 октябрендә “Эшчеләрнең социаль тәэмин ителеше турында”гы йөкләмә кабул ителә.

– Элек инвалидлык алырга кызыкмыйлар иде. Кеше­ләр, читенсенеп, эшкә чыгарлык төркем сорый иде. Хәзер бар да башкача. Әллә инде дәүләт тарафыннан күп кенә ташламалар бирелү нәтиҗә­семе, кеше инвалидлык алыр­га тели, – ди вакытлыча эшкә яраксызлык буенча рес­публиканың баш белгече Фә­рит Галиуллин. – ВТЭКта эш­ләдем. Шул чакларда күңелдә бер хыял бар иде. Барлык медицина экспертизасы үткә­рүчеләрне бер түбә астына кертәсе килде. Без – өч табиб – бергә эшләдек. Хәзерге кебек авыру табибны эзләми, ки­ре­сенчә, без ярдәмгә мох­таҗ кешеләр янына үзебез барып тикшерә идек. Эш вакытының яртысы районнарда йөреп узды. Чаллыда эшләгәндә Актаныш, Мин­зәлә районнары минем карамакта булды. Айга 2-3 тапкыр авылларга барып, авырулар белән очрашып, аларга комиссия уздыра идек. Ул чакта безгә эш күп булса да, авыруларга уңайлы иде.

Хәзер ничек соң? Инвалидлык алыр яки аны озынайтыр өчен кеше нинди авырлыклар аша үтәргә мәҗ­бүр? Казанда яшәүче Илсия апа әнисенә инвалидлык алыр өчен бер елдан артык вакытын сарыф иткән. Әле дә эшләре барып чыкмаган.

– Документлар белән эш йөртү бигрәк авыр. Кая гына бармадык. Әтием дә инвалид минем. Әмма ул болай азап­ланмады. Ә әнинең авыруы баш белән бәйле. Акылына зыян килгән. Үзе йөри алмый, күзләре дә күрми инде. Үзе­безнең хастаханә психиат­рыннан ерак китә алмыйча тилмердек, – ди Илсия апа. – Миңа аның кызы икәнле­гем­не дә расларга туры килде. Әни үзе йөри алмагач, опекун булырга туры килә. Күп тапкыр суд юлын таптадым. Хә­зер менә барлык доку­мент­лар­ны социаль яклау бү­ле­генә илтеп тапшырам, инвалидлык артыннан йөрү­не дә­вам итәм. Барысы да әниемә яхшы булсын өчен эшләнә бит.

Тегеннән – монда, моннан тегендә куылып йөрү кешене ардыра. Ә менә электрон чират эшләгәч, кабул итү тиз­рәк башкарыла башлаган. Инва­лидлар өчен респуб­лика­ның 12 шәһәрендә табибка язылу өчен мөмкин­лекләр бар. Алдан язылуның уңайлы яклары бар, ди бел­гечләр. Кабул итүче табиб­ның эшчәнлегенә дә бәя биреп була.

– Инвалидлык билгеләү – бик катлаулы сорау. Безнең республикада гына да 300 меңнән артык инвалид яши, шуларның 15 меңнән артыгы – балалар. Апрель аеннан инвалидлык билгеләүдә үз­гә­решләр үз көченә керде. Беренче килүдә үк го­мер­леккә инвалидлык билгели торган авырулар исемлеге киңәй­телде, – дип ачык­лык кертте медицина-со­циаль экс­пер­тиза бюросы җитәк­чесе Ригель Низамов. – Авыру балалар тәр­бия­ләүчеләр өчен дә үзгә­реш­ләр бар. Даун синдромы, бавыр циррозы, церебраль паралич, аутизм, күз күрмәү, колак ишетмәү кебек авыруларга 14 яшькә кадәр физик мөм­кинлеге чикле дигән язу би­рәләр. Элек ши­кәр чи­рен­нән интегүче сабыйларга инвалидлык ел саен билге­ләнсә, озакламый алар да 14 яшь­кәчә озынайтылачак. Тагын бер яңалык – хәзер чит­тән торып кына тик­ше­ренү үткәрә торган авырулар исемлеге расланды. Шулай ук авыруның хәле, кайда яшә­гәне, ара ераклыгы, даими транспорты бар­мы-юкмы икәнлеге дә исәпкә алына.

Медицина-социаль экс­пер­тиза бюросы филиалларында “Уңайлы мохит” программасы эшли. Инвалидлык биргәндә, табибның бар адымын күзәтеп торалар дисәң дә була. Кабинетларда видеокамералар эшли, ди белгеч­ләр. Әгәр кеше үзенә чыгарылган карар белән риза түгел икән, яңадан тикшеренү уза ала. Кайчак кешеләр, минем авыруым бар бит, ник инвалидлык бирмиләр, дип сорый. Аларга да җавап бар – орга­низмның функцияләре ни дәрәҗәдә бозылуга карап билгелиләр.

– Табиблар кешене диагностик тикшерүләр, анализлар нәтиҗәләре буенча ме­дицина-социаль эспертиза тикшерүе узарга җибәрә. Би­редә сәламәтлеккә ни дәрә­җәдә зыян килгәнлеге ачыклана. Кешенең мөм­кин­лек­ләрен авыру ни дә­рәҗәдә чикләгәненә карап, инвалидлык төркеме бил­геләнә. Әгәр дә медицина бел­гечләре юллама бир­мәгәннәр икән, кеше үзе мөстәкыйль рәвештә ме­дицина-социаль экспертиза бюросына мөрәҗәгать итә ала. Бу очракта анализ нә­ти­җәләрен, табибның тик­ше­ренү узарга җибәрмәве турындагы язмача җавабын да үзең белән алып килү кирәк, – ди Ригель Низамов.

Гөлгенә ШИҺАПОВА, Ватаным Татарстан

Фото: https://pixabay.com

Бәйле