22 яшьлек егет әти-әнисен һәм әбисен үтерә

-- Алина

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында 22 яшьлек егет әти-әнисен һәм әбисен үтергән. Бу хакта  Вести.ru   хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр иткәнчә, үтерү 17 октябрь Мәскәүнең Очучы Бабушкин  урамындагы йортта  була.Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига көндезге талаш нәтиҗәсендә килеп чыга. Яшь егет талашу вакытында туганнарын үтердем  дип аңлата.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Вакыйга урынында тикшерүчеләр эшли.

Бәйле