«Үзебезнең авыл егете алдалап, Үзбәкстанга алып китте, мине бер үзбәккә коллыкка сатты» [язмыш]

-- Алина

Сер түгел: кайчагында булганыннан канә­гать­лек алып, шөкер итеп яшәргә дә оныткалап җибәрәбез. Менә шундый вакытта бө­ек көч­ләр, сабак булсын әле бу бәндәгә дип, гый­брәт­ле язмышлы кешеләр бе­лән очраштыра, күрәсең. Поездда кайтып барышыбыз. Кайчак очраклы гына юлдашларга әллә ниләр сөйләп ташлыйсың. Саҗидә апа сөйләде дә сөйләде.

Бәхет ул – сөйгән кешеңне очратып, гаилә кору, дип уйлый Саҗидә. Насыйп яры оч­рар дип, күңеле белән көтеп йөргән бер мәл­дә, авылда хәбәр тарала. Гаяз өйләнергә кайткан икән. Саҗидә кичкә кадәр әллә ниләр уйлап бе­те­рә. Кичке уенда, бәлки, Гаязны күрермен, дип алгысыта ул күңелен. Алар 10-11 сыйныфларда бергә укыйлар. Мәктәп елларында күңеллә­рендә мәхәббәт очкыннары кабынса да, ничектер, башлап сүз әйтергә кыймыйлар. Укып бетергәч, күре­шергә дә туры килми. Гаяз турында авылда төрле хәбәрләр йөри. Кайбер кеше аны, карта уйный икән, икенчеләре бик бай кешегә әйләнгән икән, дип тә сөйләшә. Кичке уенда Гаяз Саҗидәне озата кайта. Әмма ул кыз күзаллаган партадашы булмый инде. Ыспай киенгән, өс-баш яхшы, кулында – чит ил сәгате. Теле телгә йокмый. Нәрсә­ләр генә сөйләми ул. Имеш, читтә аның ике катлы өе бар. Машинасы, дачасы. Кыс­касы, авыл кызын кызыктырырлык байлыгы җи­тәрлек була егет­нең. “Мин бит, Саҗидә, өй­ләнергә кайттым, синең ши­кел­ле саф кыз кирәк, чык ми­ңа кияүгә. Өч көн вакыт сиңа, җавап бирерсең”, – ди егет, кызның күзләренә карап.
Саҗидәнең генә әти-әнисе каршы килә. “Нинди белмәгән урынга китү ул? – ди алар. – Авыл кешесе булса да, син аның андагы тормышын белмисең бит”.
Ләкин Саҗидәнең йө­рәге урыныннан куба, ризалык бирегез, китәм, ди. Бәхе­тен­нән, очып, җиде кат күкләрдә йөргән кызларын күреп, никах укыталар. Никахтан соң Гаяз Саҗидәгә якын да килми. Бергә мунчага да керми­ләр. “Үзбәкстанга кайткач, бер­гә булырбыз, – ди ир кеше. – Өс-башыңа күп алма, ан­да синең бар нәрсәң дә бар”.
Саҗидәнең тормышы өч көндә үзгәрә дә куя. Арба артындагы дегет чиләге шикелле, шома Гаязга ияреп, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә ул. Гаяз поездда барганда бик борчыла, әледән-әле тәмәке тарта. Мин сине коллыкка алып барам дип, Саҗидәгә ничек әйтсен инде ул? Поезддан аларны бер машина каршы ала. Гаяз, Саҗидәнең күзенә туры карамаска тырышып, тиздән барып җитәчәклә­рен әйтә. Менә алар бер кечкенә өй янына килеп җитәләр. Өй эче бик матур, гел келәмнән генә тора. Өстәл дә, урындык та күренми. Саҗидә өй эчен күзәтә. Идәндә 60 яшьләр тирәсендәге бер карт утыра. Карт алар белән сәлам би­ре­шә. Гаяздан, алып кил­деңме, дип сорыйлар. Әйе, сез телә­гәнчә булды, дигән җавап ишетелә. Карт әкрен генә урыныннан тора да Саҗидәгә утырырга куша. Шунда гына Саҗидә түрдә ятак сыман урынны күрә. Карт, Гаязны ияртеп, тышка чыгып китә. Алардан соң өйгә озын күлмәк кигән карчык керә. Саҗидә янына килеп, и бәхетсез бала, дип пышылдый. “Мә, өстеңне алыштыр, башыңа яп”, – дип Саҗи­дәгә кием суза. “Хәзер сиңа никах укырга керәләр”, – ди.
Шулвакыт ишектә карт белән өч ир-ат күренә. Карт бик озак итеп догалар укый. Саҗидә­нең куркудан тән­нәре калтырый башлый. Карчык Саҗи­дәгә чәй бирә. Шуннан соң карт белән карчык һәм башкалар чыгып ки­тә­ләр. Саҗи­дә чит кеше белән берүзе генә кала. Менә син минем хатыным булдың хәзер дип, Саҗидәне чишен­дерә башлый ул. Кыз көрәшә, елый, ләкин аның бу симез бәндәгә көче җитми. Зур сөюләр өмет иткән кыз баланы мыскыл итә ул. Саҗидә чәчләрен йол­кый-йолкый елый, аңа ярдәм итүче генә булмый. Өч көн узгач кына, аның янына карт белән карчык керә. Саҗидәгә эшләргә кушалар. Саҗидә аларның бер сүзен дә аңла­мый. Әйтерсең, башы үзенеке булмый аның. “Хәзер нишләргә инде, кая барырга?” Саҗидә Гаязга бик рән­җи. Үз авылың кешесе шундый хәлгә калдырсын әле?! Аның башында бер генә уй: ничек булса да, бу үзбәктән качарга кирәк. Әнисе биреп җибәргән акчасын барлый. Үзбәк эшкә киткәч, өйдән чыгып китә. Юлда очраган машиналарга утырып, тимер юл вокзалына барып җитә. Сораша торгач, Казанга кайтучыларны таба. Бик озак кайта ул. Өйләренә кайтып кер­гән­дә үлем хә­лендә була.
Әтисе белән әнисе кызларын бик озак тәрбиялиләр, артык берни сорашмыйлар. Туганнары да бик булыша. Саҗидә әкрен генә булса да терелә, өйдәге эшләргә дә катнаша башлый. Узган хәлләрне искә алмаска тырыша. Әтисе үлеп киткәч, әнисе белән икесе генә калалар. Саҗидә хәзер үзе әнисен карый. Әнисе дә бик картая, күзләре сукырая. Ул, Саҗи­дәнең аркасыннан сөеп: “И кызым, алдагы көннәреңдә бәхетләрең бул­сын”, – ди. “Әни, һәр кешенең бәхетле буласы килә. Ләкин тормыш, язмыш сынауларыннан узып булмый икән шул”, – дип җавап бирә Саҗидә мондый вакытта. Бүген ул әнисе янында булуы белән дә бәхетле.
Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан

Бәйле