«Мәҗбүриләп су кертү маҗаралары» — Чүпрәледәге гаугалы хәлләр турында халык зар елый

-- Лэйсирэ

Татарстан авылларында “Чиста су” программасы белән ел саен йөзләрчә чакрым суүткәргеч торбалар салына, яңа скважиналар бораулана һәм су башнялары сафка баса. Әмма эссе җәй көннәре җитү белән кайбер авылларда тагын шул су проблемасы килеп баса. Шуңа да җәй үтеп барганда редакциягә бер-бер артлы шундый хатлар килүе табигый да кебек.

“Хөрмәтле редакция! Кушкуак авылы чишмәсен­нән Иске Чүпрәлегә эчәргә ярак­лы су линиясе үткәрел­гәннән соң, бик шатланган идек. Ун километр арадан су кертү бик тиз булмаса да, халык чишмә суын түземсезлек белән көтеп алды. Урамнарга су колонкасы куелды, өйләр­гә су кертелде. Өйләренә кертә алмаганнар суны колонкадан алды.

Башта бу эшләрне җи­тәкчесе Шамил Хафизов, директорлар советы рәисе Шәү­кәт Алиуллов булган район коммуналь хуҗалыгы пред­приятиесе башкарды. Өйләргә су кертү чыгымнары бүгенге кебек бер ке­сә­дән икенчесенә акча биреп түгел, ә предприятие кассасы аша эшләнде. Бәясе дә күңел­ләр­дә ризасызлык тудырмады.

Район коммуналь хуҗа­лыгы җаваплылыгы чиклән­гән “Чүпрәле коммуналь чел­­тәре” җәмгыяте итеп үз­гәр­телгәч, хәлләр нык үзгәр­де. Әллә җаваплылыгы чик­ле булу, әллә бөтен эш шәхси кулларга күчүе сәбәп­леме, авылларда су кертү бәяләре торган саен арта барып, кайчандыр 3-4 меңлек чыгымнар 30 мең сум һәм аннан да артты.

Өең каршыннан үткән су линиясен тоташтырган өчен генә дә әллә никадәр акча түләргә туры килә. Башкарылган эшләр өчен “Чүпрәле коммуналь челтәре” директоры Рамил Хисамиев акчаны үзе җыйгач, ничек шик­лән­мисең?

Бәяләр арткач, су кер­тергә теләүчеләр кимеде. Тик монда да җаен таптылар. Озак­ламый, Иске Чүпрәле авылы халкы суны урлый дип, урамдагы 200дән артык колонканы сүтеп алып, металлоломга тапшырдылар. Сусыз калганнарны 30-40 мең сумга өйләренә су кер­тергә мәҗ­бүр итү шулай булды.

Без бу турыда район җи­тәкчеләренә хәбәр иткәннән соң, тикшерүләр дә булды. ОООны бетереп, МУП “Прогресс” һәм “Перспектива” пред­приятиеләре итеп үз­гәрт­теләр. Тик оешма җитәк­челәре генә үзгәрмәде.

Бу хатны су кертүне үз­ләре өчен табыш чыганагына әйләндерүчеләргә карата бер­нинди чара күрелмәвенә йөрәкләребез әрнегәнгә язабыз”.

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче 12 кеше имзалаган икенче хатта да сүз су кертү маҗаралары турында бара.

“Без, “Санта-Барбара” бистәсендә яшәүчеләр, үзе­без дә инде чит ил фильмындагы хәлләргә төшеп барабыз. Көтмәгәндә-уйламаган­да, өйләребезгә кертелгән су линиясенә параллель итеп урамның икенче ягындагы җирләрне казып бәрделәр һәм торбалар салып, яңа линия үткәрергә керештеләр. Бу эшнең башында элегрәк елларда Чүпрәле районы башкарма комитетында, хәзерге вакытта су кертү оеш­масында эшләүче Шәү­кәт Алиуллов тора.

Югыйсә 12 ел элек урамнарга су линиясе үткәргәндә, нәкъ менә ул полиэтилен торбаларның 100 ел хезмәт итәчәген әйткән иде. Узган ел эш урынын алыштыргач, торбалар да яраксызга чыкты микәнни?

Дөрес, ул халыкны җыеп, яңа линия кирәклеген аң­латырга тырышты. Халык баштарак аңлап та бетер­мәде. Эшләп торган су торбаларын алыштырып, ни өчен яңадан су кертүнең хикмәтен соңыннан гына сизендек, чөнки өйләргә суны яңадан тоташтыру хәзерге вакытта 20-30 мең сумга төшәчәк.

Шәүкәт Алиуллов – тәҗ­рибәле кеше. Ничек итеп акча эшләүнең серләрен яхшы белә. Бюджеттан бирелгән акчаны шулай саксыз тоту тиешме икән? Иске торбаларны урыны-урыны белән генә алыштырган очракта ни­ка­дәр­ле акчаны әрәм итмәскә була иде бит.

Хәзер инде бездә чын-чынлап “Санта-Барбара”: ап­тырауның аргы ягында калдык. Урамның ике ягында ике су линиясе. Икесе дә эшләп тора. Яңа линиядән суны тоташтырмас идең, су трассасын эшләп бетердек дип, акт язылса, иске трассаны туктатып куймаслармы? Аннары шул ук Шәүкәт Алиуллов янына барып, 20-30 мең сумга су кертергә туры килмәсме? Тик ул кадәр акчаны каян аласы? Авыл кешесе өчен аз чыгым түгел бу. Бездәге хәлләрне үзегез килеп тикшерсәгез иде”.

Менә шундый ике хат. Игъ­тибар иткән булсагыз, алар­да сүз бер үк җитәкче – Шәүкәт Алиуллов турында бара. Шәхси йортларга су кертү буенча тиешле документларны рәсмиләштерми генә, ягъни эшләнәсе эшләрнең күп­мегә төшәчәге турында бел­гечләр тарафыннан расланган смета-калькуляциясез, ике якның үзара килешүе һәм предприятиенең кассасына илтеп түләнгән акча квитанциясе булмый торып, халыктан акча җыюлары, урамнардагы су колонкаларын сүтеп алулары, бер мәртәбә сулы булган кешеләрне икенче кабат су кертергә мәҗбүр итү­ләре, әлбәттә инде, Чүпрәле халкын гына түгел, безне дә гаҗәпләндерде. Шәүкәт әфән­денең үзен күрү безгә насыйп булмады – ашыгыч эш белән каядыр чыгып китте, диделәр.

Соңгы вакытта “Перспектива” дип үзгәртелгән муниципаль унитар предприятие җитәкчесе урынбасары Марат Ханҗәров фикеренчә, “Гаеп атта да, тәртәдә дә бар. Редакциягә хат юллаган Иске һәм Яңа Чүпрәле авылында яшәүчеләрнең кайберләре суүткәргечләргә шланглар тоташтырып, тәүлек буе су агызалар. Ай саен бирелә торган 27 мең кубометр су­ның яртысыннан артыгы бә­рәңге бакчаларын сугаруга киткәч, аны каян җиткерәсең? Билгеле инде, бу вакытта кай­берәүләр суга интегә. Авария­ләрнең дә күбесе саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыга. Урамнарга икенче су линиясен үткәрергә туры килде”.

Менә шундый җиңел генә җавап. Әлбәттә инде, кулдан-кулга акча алуны әйләнеп үтми хәле юк “Перспектива” вәкиленең. Закон бозуларны, телгә бик оста булсаң да, аклап булмый. Бу кадәресе аңлашыла. Әмма район җи­тәкчелеге нәрсә уйлый бу тәртипсезлекләр турында?

Күптән түгел билгеләп куелган район башлыгы Марат Гафаровның сүзләреннән аң­лашылганча, аның бу эшкә катнашы юк – вакыйгалар ул үз вазифасына керешкәнче булган. Әмма райондагы хәл­ләр өчен бүген бит нәкъ ул җавап бирә. Эт – эткә, эт – койрыкка принцибы белән дәвам иткәндә, районда бу проб­леманың беркайчан да хәл ителәсе юк. Бу очракта да хәлне ачыклау эшен район башлыгы (ул бер үк вакытта Чүпрәле авыл җирлеге җи­тәкчесе дә) үзенең урынбасары Рамил Низамовка йөкләде. Без аның белән хат авторлары яшәгән “Санта-Барбара” бистәсенә бардык, су кер­түнең кыйммәтлегеннән зарланган кешеләрне тың­ладык. Урамның бер ягыннан иске су торбалары үткәрелгән, икенче ягыннан яңалары салынган. Икесе дә эшләп тора.

Ләкин ике су торбалы булган Яңа Чүпрәле авылыннан башка районның дистәләрчә авылы, шул исәптән Иске һәм Яңа Ишле, Яңа Кәкерле, Югары һәм Түбән Каракитә кебек авылларны сулы итү проблемасы да бар бит әле.

Дөрес, бу юнәлештә авылларда эшләнгән эшләр дә аз түгел. Соңгы вакытларда гына да 100 чакрымнан артык су линиясе үткәрелгән, җир асты сусаклагычлары, су суырту станцияләре, янгын сүндерү гидрантлары ясалган. Моның өчен республика бюджетыннан махсус 112 миллион сум акча бирелгән. Шул рәвешле эштәге кайбер чатаклыкларга күз дә йомып булыр иде шикелле. Әмма бүген халыкның кыргый капитализм шартларына керешеп китәрлек җае гына чамалы икән бит. Моңарчы су кертеп калган пенсионер кабат шушы эш өчен 20-30 мең сумны кайдан алырга тиеш?

Дөрес, ул бәяләрне киметеп тә була икән, диләр. Әйтик, үзең торбасын, башка кирәк-яракларын сатып алып, кайбер эшләрне үзләре үк башкарганнар арзанрак түли.

– Сусыз яшәп булмый бит. Күпме дисәләр дә, түләргә туры килә. Каршы яктан үтүче линиядән өемә су үткәрергә үзем дә булыштым. Ике яшь кенә малай эш җаен белми, азапланып беттеләр. Шулай булса да, 20 мең сумнан артык түләргә туры килде, – диде җор телле Фәрит Хисаметдинов.

Су кертүчеләрнең барысы да диярлек шәхси йортларга су кертү өчен матди чыгымнарның нигезлеме-түгелме икәнлеген төгәл генә белми. Кулларында су кер­түче предприятие тарафыннан расланган калькуляция, смета документлары, кассага түләү турында квитанция дә юк. Йорт хуҗалары сүзләренә караганда, “күпме сорасалар – шуның кадәр түләгәннәр”.

Аннан килеп, районның алда әйтеп үтелгән дистә­ләр­чә авылы чиста суга интек­кәндә, аерым бер авылда су линиясендә аварияләр булгалый дип, эшләп торган линияне алыштыру ул кадәр үк кирәк микән? Югыйсә поли­этилен торбаларга 12 ел эчендә әллә ни булмагандыр. Белгечләр әйтүенчә, андыйлар металлдан эшләнгән торбалардан да чыдамлырак, хәтта 90-100 ел эчендә дә череми.

Шулай да, шәхси йортларга су кертүнең нинди дә булса тәртибе булырга тиештер бит инде? Әлеге сорауга ачыклык кертү өчен озак еллар дәва­мында Чүпрәле районы коммуналь хуҗалыгы предприятиесе директоры булып эш­ләгән Шамил Хафизовның фикерен дә белештем.

Аның әйтүенчә, Чүпрәле районында шәхси хуҗалык­ларга су кертү бәяләренең чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә 3-4 мең сумнан 30-40 мең сумга җитүе һич кенә дә законлы гамәл түгел.

– Һәр эшнең үз җае булган кебек, шәхси хуҗалыкка су кертүнең дә тәртибе бар. Иң элек башкарылачак эш күлә­мен ачыклау кирәк. Шуның нигезендә хезмәтне бәяләү, ягъни калькуляция һәм предприятие белән йорт хуҗасы арасында үзара килешү тө­зелә. Башкарылган эш өчен акча кулдан кулга түгел, предприятие кассасына түләнергә тиеш, – ди ул.

Хәер, мондый тәртип булуын Чүпрәле районы авылларында шәхси хуҗалыкларга су кертү белән шөгыльләнүче предприятие җитәкчеләре дә яхшы белә булыр. Су кертү тәртибе, чыгымнар күләме турында йорт хуҗаларына аң­лату да җитми. Болганчык суда балык тотуы җиңелрәктер шул.

Камил Сәгъдәтшин

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле