102 яшьлек Әминә әби: «Балаларым тәрбияли, үләсем килми әле!» [гомер агышы]

-- Гузель

Бәхет эләкмәсә дә, гомерне биргән! Яшел Үзәндә яшәүче 102 яшьлек Әминә Гыйльманова турында кызы Мәдинә әнә шулай ди. Әмма алар белән аралашканнан соң, Әминә әбине бәхетсез дип әйтергә бер дә тел әйләнми. Бүгенге тормышына күпләр көнләшерлек аның. Ә менә яшьлегендә авырлыклар күп күрергә туры килә.

– Әнием әтине бик ярата. Өйләнешәләр, тик әбием киленен яратмый. Әти авыллар буйлап чүпрәк җыеп йөргән. Ул эшкә чыгып китүгә, әби дә каядыр югала торган була. Әни ашамасын дип, ризыкларны җыеп китә. Ул чакта әнием авырлы була. Улына кияүгә чыккан өчен, ниләр генә кыланмый әби! Әни аерылып китсен өчен барысын да эшли, – дип искә ала Мәдинә апа әнисе күр­гәннәре турында. – Соңгы кит­кәнендә әни кайтмый. Шуннан соң мин туганмын. Әмма әти безне ташламаган. Аның бүләк­ләр алып килгәнен әле дә хәтерлим. Күңелемдә бер генә үкенеч калды – әтине соңгы юлга озата алмадым. Икенче хатыны Гайшә апа килүемне теләмәгән. Шуңа да соң белдем. Гайшә апага да яшәү җиңел булмагандыр. Әти ике гаилә арасында йөрде.

Әминә әби иреннән кайтса да, кулын сорап килүчеләр була. Баласы белән кияүгә алам дип торалар. Әмма ул беренче мәхәббәтенә тап төшерми. Янына бер кешене дә китерми.

– Мине Миңлегөл апам карашты. Әни гаиләне ашатыр өчен эшкә чыкты. Фермада сыер да сава, урман утыртуда да катнаша. Бер тәгам ризыксыз утырган чаклар була. Энесе Галләмгә ияреп, Казанга да чыгып китә. Тимер юлда өч ел эшли. Бик авыр хезмәт була ул. Әни, җитмәсә, кечкенә генә гәүдәле, ябык. Әмма минем хакка түзә. Аннан кайткач, Яшел Үзәндәге Серго исемендәге заводка эшкә керә. 23 ел сәламәтлеккә зыянлы цехта эшли, – дип искә ала кызы.

Шунда дәшми генә утырган Әминә әби сүзгә кушыла. Бар нәрсәне хәтерли икән үзе. “Эш авыр иде. Безгә резин киемнәр кидертәләр. Кислота белән эшләдек. Бергә эшләгәннәр үлеп бетте инде. Ә мин, Ходай гомеремне биргәч, яшим әле”, – ди ул. Әминә әбинең әти-әнисе дә кыс­ка гомерле була. Туганнары арасында Зөһрә исемле апасы 85 яшькә җитә. Әминә әби барысын да уздыра.

Кайчандыр карынында калган сабыен табып, аны бәхетле итәр өчен нинди генә эштә эшләмәгән Әминә әби бүген шул баласыннан игелек күрә. “Без гел әни белән бергә тордык. Аны ташламадык. Ирем дә әйбәт кеше иде. 2005 елда яман шештән үлеп китте. 63 яше яңа тулган иде. Бу хәсрәтне авыр кичердем. Хәсрәт ялгыз гына йөрмәде. Ел ярымнан 35 яшьлек улым үлеп китте. Спорт белән шөгыль­ләнә иде. Чаңгы ярышларында йөрде. Башына операция ясаганнан соң аңына килмичә үлеп китте. Иң авыр хәсрәт булды бу. Мин ул көннәрне ничек яшәгән­мендер, хәтерлә­мим дә. Янәшәм­дә әни­емнең булуы белән исән калдым. Аның сүзләре, киңәш­ләре тынычландырды”, – ди Мәдинә апа.

102 яшендә булуына карамас­тан, Әминә әбинең хәтере яхшы, сәламәтлегеннән зарланмый. “Колаклары ишетмәгәч, аның өчен миңа кычкырып сөйләшер­гә туры килә, – дип шаярта кызы. – Әни гомере буе кешеләргә яхшылык эшләде. Матур сүзе белән булса да сөендерер иде. Үч сак­ламый, гайбәт сөйләшми, булганына шө­кер итеп яши. Аллаһы Тәгалә шуңа озын гомер бир­гәндер дә инде”.

Әби исә күңелендәге бар теләкләрне шигырь белән әйтеп бирә:

Кара сатин күлмәк алдым,
Киясе килми әле.
Балаларым тәрбияли,
Үләсем килми әле.

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле