Җырчы Айсылу Габдинованың туганнары: «Урамда калуыбызга йөрәк әрни, гомер буе җыйган мөлкәт югалды»

-- Гузель
Октябрь уртасында Уфа шәһәренең Нагаево авылында шәхси йортта зур янгын чыга. Нәтиҗәдә Бахтиевләрнең йорты янып көлгә әйләнә. “Карак керсә, үзенә кирәген генә алыр. Янгын чыкса, бөтенесен дә ялмап алыр”, — диләр. Йорттан берни дә калмый.

Янгынның сәбәбен электр чыбыкларының төзек булмавыннан күргәннәр. Әлеге вакыйга көндезге сәгатьләрдә чыга. Өйдә хуҗабикә Гөлнара ханым үзе генә була.

— Урамда калуыбызга йөрәгем әрни, әти-әнинең гомер буе җыйган мал-мөлкәте юкка чыкты. Янгын ут чыбыгында кыска ялганыш аркасында чыккан, диләр. Барлык сәбәбен электр чыбыкларының тузган булуыннан күрәбез. Шундый хәл килеп чыгар дип, кем уйлаган аны? Әни миңа янгын хакында күршеләрдән шалтыратып хәбәр итте. Елый-елый: “Кызым, без янабыз”, — диде. Башка сүз эндәшмәде. Иң беренче уйлаган уем: зыян күрүчеләр генә булмасын.


Бу вакытта әни өйдә үзе генә булган. Мин табиб терапевт булып эшлим, әтием Илфирда эштә иде. Әни душта коенып чыкканнан соң күргән ул мәхшәрне. Төтен исен тоеп ишекне ачкан ул, ә анда стена һәм түшәмнәр яна. Су алып, утны сүндермәкче булган. Әмма ул әни җиңәрлек кенә булмый. Ут артканнан-арта баруын күрә ул һәм тиз генә үзенең сумкасын алып урамга чыга. Урамда бераз хәл алгач, янәдән документларны алырга теләп йорт эченә керә. Тик хәле бетә, суларга һава җитми башлый. Кире борылып чыгып китә. Бәхеткә, үзе исән-сау калган. Аллаһы Тәгалә саклаган аны, ә бит ис тиеп агуланган булырга да мөмкин иде. Якын-тирә күршеләр һәм авылдашлар ярдәм итте, аларга зур рәхмәт. Әнинең өзгәләнүен күреп бер күршебез ут эченә кергән, безнең документларны алып чыккан.

Янгын сүндерү машиналары бик тиз килеп җиткән, тик дөрләп янган йортны саклап кала алмыйлар. Барлык бүлмәләр дә файдалануга яраксыз хәлдә. Тышкы яктан стеналар сакланып калса да, эчке якта бар нәрсә тулысынча юкка чыга. Ишегалдында машинабыз тора иде, авылдашлар аны этеп чыгарган үзе. Без кайтып җиткәндә, өй тулысынча янып беткән иде. Матур өебездән кара күмер өеме генә калды. Кычкырыплар яндык инде, әти-әни көче белән булдырылган күпме әйбер мизгел эчендә юкка чыкты. Безнең өчен зур сынау булды, ләкин көчле булырга тырышабыз. Барысын да җайлап булдырырбыз, ярый әле үзебез исән калдык дидек, — дип сөйләде Бахтиевларның кызы Лиана.


Гаиләгә акчалата ярдәм итүчеләр һәм хәл белешүчеләр шактый, туганнары да һәрвакыт янәшәдә. Җырчы Айсылу Габдинованың әнисе Гөлнара ханымның икетуган сеңлесе. Айсылу туганнары гаиләсенә килгән бәла-каза турында үзенең “Инстаграм”дагы битенә дә язып чыкты.

— Тормыш шундый бит ул… Гаилә матур гына яшәп ята һәм бер мизгелдә гомер буена җыйган мөлкәт, бәхет ишелеп төшә. Синең туганнарың белән андый хәл булгач бигрәк тә ямансу. Һәрберебез белән мондый аянычлы вакыйга булырга мөмкин, шуңа күрә бердәмләшеп һәм бер-беребезгә булышып яшәсәк иде. Бу гаилә безгә бик якын, шуңа күрә аларга ярдәм итәргә телибез. Туганнарыбыз белән булган хәлне социаль челтәргә тараттым, — диде Айсылу.


Бүген гаилә Лиананың очрашып йөргән егетендә яшәргә мәҗбүр. Әмма аларның үз хуҗалыкларын булдырасы, үз йортларында яшисе килә. Тик бөтенесе акчага барып тоташа. Бахтиевларның хыялын тормышка ашырырга теләүчеләр табылыр, дип ышанып калабыз. Һәркемнең ярдәме аларга иртәге көнгә зур өмет бүләк итәчәк.

— Җыелган акчага, бәлки, тиз арада йорт күтәрә алырбыз. Янгын вакытында да авылдашлар килде, җыештырырга булыштылар. Әле дә гел ярдәм итеп торалар. Әти-әнинең беркемнән дә ярдәм сораганы булмады. Барысын да үз тырышлыклары белән таптылар, гел хезмәттә булдылар. Бүген без башкалардан ярдәм сорарга мәҗбүр, — ди Лиана.


Бахтиевлар гаиләсенә акча күчерү өчен исәп–хисап счетын күрсәтәбез.

89373206464 Лиана Бахтиева.
Сбербанк картасы: 4276806033311951 Гөлнара Бахтиева.

Чыганак һәм фото: Интертат

Бәйле