«Балам салкын тиеп 1,5 ай авырып ятты». Казандагы балалар бакчасының берсендә балаларны махсус туңдыралар?

-- Алина

ProKazan  порталына 113 номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларның  ата-аналары мөрәҗәгать итә. Борчылган әниләр сүзләренә караганда, балалар бакчасыннан балалар өшеп, туңып кайталар.

— Төркемдәге балалар балалар бакчасында нык туңалар, аннары  цистит  һәм ларингофарингит белән хастаханәдә яталар, — дип сөйләде биш яшьлек Стивның әнисе Лиана Тимерханова.

— Минем бала да салкын тидереп  1,5 ай авырып ятты. Прокуратурага киттем. Баксаң,  2015 елдан башлап анда, балалар төркемнәре белән авырый башлаган. Балаларны туңдырганнар, аларга кычкырганнар икән. Балалар аяк киемнәрен  балалар бакчасының җылытылмаган өлешендә калдыра, аннары  яланаяк салкын идән буенча 2 катка менә. Аннары кире яланаяк салкын идәндә басып торалар, салкын аяк киемнәрен кияләр. Ничек монда бала туңмасын инде?

5 яшьлек  Сабина исемле кызның әнисе дә  кызында көтмәгәндә цистит барлыкка килүен сөйләде.

—  Циститны дәваладык, 1 ноябрьгә УЗИга язылдык.  Цистит һәм стресс аркасында, бала бик нык хәлсезләнде һәм ангина белән  авырый башлады. Биш көн  39-40 температура белән  йогышлы авырулар хастәханәсендә яттык.  Тик  әле дә  кадәр терелеп бетә алмыйбыз. РОНОга гариза яздык, вакыйганы ничек бар шулай тасвирлап бирдек, җавап көтәбез. Аларның җаваплары нигезендә, прокуратурага шикаять төзиячәкбез.

Ата-аналар балалар бакчасы хезмәткәрләре балаларны махсус туңдыра, дип саный. Шул рәвешле бакчага балаларның яртысы гына  йөри, тәрбиячеләргә эш кими, ә ата — аналар баребер шул ук акчаны түли-Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сәясәте әнә шундый, ди алар.  Ата-аналар шикаять язалар, әмма берни дә үзгәрми. Алар  барысы да балаларын әлеге балалар  бакчасына йөртмәскә мәҗбүр булалар.

Шәһәр хакимияте матбугат хезмәте  әйтүенчә, әлеге факт  буенча тикшерү үткәрелгән. Агымдагы уку елында балаларның бакчага йөрү табеле, балаларның медицина картасы өйрәнелә. Балалар бакчасы мөдиреннән   аңлатма алынган.  Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе бу эшне  контрольгә алган.

 

 

 

 

Бәйле