Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев көз азагы һәм кышның нинди булачагын әйтә

-- Лэйсирэ

Кар кайчан явар? Көз әле китәргә җыенмаса да, бигрәк тә авыл кешесе әнә шул сорауны бирә. Нишләмәк кирәк, салада тормыш һава торышына, ел фасылына бәйле. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев, кар тиз генә яумас, дигән фикердә.

Галим сүзләренчә, Татарстанда октябрь аенда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак. Күпьеллык күзәтүләр нигезендә, бүген һава тем­пе­ратурасының уртача тәүлек­лек нормасы 5,4 градус тәшкил итәргә тиеш. “Кар Башкортстанда яварга мөмкин, ди­гән фикергә килдек. Татарстанда аның тиз генә явуы көтелми. Температура фоны югары тора. Республикада атмосфера фронты күзәтелә, шун­лыктан көн сүрән. Респуб­ликаның көнчыгышында гына бераз кар яварга мөмкин. Әмма яуса да бик тиз эреп бе­тәчәк. Узган елда кар 3 декабрьдә генә ятты”, – ди ул.

Балтач районының Яңгул авы­­лында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев тә карны тиз генә көтми. “Татарстанның көньяк районнарында кар кү­р­ен­де инде. Ә бездә әлегә яумады. Ноябрь башында суытып алыр. Бәйрәмнәрдә җылытырга да мөмкин. Гадәттә, карны беренче кыраудан соң өч атнадан явар дип көтә идек. Быел никтер бу сынамыш “эшләмәде”. Кырау сентябрьнең 10сында төшсә дә, кар юк әле. Башкортстанда яуган, диләр. Төмән өлкәсендә дә бер чирек кар ята дип әйтәләр. Декабрь артык суык булмас дип көтелә. Беренче кар исә ноябрьгә төшәр дип көтәм. Әмма көннәр ямьсез булыр. Карлы яңгырлар явып торыр. Бер җылытыр, бер суытыр, – ди ул. – Гыйнвар, февраль, мартта чын кыш булачак. Суыклар көтелә. Кыш хәтта март азагында да китәргә ашыкмас. Өч ел рәттән җирдә дым аз. Авыл хуҗалыгы өчен бу бер дә яхшы күренеш түгел инде”.

Лениногорскида яшәүче Ренат Ибраһимовның да фикерен белештек. “Үз гомеремдә мондый көзне беренче тапкыр күрәм, – ди ул. – Ә кар тиз генә яумас әле. Октябрь уртасында күк күрәп, яңгыр яуды. Моны көн­нәрнең җылы торасына юрадым. Кар яуса да, ноябрь азагында гына күренер. Быел кыш салкын булмас төсле. Ник дигәндә, әле юкәдән кала, калган агачлар яфракларын коярга ашыкмый. Каен агачының яфраклары хәтта саргаеп бетәргә дә өлгермәде. 1970-80 нче елларда бу вакытта ерып йөри алмаслык пычрак көз булыр иде. Хәзер ел бер ай артка чигенде. Элек чәчүне дә 1 майга тәмамлый идек. Климат җылына диюләре шушыдыр инде. Ки­ләчәктә декабрь аенда көз булуы да гаҗәп тоелмас әле. Авыл ху­җалыгы эшләрен без һава торышына карап башкарабыз. Ә ул артка калдыра”.

Балтачның Түнтәр авылында яшәүче 90 яшен тутырган Гыйльмениса әбидән дә, сынамышларга ышанасызмы, дип сорашкан идек. “Мин суган кабыгына гына карыйм. Ул юка булса, кыш җылы килер диләр. Калын булса, салкын булачак. Әмма моңарчы дөрес күрсәтсә, соңгы елларда суган кабыгы да “алдалый”. Кыш җылы тора, – ди ул. – Без, картлар, каен яфрагына карап фаразлый идек. Янәсе, өске яфраклар коелмыйча калса, ел өлкәннәргә авыр булачак, аскы яфраклар коелмаса, яшьләр кыенлык кичерәчәк”, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова

Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: архив

Бәйле