Иртәгә юеш кар явачак

-- Лэйсирэ

Шимбә, 27 октябрь көнне Татарстанда юеш кар яварга мөмкин, дип кисәтә республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте. Төнлә температура +2…-3 градус, көндез +6 градус булачак.

28 октябрьдә көндез шулай ук юеш кар, карлы яңгыр явуы фаразлана. Төнге температура +1 … –4 градус, көндез +3 -8 градус җылы булачак. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com

Бәйле