Адашканнарны туры юлга бастырып буламы? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Берничә көн элек башкалабызда уздырылган, кискен дини карашлыларны җәмгыятебезгә кайтару тәҗрибәсенә багышланган халыкара гыйльми-гамәли конференциядә дәүләт, дин әһелләре, галим-голәмә әлеге сорауларга җавап эзләде.
Дингә төрле кеше төрлечә килә. Кемдер сабый чактан дини тәрбия алып, әби-бабасыннан, әти-әнисеннән күреп намазга баса, Раббыбыз кушканнарны үтәп барырга тырыша. Кемдер рухи эзләнүләр нәтиҗәсе буларак кабул итә. Хәтта кайберәүләр, әүвәл – христиан, аннан будда диненә керә, алай да канәгатьләнмичә, борчыган сорауларына ислам динендә җавап таба. “Динне авырайтмагыз”, – дигән Пәйгамбәребез. Дөрес, дин әллә ни җиңел дә түгел. Тормыш бит: сораулар туып тора. Әнә һәртөрле дини секталарга эләгеп тәүбә иткәннәр беравыздан диярлек: “Мәчет имамнары белән ачылып сөйләшеп булмый, алар һәрвакыт каядыр ашыга, ансат кына ислам дине өйрәнерлек чыганаклар юк”, – дип зарлана. Имамнар, чынлап та, бик мәшгуль булырга, гаиләсен тоту өчен башка эшләр белән дә шөгыльләнергә мөмкин. Әмма хәзер дини чыганаклар бик күп, тырышып эзләргә, очраклы кешеләр тәкъдим иткән брошюра-китапчыкларны түгел, Коръәннең үзен укырга кирәк.
– Республикабызда хизбуттәһрир идеологиясе киң таралган. Яңа гына дин кабул иткән егетләребез юлында нишләптер беренче булып хизбуттәһрирчеләр очрый. Бәлкем алар бик актив булганга шулай килеп чыгадыр. Дини белеме бик аз, бик түбән булган егетләр, ислам – хизбуттәһрир инде ул, дип уйлый башлый. Йә тоткынлыкка эләккәч, шулар йогынтысында дингә килә. Исламны алай ук җиңел дип уйларга, кешеләрне мөселманнарга һәм кәферләргә генә бүләргә ярамый. Кыскасы, дөнья ак һәм кара төсләрдән генә тормый, – дип сөйли әнә заманында үзе таблигчыларның бер лидеры булган, хәзер ТР Фәннәр академиясе каршындагы Ислами тикшеренүләр үзәге хезмәткәре булып эшләүче Закир Шарыпов.
– Ниндидер төркемгә керергә теләү мөселманнарның берләшергә, тагын да активрак яшәргә омтылуын аңлата түгелме соң? – дип сорадылар аңардан җыелыш барышында. “Әгәр мөселманнар арасыннан бер төркем аерылып торырга, үзләренә аерым бер исем бирергә, әмир-остаз сайларга, ниндидер девиз-шигарьләр белән чыгыш ясарга җыена икән, бу инде – нормадан чыгу дигән сүз. Безгә Раббыбыз биш вакыт намаз, ураза, зәкәт, хаҗ, бер Аллаһка ышану биргән. Шул җитә. Яшерен җыелышлар, аулак очрашулар яхшыга илтми”, – дип җавап бирде ул.
Закир әфәнде берничә фикердәше белән КФУдагы Ислами белем бирүне үстерү буенча ресурс үзәге каршында “Диалог” мәгълүмат-киңәш бирү үзәге оештырып җибәргән икән. Әлеге үзәкнең эшчәнлеге хакында оештыручыларның берсе, Казан шәһәре башкарма комитетының миграция һәм иҗтимагый берләшмәләр секторы белгече Фәридә Хәсәнова чыгыш ясады. “Без ышаныч телефоны булдырдык. Теләсә кем секталарга кагылышлы сораулары булса, дини-рухи сорауларына җавап таба алмаса, безнең 89270442300 телефонына шылтырата ала. Дөрес, әле безне бик яхшы белеп бетермиләр. Шулай да ике ел эшләү дәверендә йөз илледән артык очрашу-киңәшү булды. Шылтыратучылар да, кинода күргәнгә, урамда яки башка җирдә танып, турыдан-туры да мөрәҗәгать итүчеләр дә бар”, – ди ул. Үзәк хезмәткәрләре сектага эләккәннәрнең гаиләләре, утырып чыкканнар белән эшлиләр, хизбуттәһрирчеләрнең карашларын аңлатып, фаш итеп бирүче роликлар да чыгаралар икән. Ни гаҗәп: теге яки бу сектадан чыкканнан соң, аптырап калган, кая барып бәрелергә белмичә йөргән мөселманнарыбыз да аз түгел. “Хизбуттан чыккач, кая барырга инде? ДАИШка (Россиядә тыелган оешма – ред.) кушылыргамы, кемгә иярергә соң, дип ике ай баш ваттык, интернетта “утырдык”, – дип таныган шундый гаҗиз калганнарның берсе. Мондый чакта, билгеле, белемле, укымышлы имамнар, психологлар белән киңәш-табыш итү зарур.
Бу уңайдан күпләргә Германия тәҗрибәсе ошады. Анда балалары секталар ятьмәсенә эләккән әниләрнең интернетта бердәм социаль төркеме бар икән. Андагы әниләр бер-берсе белән даими мәгълүмат алмашып тора. Әйтик, “Радикальләшүнең беренче билгеләре“ дигән темага фикер алыша (башка, кечерәк яшьтәге балаларың эләкмәсен өчен дә кирәк бу). Радикальләшү очракларын кисәтү, искәртү максатында, Эчке эшләр министрлыгы ярдәмендә китапчык-кулланмалар нәшер итү дә файдалы, дигән нәтиҗәгә килгән алманнар. Безнең әти-әниләргә дә радикальләшүнең беренче билгеләрен белеп тору комачауламас иде, әлбәттә.
Кискен дини фикерләр таратучыларны җәмгыятькә кайтарып буламы соң? Әлеге максатта АКШта, Англиядә, гарәп илләрендә имамнарны, психологларны җәлеп итәләр. Тулаем үзен акламаса да, һәр тоткынга күренекле имамнар, абруйлы аксакаллар арасыннан шәхси остаз билгеләүдән дә отышлырак ысул юк, дигән нәтиҗәгә килгән белгечләр.
– Кеше бик үҗәт, киресенә каткан икән, аны үзгәртү бик кыен. Әгәр ул ун-унбиш ел хизбуттәһрирчеләр сафында йөргән икән, аны үзгәртим дисәң, ничек тә тәнкыйди фикерли башлавына ирешергә, күңеленә, ялгыш юлдан барам түгелме соң, дигән шик салырга тырышырга кирәк, – дип тәкъдим итә Закир Шарыпов.
Рәшит Минһаҗ Фото һәм чыганак: Ватаным Татарстан