Ике ир-ат үсмер егетне урманга илтеп, агачка бәйләп калдыралар

-- Алина

Башкортстанның Бәләбәй авылында ике ир-ат, үсмер егетнең  телефон урлавында шикләнеп, аны урлап урманга алып киткәннәр һәм шунда агачка бәйләп калдырганнар. Үсмер бала бауларны чишә алган һәм үзе өенә кайткан, дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетының республика идарәсендә.

24 октябрь 40 һәм 34 яшьлек ике ир-ат, егетнең  өенә кереп, аны телефон урлауда танырга мәҗбүр итәргә теләгән.   Ул баш тарткач, алар аны автомобильгә утырталар һәм  авылдан 200 метр ераклыкта урнашкан урманга илтәләр. Малайны агач кәүсәсенә бәйләп, аны урманда калдырып киткәннәр.

Үсмер бала бауларын чишә алган һәм өенә кайткан. Аның опекуннары полициягә мөрәҗәгать иткән. Шикләнелүче адәмнәргә карата балигъ булмаган баланы урлау буенча җинать эше кузгатылган.

«Шикләнелүче ир-атлар тоткарланган, алар күрсәтмәләр бирә. Суд аларны әлегә ике айга сак астына алды», — дип хәбәр итә РИА новости .

Бәйле