Армиядә хезмәт итәргә алынгач, Оренбург якларына эләктем. Ул якларда хезмәт итүчеләр белә инде моның ни икәнен. Бервакыт безне – дүрт солдатны күрше авылга җибәрделәр.
Ара ерак, Татарстандагы кебек авыллар бер-беренә терәлеп тормый. Без җәяү, кайтканда техника була, диделәр. Задание бирелгән, үтәргә кирәк. Буран чыгарга торса да, киттек без. Буран котыра башлагач, кире борылырга да уйлаган идек, кай якка барасын беребез дә белми икән.
Бер-беребезне телогрейка путасына бау белән бәйләп куйдык. Коточкыч буран, мин калган гомеремдә бүтән андый буран күрмәдем. Барабыз да барабыз, туктарга ярамый. Бераздан алда барган Сакмар абый туктады, тиз генә җыелыш ясап алдык. Сөйләшеп тә булмый, авызга ком тула.
Сакмар абый начар күрә икән, мине алга бастырдылар. Алга китеп булса да әйтим, башта ук мин алда барсам, бәлки адашмаган да булыр идек. Сакмар абый армиягә бармый калудан куркып, күзендә “тавык күзе” булуын бик оста яшергән икән.
Хәзергеләр кебек сукыр булып кыланмаган, сукырлыгын яшергән. Дүрт егет арасында мин – иң яше, тегеләр өчесе дә өйләнгән. Балалары туарга тора, Сакмар абыйга бер җылы киемемне салып бирдем. Аннан соң, тезләре өшеп, атлый алмаган Гомәр абыйга сырылган чалбарымны салып бирдем.
Без гомер-гомергә ат асрап, ат ите ашап яшәдек. Мин маен бик яратып ашый идем. Үз гомеремә тезләрем генә түгел, башка әгъзаларымның да туңганын хәтерләмим. Әмма монда чынлап торып өшедем. Үлсәм дә риза идем, чөнки дусларымны коткарам, ә минем ни гаилә юк, ни яраткан кыз көтеп тормый.
Өчесе мине чиратлап, җилкәләренә салып кайтканнар. Могҗиза белән генә исән калдык. Мин службаны дәвам итә алмадым инде, бик озак дәвалангач, мине “списать” иттеләр. Дуслар кайтканны көтеп, далада атлар көттем, алдан кайтып китәсем килмәде, хурландым. Кайтыр вакыт җиткәч, алар мине килеп алдылар да бергә кайтып киттек.
Дүртебез дә гомер буе аерылмадык, аралашып яшәдек.
Мин өйләнә алмадым, саулыгым хатын тотарга яраксыз иде, өшү нәтиҗәсе. Картаеп, үземә генә яшәве кыенлашкач, Сакмар абыйның кече малае үз гаиләсенә алды. Хәзер алар белән яшим. Сакмар абый узган ел вафат булды. Балалары бик карыйлар үземне. Могҗиза белән исән калдым, могҗиза белән яшим. Ходай озын гомер дә бирде, рәхәттә дә яшәтә. Үземә авырлык килә дип тормагыз, кулыгыздан килсә, башкаларга булышыгыз. Минем күк хөрмәттә, рәхәттә яшәрсез!
Харис Кашапов. Казан. Акчарлак Фото: https://pixabay.com