«Каенанама күрсәткәннәрем, киленнәрем булгач, үземә әйләнеп кайтты»

-- Лэйсирэ

Арча районының Апаз авылында гомер итүче Гөлйөзем Әхмәдуллина бүген бик бәхетле гомер кичерә. Янәшәсендә яшьли кавышкан яры, балалары бар. Төп йортта килене Илзирә белән бөтен авылдашларына үрнәк булып, матур итеп гөрләшеп яши­ләр. Уртанчы улы Фидаил берничә тапкыр шәһәргә китсә дә, туган ягын сагынып кайта. Хатыны да – шушы авыл кызы.

– Аллага шөкер, киленем белән бер генә тапкыр да сүзгә килгәнебез юк. Ышанмасагыз, күршеләрдән сорагыз, – дип шаярту катыш сүз башлады Гөлйөзем апа. Яңа гына җитмеш яшен тутырган ди­мәс­сең, җор күңелле, әле дә кызлар кебек. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып яшәгәне күренеп тора.

– Сигезенче классны тә­мам­лагач, фермага бозау карарга мендем. Ике ел эшләгәч, 18 яшемдә кияүгә чыктым. Ирем Фаизгә ул вакытта 24 яшь иде. Каенанам белән 30 ел матур яшәдек. Аның белән дә уртак тел таптык. Ул мине тормыш итәргә өйрәтте. Гел әни кушканча эшләргә тырыштым. Каршы әйтмәдем, сабыр булдым. Хәзер менә үземнең киленнәрем булгач та, аңа күрсәткән игелекләрем әйләнеп кайтты. Киленнәрем кызларым кебек якын, – ди ул. Гөлйөзем апа белән Фаиз абыйның дүрт улы, бер кызы була. Балаларына алар сайлау мөмкинлеге бирә. Һәркем үзе теләгән җиргә укырга керә, кайберләре эшкә урнаша. Кызлары Кадрия дә башта пешекчегә, бухгалтерга укып диплом ала. Соңыннан барыбер күңеле кушканча фермага сыер саварга урнаша. Киленнәре дә шунда.

– Хәзерге ферма эшен без­нең замандагы белән чагыштырып булмый. Иртә таң­нан торып, суыкта да, яңгырда да аякка резин итек киеп чыгып китә идек. Яшьлек белән туңуны да сизмәгәнбез, арылмаган да. 25шәр сыер сава идек. Кул белән бит әле. Шул эштән дә тәм табып яшәдем. Малларны да яраттым, кеше­ләрне дә. Берзаман безгә сыер саву өчен махсус аппаратлар алып кайттылар. Ничек эшлисен дә белмибез, кул белән савуны туктатасы килми бит. Ияләнгәнчә эшлибез. Аппаратлар торып торды, без һаман кул белән саудык. Баксаң, аның белән саву бик рәхәт икән бит! Хәзер сөтне дә күтәреп тапшырып йөрисе юк. Торбалар аша гына китеп бара, – ди Гөлйөзем апа.
Ял көннәрендә төп йортка биш баласы да җыела икән.

– Унбер оныгым бар. Менә шуннан исәпләп карагыз инде, – ди ул, елмаеп. – Киленем Илзирәгә дә рәхмәт. Һәр кайткан балама ачык йөз күрсәтә.
Гөлйөзем апа 50 яшенә кадәр 36 ел буе сыер савып, лаеклы ялга чыккан. Әмма өй­дә дә тик тормыйлар. Күп итеп мал тоталар.

– Ике сыерыбыз, танабыз бар. Ирем белән яши башлаганыбызга да 52 ел тулды инде. Аллага шөкер, бер дә яшьли кияүгә чыкканыма үкенгә­нем булмады. Тормыштан ямь табып яшәсәң, балаларың сөен­дереп торса, әти-әни өчен тагын ни кирәк? – ди ул. – Авыр хезмәт белән чыныктык, кешене эш бетерә дип уйламыйм. Зарланырга яратмыйм. Күңелем гел унсигездә кебек. Бер дә картаясы килми әле.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан

Бәйле