Цирк тамашасы вакытында арыслан 4 яшьлек балага ташлана[видео]

-- Алина

Цирк тамашасы вакытында арыслан 4 яшьлек кызга ташлана. Бу хәл 28 октябрь Краснодар өлкәсенең Успенское авылында  була.

Видеодан күренгәнчә кызның әнисе баланы үзе фотога төшерер өчен арысланга якын китереп, арты белән бастырып куя.  Арыслан кызга ташлана һәм тешли. Баланың бите, муены, күкрәге яралана.  Кызны җирле хастәханәгә илтәләр. Ә циркта тамаша күрсәтүнең куркынычсызлыгы белән тикшерүчеләр шөгыльләнәчәк , дип хәбәр итә ЧП Краснодара.

 

https://www.instagram.com/p/BpfIN_Vg0eN/?taken-by=chp_krd

 

 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий