Мин кияүгә бик иртә чыктым. Институтка кереп, бер ел укуга, курсташ егеткә үлеп бетеп гашыйк булдым да, икенче курс уртасында кияүгә дә чыгып куйдым. Шәһәр егете иде, аның әти-әниләре фатирында бергә яшәдек. Бер-бер артлы балалар тудырып, институтны көчкә тәмамладым.
Кызларыбызны әби-бабалары бик яраттылар. Әмма ирем генә гаилә, бала кадерен белмәүче адәм булып чыкты, эчте, талашты, беребезгә дә тынычлык бирмәде. Ахыр чиктә мин аңардан аерылдым. Балалар мәктәптә укый башлаганнар иде. Үзем эшкә урнаштым. Ун елдан соң эшемнән фатир бирделәр. Эчеп йөри торгач, ирем үлеп китте. Башта кызларым янына ничек чит ир алып кайтыйм дип, икенчегә кияүгә чыгарга батырчылык итмәдем.
Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылар да, сөяркә урынына тотарга теләүчеләр дә булды үзе. Әмма кызларыма яман үрнәк күрсәтүдән курыктым, берәүне дә якын китермәдем. Бөтен вакытымны кызларым һәм эшем белән юанып үткәрдем. Эшемдә яхшы гына уңышларга ирештем, хезмәтемне бәяләделәр, бүлек мөдире иттеләр. Үзем эшләп, абыйларым, әни ярдәме белән бер бүлмәле фатирымны ике бүлмәлегә алыштырдым.
Яңа йортта, бик иркен, ямьле, якты фатир. Инде кызкайларым үсеп җиттеләр. Берсе югары уку йортын тәмамлады, берсе киләсе елда диплом алачак. “Уку белән бергә кияүгә чыгу турында да уйлагыз, һәр нәрсәнең үз вакыты”, – дим мин аларга. “Әни, синнән узып, ничек чыгыйк инде, башта сине кияүгә бирәбез әле”, – диләр. Уенын-чынын кушып әйткәннәрен беләм инде. Аллаһ бер яклап бирмәсә, икенче яклап тигезли бит ул, эчкече ир насыйп итсә дә, шөкер, балаларымны акыллы, аңлы итте. Кызларым соңгы вакытта: “Без әле өлгерербез, син тормышыңны җайла инде, ялгыз калуың бар бит”, – дип еш кабатлыйлар. Тик бөтен “бәла” дә шунда шул, инде тормышка чыгасым, кемнедер көйләп, кемнеңдер җаена йөрисем килми!
Кайтсам үз өем, китсәм үз көем, дигәндәй. Өебездә ниндидер ирнең киләп сарып, акыл өйрәтеп йөрүен һич теләмим. Тырышып корган өемнән дә кем янынадыр чыгып китәсем килми. Мин тәмам кыргыйланып беткәнмен, күрәсең. Кара көзгә керүгә, авылдан әнине алып киләм, өйдә бер көтү хатын-кыз булабыз, гөр килеп йөрибез. Ә ир дигәнең минем әнине колач җәеп көтеп торыр дисеңме әле?! Җәйләрне авылда, әни янында үткәрәм, кызларым да кайтып йөриләр. Тормыш шулай бер көйгә салынды инде, аны һич үзгәртәсем килми. Әмма кызларымның ялгыз калуларын теләмим. Акыллы егетләр белән никахланып, тулы, тату тормышта яшәсеннәр иде.
Татарстан яшьләре