Казан урамында машинага утырып йөргән арыслан баласы казанлыларны янәдән шаккаттыра [фото]

-- Алина

Социаль челтәрләрдә Казан урамында машинаның алгы утыргычында арыслан баласы утырып йөрүе турында фотолар таралды.

Машинаның тәрәзәләре ачык, арыслан баласы урамны һәм узып баручы машиналарны тыныч кына күзәтеп бара. Арыслан баласының хуҗасы кем икәнен билгесез. Әмма   шаһитлар арыслан баласын  беренче тапкыр гына фотога төшермиләр. Бүген 1 ноябрь көндезге сәгать  берләр тирәсендә дә, Казан урамында машинада утырып барган  арыслан баласын фотога төшереп алалар.

 

Бәйле