Кукмарада 82 яшь­лек әби яр­ты мил­ли­он ак­ча тиеш: «Элекке киявем минем өйгә кул суза»

-- Лэйсирэ

82 яшь­лек Фәү­зи­я апа Шә­фи­гул­ли­на кү­зе­нең ка­ра­сы ке­бек күр­гән Кук­ма­ра­да­гы өен­дә ял­гыз яши. Күз ка­ра­сы ке­бек ка­дер­ле шул – бу өй­не са­лып чы­гу өчен ике эш­тә эш­лә­гән, ун ел бу­е прән­нек-кән­фит аша­мый­ча, бө­тен ак­ча­сын тө­зе­леш­кә тот­кан. Лә­кин кар­чык­ның хә­зер­ге ва­кыт­та бу йорт­ка бер­нин­ди ха­кы да юк…

Йорт­ның яр­ты­сы – әби­нең төп яр­дәм­че­се бул­ган, аны ка­рап тор­ган ур­тан­чы кы­зы Гөл­фи­я ха­ным­да, икен­че яр­ты­сы – оны­гы Ал­су­да. Онык ди­гән­нә­ре исә, йорт­ның үз исе­мен­дә бул­ган өле­шен әби­гә ки­ре сат­мак­чы бу­ла. Кук­ма­ра мәх­кә­мә­се дә онык­ка ул со­ра­ган сум­ма­ны би­рер­гә ти­еш­сез, дип, ша­пыл­да­тып ка­рар чы­га­рып куй­ган. Ка­зый­ла­ры бул­дык­лы – ке­ше­гә мәҗ­бү­ри әй­бер са­тып ал­дыр­та­лар.

Лә­кин 82 яшь­лек Фәү­зи­я апа маң­гай ти­ре бе­лән тор­гыз­ган йор­ты өчен оны­гы­на яр­ты мил­ли­он­га якын ак­ча тү­ләр­гә те­лә­ми.

Бу бу­тал­чык­лар­ның ба­шы Фәү­зи­я апа­ның төп­че­ге Гү­зә­ли­я ки­я­ү­гә чык­кан­нан соң баш­ла­на. Ире Ра­ил бе­лән баш­та ту­лай то­рак­та яши алар. Кыз­ла­ры Ал­су ту­а. Ту­лай то­рак­ның дым­лы һәм ка­раң­гы бүл­мә­сен­дә яшь ба­ла­га авыр бу­ла, гел чир­ли. Кеч­ке­нә ва­кы­тын­нан ук хас­та бу­лып кал­ма­сын дип, Фәү­зи­я апа оны­гын үзе яны­на ки­тер­тә, үзе ки­ен­де­рә, аша­та. Бер­ни­чә ел­дан яшь­ләр со­ци­аль ипо­те­ка­га өч бүл­мә­ле фа­тир са­тып ала. Бә­хет­ле тор­мыш итү өчен бө­тен шарт­лар да бар ке­бек, югый­сә. Лә­кин ан­да озак­лап яши ал­мый­лар – ае­ры­лы­ша­лар.
Га­и­лә тар­кал­ган ва­кыт­та ике як­ка да авыр бу­ла ин­де ул. Шу­лай да, ва­кыт­лар уз­гач, авыр­лык­лар оны­ты­ла, тор­мыш­лар җай­ла­на. Лә­кин Гү­зә­ли­я бе­лән Ра­ил­нең 14 ел элек бул­ган ае­ры­лы­шу­ы әле дә проб­ле­ма­лар ту­ды­ра. Алар­ның иң зу­ры­сы – бу өй бе­лән бәй­ле һәм аның ха­кын­да сөй­ләр өчен Фәү­зи­я апа­ның ур­тан­чы кы­зы Гөл­фи­я ха­ным кил­де без­гә:

– Бу өй гел әни исе­мен­дә бул­ды. Ул аны баш­ка бер­кем исе­ме­нә дә яз­дыр­ма­ды, үзе үл­гән­нән соң, без – өч кыз­ның кай­сы­сы авыр хәл­дә ка­ла, шул кай­тып яшәр, дип, гел әй­теп кил­де. Лә­кин әни үзе дә бел­мә­гән – бак­тың исә, без­нең элек­ке­ге ки­я­ү – Ра­ил, сең­ле­без бе­лән ае­ры­лыш­кан­нан соң, үзе­нең та­ныш ри­эл­то­ры аша, ял­ган юл­лар бе­лән, бу йорт­ны баш­та әти исе­ме­нә кү­черт­кән һәм әти, имеш, өй­нең яр­ты өле­шен оны­гы Ал­су­га (Гү­зә­ли­я бе­лән Ра­ил­нең кы­зы) бү­ләк ит­кән. Әни бу ту­ры­да 2008нче ел­да гы­на бел­де. Җир эш­лә­ре бе­лән БТИ­га бар­ган җи­рен­нән: «Апа, сез бу өй­дә ху­җа тү­гел бит, мо­ның ху­җа­сы баш­ка ке­ше­ләр», – дип әй­теп кай­тар­ган­нар аңа. Бу хә­бәр­не ишет­кәч, әни баш­та ышан­ма­ган, ахыр чик­тә, йө­рә­ге­нә ин­фаркт та бул­ды, – дип сөй­ли Гөл­фи­я.

Ме­нә шун­да со­рау ту­а – ни өчен Гөл­фи­я ха­ным элек­ке­ге ки­я­ү­лә­ре Ра­ил­не ял­ган ысул бе­лән йорт до­ку­мент­ла­рын әвеш-тә­веш ки­те­рү­дә га­еп­ли?

– Сең­лем­нең ире бе­лән ни­дән ае­ры­лу­ы ту­рын­да сөй­ләү­дән баш­лыйм. Ра­ил Гү­зә­ли­я­не һәр көн кый­на­ды, аның кой­рык сө­я­ге­нә ка­дәр сын­дыр­ды. Ике тап­кыр ре­а­ни­ма­ци­я­дә ятып чык­кан сең­лем түз­мә­де, ае­ры­лы­шыр­га га­ри­за яз­ды. Ае­ры­лыш­кан­нан соң да урам­да үтеп бар­ган­да күр­сә, тук­тап кый­ный иде ул аны. «Бел, мин си­не өй­сез, бер­нәр­сә­сез кал­дыр­ма­сам, исе­мем Ра­ил бул­ма­сын», – дип сөй­лә­де. Һәм сү­зен­дә тор­ды. Бер­гә яшә­гән өч бүл­мә­ле фа­тир­ла­рын са­тып, сең­ле­мә ни­ба­ры 300 мең сум ак­ча ти­де. Әни­нең өе­нең дә яр­ты­сын тар­тып ал­ды­лар. Өй­нең яр­ты ягы Ал­су­да бу­лу­ны бел­гәч, икен­че ягын та­гын ял­ган юл бе­лән тар­тып ал­ма­сын­нар, дип кур­кып, аны­сын үз исе­ме­мә яз­дыр­дым, – ди ул.

Гү­зә­ли­я бе­лән Ра­ил ара­сын­да­гы проб­ле­ма­лар мо­ның бе­лән ге­нә бет­ми. Ае­ры­лы­шып, бер­ни­ка­дәр ва­кыт уз­гач, 2009 ел­да ир элек­ке­ге ха­ты­нын ана хо­кук­ла­рын­нан мәх­рүм ит­те­рү ар­тын­нан йө­ри баш­лый. Ха­тын як­лап ту­ган­на­ры мо­ның үз сә­бәп­лә­ре бар, дип са­ный. Алар тас­вир­лап күр­сәт­кән­чә – Ра­ил Ги­ма­де­ев бик хәй­лә­кәр ке­ше, имеш. Шу­ңа кү­рә, янә­се, ир баш­та кы­зы­на әби өе­нең яр­ты өле­шен рәс­ми­ләш­тер­гән, со­ңын­нан бу кыз аның бе­лән яшә­гән оч­рак­та, яр­ты йорт­ның ак­ча­сын алып бу­ла­ча­гын аң­лап, ба­ла­ның әни­сен хо­кук­ла­рын­нан мәх­рүм итәр­гә бул­ган, дип сөй­ли ха­тын ягы.

– Гү­зә­ли­я­не эчә, ба­ла­ны ка­ра­мый, ай­нык тү­гел, дип яла як­ты ул. Әйе, сең­лем бе­раз эчеш­те­рә иде, лә­кин ай­ны­мый­ча то­таш эч­мә­де, кы­зын исә әни бе­лән мин ки­ен­де­реп аша­тып тор­дым, ба­ла­ның мәк­тәп­тә дә, өй­дә дә проб­ле­ма­ла­ры бул­ма­ды, – ди Гөл­фи­я ха­ным.

Сираҗи сүзеннән

Фото: https://pixabay.com

Бәйле