Ришат Төхвәтуллин: «Соңгы вакытта татар җырчылары, аларны сөйләсеннәр өчен, әллә ниләр эшли»

-- Лэйсирэ

Татар эстрадасында гаугалар булып кына тора: дуэт һәм төркемнәр таркала, артистлар популяр җырларны бүлә. Күпләр, тамашачылар арасында  үз исемнәрен күтәрү өчен, имидж-образларын үзгәртә, башкалары шушы ук максатны күздә тотып, кардиналь адымнарга барырга да әзер.

Бу уңайдан Ришат Төхвәтуллин үз фикерен җиткерә: «Мин кара пиарга каршы. Авылда үстем, анда кешеләр тискәре җәмәгатьчелек фикереннән, хөкем ителүдән курка — бу дөрес тә. Һәрвакыт «кешеләр ни әйтерләр» дигән сорау туа. Соңгы вакытта артистлар, җырчылар, шул исәптән Татарстанда да, әллә ниләр эшли — бары тик аларны сөйләсеннәр генә. Бу куркыныч, гасырлар буена тезелгән мораль һәм әхлак җимерелә. Минемчә, көнбатышны кабатлау кирәкми. Без үз югары рухына, мәдәниятенә ия халык» ди җырчы.

Моңа җавап итеп: «Ришат, бик төпле сүзләр. Игътибар артыннан куып, уйлаучы һәм аңлаучы тамашачылары югала. Бәлки, бер төпле фикерлесе урынына ун скандал яратучы киләдер. Тик монысы инде бөтенләй башка тарих» дип комментарий калдыручылар да бар.

«Машинада ерак юлга чыкканда магнитолада җырлар тыңлыйбыз, «сплетни» уйнатмыйбыз. Шулай булгач, пиярмы-кыярмы — безгә барыбер. Тавыш, моң — ул табигәть булэге, инстаграмың бармы-юкмы, аңарга карамый. Концертка ничә кешелек стадион җыела, әллә кечкенә район үзәгендәге мәдәният йортымы — бер дә мөһим түгел» дигән фикер дә яңгырый.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

По поводу чёрного пиара, я против этого. Я вырос в деревне, там люди боятся отрицательного общественного мнения, осуждения- это правильно. Всегда возникает вопрос «что люди скажут». В последнее время Многие известные люди, певцы и у нас в Татарстане делают все, лишь бы что- то сказали. При этом все идёт в ход, лишь бы среагировали. Это страшно, разрушается выстроенная веками мораль и нравственность. По моему копировать запад нам не следует. Мы народ имеющий свою высокую духовность, и культуру. #ришаттухватуллин #rtgroup

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий