Ришат Төхвәтуллин татар җырчылары төшергән клиплардан көлә [видео]

-- Лэйсирэ

Блогерлар һәм юмор осталарының шоу-бизнес йолдызларыннан дусларча көлеп, иҗатларын «Прожарка» — кыздыру форматында шаяртып барлау көнбатышта бик популяр. Хәзер ул Россиядә дә киң җәелде һәм, ниһаять, Татарстанга да килеп җитте.

“Элек-электән Аллаһ җирне, җәннәт һәм җәһәннәмне бар кылды, вә җәннәт белән җәһәннәм арасына… татар клипларын кыстырды!” – «Громкие рыбы» юмор проектының авторлары Тимур Исмаев һәм Кирилл Карамовның чираттагы «Татар клипларының прожарка»сы шушы сүзләр белән башлана. Блогер егетләрнең тапшыруында татар эстрадасының күпчелек видеоклиплары шулкадәр профессиональ түгел ки, елмаюдан тыш бернинди хис тә тудырмый дигән фикер сугарыла.

Әлеге проектка кунак буларак чакырылган Ришат Төхвәтуллин моңа җавап итеп: “Техник яктан татар клипларында җитешсезлекләр булса да, соңгы вакытта камилләшә барабыз – моны тамашачы да сизә. Минем беренче клибым 60 меңгә төште. Аннан соң 150, 250 меңгә дә төшердек. Популяр Мәскәү лейбллары клиплар төшерү өчен 5 миллион сораса, бездә 5 меңгә дә төшерергә мөмкин», ди.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Был на днях на съемках очередной передачи — «Прожарка татарских клипов». Много смеялись, но не думайте, что над другими певцами, ребята открыли мне глаза. Я вспомнил неувязки и своих клипов и дома долго смеялся. Ребята делают правильную работу, это позволяет более внимательно и трезво посмотреть на свои клипы, в будущем снять более содержательные, интересные и качественные клипы. Бу көннәрдә тагын бер кызык тапшыруда катнаштым — татар клипларын «кыздырдык». Бик кызык һәм көлке булды. Башка җырчылардан көлә дип уйламагыз, үземнең клиплардагы җитешсезлекләрне уйлап көлдем! Егетләр күп нәрсәгә күзне ачтылар. башка күзлектән чыгып карасаң, чыннан да көлке икән. Бу, әлбәттә, минем өчен зур сабак булды. Егетләр дөрес эш башкаралар дип уйлыйм! Алга таба клипларның сыйфаты, мәгънәсе һәм эчтәлеген уйлаганда тагын да таләпчәнрәк булачакмын. #ришаттухватуллин

Публикация от Ришат Тухватуллин (@rishat_thv)

Күрми калганнар өчен «Прожарка татарских клипов»ның беренче дүрт чыгарылышын тәкъдим итәбез:

Бәйле