Коръәндә «зәңгәрләр» һәм җенес алмаштыру турында ни диелә? — Акчарлак

-- Лэйсирэ

Коръәндә гаҗәеп бер аять бар. «Хатыннар» сүрәсенең 119 аятендә Аллаһы Тәгалә Иблиснең адәм балалары турында: «…Аллаһ төзегән мәхлукларны үзгәртегез дип әмер бирермен – үзгәртерләр», – дигән сүзләрен китерә. Коръән иңгән җиденче гасырда әле кешелек дөньясы генетик модификация, җенес алыштыру һәм башка шуның кебек югары технологияләр хакында берни дә белми. Шуңа күрә беренче мөселманнарга аятьнең бу өлеше бәлки аңлашылмагандыр да.

Гариф Гобәй әле совет власте елларында да мондый аятьләрне әкияткә санап, алардан көлеп китап язды. Гомосексуалистлар өстенлек алган җәмгыятьнең кайчандыр булганына ышанмады, үзе үлеп берничә ел үтүгә зәңгәрләрнең Европада һәм Россиядә дә үз клублары була һәм алар урамнарда парадлар үткәрә башлыйлар, бер-берсе белән никахлашалар, тәрбиягә бала алып үстерү хокукы өчен көрәшәләр дисәң, атеист бу язучы: «Кеше ышанмастайны, дөрес булса да сөйләмәгез», – дип кенә җавап бирер иде.

Хәтта ки татар хатыннарының: «Безнең әбиләр яулык япмаган», – дип яулыкка каршы көрәшә башлауларына да Гариф Гобәй яшәгән елларда кеше ышандыру кыен булыр иде, ихтимал.

Иблиснең үз котыртуы буенча кешелек дөньясының үсемлекләрне һәм хайваннарны өстәмә геннар кертү нәтиҗәсендә үзгәртә башлаячагы, хәтта ки ирләрдән – хатын-кыз, хатын-кыздан ир кеше ясау технологияләренең мәйданга киләчәген бер дә шикләнми әйтүе бүген берәүне дә гаҗәпләндерми инде. Дөрес, Көнбатышта да, Россиядә дә күпсанлы җәмәгать оешмалары генетик модификацияләнгән ри­зык­­ларга каршы әле дә актив көрәш алып барып азаплана. Әмма инде без беребез дә өстәлебездә генетикасы үзгәртелгән ризык юк дип өзеп әйтә алмыйбыз. Мондый ризыклар тәндә нинди үзгәрешләр китереп чыгара икәне дә анык кына мәгълүм түгел. Ә менә ир бала булып туган сабыйның үсә төшкәч хатын-кыз булырга тели башлавы, хатын-кыз булу өчен кирәкле бөтен әгъзалары да үз урынында һәм сау-сәламәт булган кыз баланың ир кешегә әверелергә омтылуы киң таралып ук өлгермәсә дә, инде бөтенләй үк юк күренеш тә түгел.

Иблис мондый үзгәрешләргә кешеләрне акрынлап күнектерә. Хәтерлик әле: үткән гасырның җитмешенче елларында яшь кызлар тоталь рәвештә толымнарын кисеп ташлап, кыска чәч белән йөри башлады, егетләр исә, киресенчә, озын чәч үстерделәр. Джинсы культы мәйданга чыкты. Американнар кия торган бу эш чалбарына каршы совет пропагандасы баштарак каршы торып та азапланды, аннан соң бирелде, чөнки кыршылган ыштан кию модасы вирус рәвешендә җәмгыятьне яулап алды. Хәзер инде джинсылы буын әбиләр яшенә җитте һәм аларның хәзерге чор оныклары: «Безнең әбиләр итәк кимәгән», – дип итәккә каршы көрәш башласалар да гаҗәп түгел. Инде бикинилы һәм шәрә кендекле кызлар үз балаларын мәктәпкә озата башлады, хәтта чыгарылыш сыйныфларына кадәр дә үстереп өлгерделәр.

Тышкы кыяфәттә егетләр белән кызлар арасында аерманың бетүен җәмгыять баштарак юмор һәм сатира белән кабул иткән иде. 1970 еллардагы «Чаян» журналлары төпләмәсен күтәреп карасагыз, бу темага бихисап карикатуралар һәм фельетоннар таба аласыз.

Кием һәм тышкы кыяфәт үз эшләрен эшләде. Хәзер инде яңа буын балалары арасында ирләргә хас әгъзаларны хатын-кыз әгъзаларына алмаштыру, кыз балаларның чын мәгънәсендә иргә әйләнү омтылышлары киң канат җәя һәм моны җиңеләйтә торган законнар һәм карарлар да кабул ителә башлады. Һәрберегезнең кулында Дәүләт пенсия иминиятләштерүе тарафыннан бирелгән СНИЛС – иминиятләштерү таныклыгы дигән яшел кәгазь бар. Шуның арткы ягын әйләндереп карагыз әле, анда «подлежит обмену в случаях» дигән язу астында җенесне алыштырган очракта да танык­лыкны алыштыру мөмкинлеге каралганы язылган. Россиядә җәмәгатьчелек басымы астында соңрак бу язу законсыз дип табылды.

Ярый, хуш. Җенес алыштыру кебек катлаулы операциягә рөхсәт алу хәзергә кадәр бик авыр, моның өчен күп барьерлар аша үтәргә кирәк иде. Әмма Иблис үз коткысын дөньякүләм масштабта һәм бер үзәк аша йөртә. Быелның октябрь башында Греция парламенты «җенесне ирекле рәвештә алыштыру» турындагы канунны беренче укылышта кабул итте. Һәм шуңа охшаш кануннар чылбыр реакциясе буенча тагын башка илләрдә дә борын калкыта башлады.

Россиядә мондый закон мөмкин түгел дип уйлыйсызмы?.. 5 октябрь көнне үк Россия Сәламәтлек сак­лау министрлыгы сайтында «Об утверждении формы и порядка выдачи медицинской организацией документа об изменении пола» дигән боерык проекты эленде дә куйды. 2018 елның 1 январеннан ул гамәлгә керәчәк һәм ир кешегә хатын-кызга әйләнеп ЗАГСта яңабаштан теркәлү нык җиңеләйтеләчәк.

Белгечләр социаль пропаганда механизмнарын эшкә җигеп, җенес алыштырырга теләүчеләр санын бик тиз үстерү берни дә түгел ди. Димәк, дөрес тәрбия бирмәсәк, бүген малай булып дөньяга килгән балаларның байтагы иртәгә хатын-кыз булырга тели башламаслар дип өзеп әйтә алмыйбыз, чөнки законнар һәм боерыклар кабул итү белән бергә шайтани пропаганда да үз эшен эшләячәк. Һәм без иблиснең Аллаһы Тәгаләгә әле адәм балалары җиргә тарала башлаганчы ук әйткән сүзләренең тормышка ничек ашканын тагын бер тапкыр үз күзебез белән күреп ышаначакбыз.

Автор: Булат Хаков

Акчарлак

Фото: https://pixabay.com

Бәйле