«Барыбер озакламый үләм. Шуңа күрә ничек телим, шулай яшим”

-- Алина

Казан шәһәренең Самосырово бистәсендә гомер итүче Гөлшатны язмыш ничек кенә сынамый. Мәктәп елларында гел яхшы билгеләргә укып, әти-әнисенең сүзеннән чыкмаса да, никтер алар олы кызлары Лилияне якынрак күрә. Бөтен игътибар апасына була. Кызлар үсә төшкәч тә дәвам итә бу хәлләр: Лилия беркайчан да акчага тилмерми, кияүгә чыккач, аңа туй бүләге итеп фатир бирәләр.

Лилия, кияүгә чыгуга, кыз бала таба. Ире Рамил белән матур гына яшәп китәләр. Тик бәхет­лә­ре озак­ка бармый, ире юл фаҗи­гасендә үлә. Шуннан соң Лилия кабат әти-әнисе янына кайтып төшә. Бу вакытта Гөлшатның туй мәшәкатьләре белән йөргән вакыты була. Күп тә үтми, алар Ринат белән гөрләтеп туй уздыра. Бик яратышып өйләнешсәләр дә, Ринат Гөлшатка беренче көннәр­дән авыр сүзләр әйтә, әле бу эше, әле тегесе ошамый. Юктан тавыш чыгара. Тора-бара, эчеп кайтып, кул күтәрә башлый. Гөлшат баласы дөньяга килгәнче үк аерылып китә. Һәм шуннан соң башка кияүгә чыкмый.

Ә менә Лилия апасы икенче тапкыр да тормыш корырга батырчылык итә. Икенче ире олы кызын да якын итә. Беренче көн­нәрдән үзенеке итеп сөя. Озак көттерми, аларның уртак балалары туа. Бала туып, озак та үтми, Лилиядә табиблар яман шеш табалар. Аңа катлаулы операция ясап, уң як күкрәген алалар. Шуннан соң аны ире ташлап китә. Лилия белән булган хәлләр әни­ләрен дә борчуга сала. Күп тә үтми, ул да яман чирдән урынга егыла. Ике елдан артык тилмереп ята. Бу вакытта бар авырлык Гөл­шатка төшә. Әнисенең бик нык интегеп яшәвен күреп өзгә­ләнә ул. Ә ул чакта Лилия бер дә булышмый. “Мин авырсам да сезгә ялынмам. Барыбер озакламый үләм. Шуңа күрә ничек телим, шулай яшим”, – дип, әти-әнисе һәм сеңлесеннән баш тарта. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, Гөлшат әтисен үзләренә алып кайта. Бик кадер­ләп яшәтә ул аны. Кызы турында да онытып, әтисен хәстәрли. Үзе эшкә урнаша, төннәрен тегү тегә .

Ә әтисенең бер дә ялгыз яшисе килми. Ул өйләнергә була. Озак та үтми, күршеләрендәге ире үлгән Фираяны өенә алып кайта. Гөлшат аның бу теләгенә каршы килми. Әтисе өчен күңеле тынычланып куя.

Тик тыныч кына яшәргә язмаган була аңа. Көннәрдән бер­көнне Гөлшатны ниндидер чит-ят ке­шеләр эзләп килеп керә. Баксаң, хәле начараеп, апасы хастаханәгә эләккән икән. Гөл­шат, элеккеге үпкәләрне онытып, юлга чыга. Палата ишеге төбендә көтеп торучы табиб аны бөтен­ләй телсез калдыра. “Апа­гызның өч ай яшисе калган”, – ди ул. Күк­рәген алдырганнан соң, яман чир күзәнәкләре башка җирдән баш калкыткан. Бавырына метастазалар китеп, үп­кәсен дә зарарлаган. Гөлшат апасын үзенә алып кайтып китә. Туганын тәр­бияләр өчен эшеннән китә. Ли­лиянең балаларын да үзенә ала. Апасы табиблар әйт­кәннән озаграк яши. 6 ай авырып ятканнан соң, мәңгелеккә күз­ләрен йома. Кызына – 17 яшь, улына 4 кенә тул­ган була әле. “Балаларны кая куйыйм икән?”– дигән уйга калдым. Кечкенә малайның әти­сен эзләп киттем. Ә ул баладан баш тартты. Тирән уйларга чумып утырганда, сабый яныма килде дә: “Апа, безне кешегә бирмә инде”, – дип куйды. “Кеч­кенә ба­ланың бу сүз­ләре мине әллә нишләтте, – дип сөйли Гөл­шат. – Утыз ел гоме­рем­дә күп авыр­лыклар күрдем. Тыныч кына яши­сем килә. Сабыйларны да үзем­неке итеп сөярмен. Тик бү­тән хәсрәтләр генә күрергә язмасын”.

 

 

 

Ватаным Татарстан

Бәйле