Бу 10 суммы, 50ме, әллә 60мы? Фотога карагыз

-- Лэйсирэ

Казан автобусында берәүгә сдачага менә шундый акча биргәннәр. 10 дигән санын күрерсез дә, нәрсә булган соң, «нормальный» ун сумлык бит, диярсез. Ә хәзер акчаның икенче почмагына карагыз. «Пятьдесят рублей» дигән язуын күрәсезме?

Берәү аптырап тормаган: ертылган ун сумлык белән илле сумлыкны тоткан да скотч белән ябыштырып куйган. Әллә юри эшләгән ул моны, әллә ялгыш. Әллә бу «гибрид»ны кондуктор уйлап тапкан, әллә кондукторга берәр акыллыбашыннан кергән.

Хәер, анысы мөһим дә түгел. Иң мөһим сорау монда башка: бу яңа төрле «акча» ничә сумлык булып бара икән соң? Ун суммы, әллә иллеме (кайсы башы белән сузуга карап)? Әллә бөтенләй алтмыш суммы (унга иллене кушабыз да!)? Ике йөз һәм ике мең сумлыкларда Казан сурәте булмагач, кәеф төшкән иде, озак көтәргә туры килмәде бит менә – Казанның да үз акчасы барлыкка килгән.

Фото һәм чыганак: Безнең гәҗит
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий