“Алар мәче ашый икән!” [булган хәл]

-- Лэйсирэ

Кичтән үгез суйдык. Ир­тән эшкә киткәндә ирем Нурислам: “Кич каймак белән бавыр кыздыр әле”, — дип әйтеп китте. Эштән кайттым, турап кыздырыр өчен бавырны суыткычтан өстәлгә алып куйдым. Яулык алырга дип алгы бүлмәгә кергәч, тегесен-монысын караштырып, шактый торылды.

Кире чыксам, песиебез Жирик үзе кадәрле бавыр кисәген ашап бетерә язган, үзе канга баткан! “Аһ, хәерсез! Хәзер кичкегә нәрсә пешерәм, тотсам, үтерәм!” — дип, ук­лау белән артыннан куа башладым. Шулчак күрше авыл хатыны килеп керде. Минем акыра-акыра песи кууымны күреп: “Ни булды?” — дип сорады. “Менә кичкә пешерер нәрсә калмады, шуңа куам, тотсам, тиресен салдырам!” — мин әйтәм. Ха­тын, чигенә-чигенә, чы­гып китте. Икенче көнне бу хәлнең шаккаткыч дәвамы булды — кибет кайчан ачыла икән дип сорарга кергән теге күрше авыл хатыны кешеләргә: “Миләүшәләр бөтен таш­ландык мәчеләрне ашаталар дип сөйлисез, алар аны ашыйлар икән бит! Миләүшә кичә үзе әйтте”, — дип сөйләгән. Мәтәлеп китәм дип торам! җүнләп сөйләшә белмәсәң, шулай була ул…

Боз кисәге… нәсел үгезе

Безнең авылда кызлар егетләре белән язгы ташу вакытында Шыя елгасы буенда очрашалар иде. Шунда егетләрнең артык кыюлары сөйгән кызларына үзләренең батырлыкларын күрсәтергә тырышалар. Көтүче егет Ш.ның да үзен күрсәтәсе килә. Баянчы, биюче, җырчы егеткә артык хафаланмаса да була, югыйсә. Салам ала да, бер боз өстенә куеп, шуны яндырып җибәрә, ул гына түгел, үзе дә боз кисәкләренә сикерә-сикерә елга уртасына килеп җиткән бозга юл яра. Шулчак елга ярындагы кешеләр кычкырып җибәрә: су астыннан га­лә­мәт зур боз кисәге атылып чыгып, Ш. баскан боз­га якынлаша. Ул, тәмам каушап, нишләргә белмәүдән кирегә, теге бозга якынрак сикерә, халык “аһ!” итә. Чак кына су төбенә чуммаган Ш. ки­нәт искиткеч төгәллек белән бер боздан икенчесенә сикерә-сикерә башта каршы ярга чыга, аннан нәкъ шундый салкын канлылык, төгәл хәрәкәтләр белән боз­ларга сикерә-сикерә бу якка — елап беткән сөйгән кызы янына чыга. Дуслары сөенечтән “ду” килеп каршы алалар. Ничек шулай үзен кулга алып, исән-сау чыга алуын сораштырганнарга ул: “Ә мин нәсел үгезе сөзәргә килә дип күз алдына китердем дә, бозлар чүп кенә булып калды”, — ди. Чын куркыныч чагыштырып караганда күбрәк күренә, диләр. Дөрес сүзләр.

Тәмле булса, син эчәр идең

Безнең авылда Гали абый хатыны Галия апаны “Мудмурт радиосы” ди­ләр иде. Ник дигәндә, ул бер кешене дә тыңламый, үзенекен генә сөйли, янында кеше булмаса, үз-үзе белән сөйләшә. Аны сөйләүдән бары тик Гали абый гына тыя ала.

Гали урында аунап ята, үтереп башы сызлый, кайдан бер чүти табарга инде дип уйлый. Галия апа керә дә:

— Нәрсә лоҗыраеп ятасың? Малларны кем карый, фәләнне эшләмәгән, төгәнне эшләмәгән, — дип, “радиосын борып җибәрә”. Гали абыйның: “Яп авызыңны, әбрәкәй сандугачы!” — дигәненә кыза гына төшеп:

— Әнә Шома Талип эчми, Бүсер Ибрае тартмый да! — дип тезеп китә. Гали абый, тавы­шын көчәйтеп:

— Шома белән Бүсернең өсләренә ишелергә торган өйләреннән кала шымытырлары да юк, ә син 10 балаң белән дворец кебек йортта торасың, ике сыер савасың! Әгәр эчмәсәм боларның берсе дә булмас иде, махмырдан гына башымның шәп эшләгәнен бе­ләсең бит син. Тәмле бул­са, со­ңыннан рәхәт булса, син эчәр идең ул аракыны, сезнең өчен мин тилме­рәм монда! — дип, хатынының авызын томалый.

Ул хуҗа —теләсә кая ята

Гали абый кечкенә ге­нә булса да (Галия апа гәү­дә­гә аның кадәр өч зурлыкта) сүзен каты әйтеп сөйләшә иде. Бервакыт хатыны:

— Сыерларның берсен сатам, акча кирәк, — ди. Гали абый:

— Бер дистә баланың тамагын бер сыер белән генә туйдырып булмый, — дип, каршы төшә.

— Мин малларга үзем хуҗа, сатам! — ди Галия апа.

Гали абый түзми, сугып җибәрә. Галия апа сыер астына килеп төшә. Шулчак килеп кергән күршесе, коты алынып:

— Нишләп ята ул Галия апа сыер астында? — дип сорый.

Гали абый:

— Малларга ул хуҗа, теләсә асларында ята, теләсә өсләрендә, — дип, өенә кереп китә.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

tatyash.ru

Фото: https://pixabay.com
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий