Язмыш адәм баласын кайда гына йөртми. Татарстанда читтән килеп эшләүчеләр аз түгел. Казанда бигрәк тә. Ипи дә пешерәләр, шаурма да ясыйлар, урам да себерәләр, автобус та йөртәләр – килгән халык бер эштән дә курыкмый. Мурат Дәүләтбаев та әнә шундыйлардан. Ул да башкалар кебек Казанга тормышын яхшыртырга дип килгән.
– Кайда да эшләргә кирәк. Кыргызстанда эш юк. Дөрес, бездә дә байлар рәхәт яши, хәерче интегеп көн күрә. Мин башта Татарстанга үзем генә килгән идем. Биредә эш күп, сезнекеләр эшләргә атлыгып тормый. Шуңа күрә, монда тагын дүрт туганымны чакырып китердем. Без гаиләдә алты малай, ике кыз үстек, – ди Мурат. – Әти белән әни исән түгел инде. Иң олы абыем – Мәскәүдә, икенчесе – Магнитогорскида, өченчесе Иркутскида яши. Алар да – минем кебек бәхет эзләп киткән кешеләр. Казанда без хәзер биш туган. Барыбыз да кеше фатирында өйдәш булып торабыз. Эшләгән акчабыз тормыш итәргә китә.
Мурат 2006 елда бирегә гаиләсен дә күчерә. Хатыны, өч баласы белән алар ай саен фатирга 15 мең сум акча түли.
– Гаиләмнең тамагы тук, өсте бөтен булсын өчен тырышып эшлим. Ялкау булмаска гына кирәк. Иртән торып, үзебез яшәгән йорт тирәсеннән кәгазь җыям. Чүплекләргә күп ташлыйлар. Аны килограммын алты сумнан тапшырам. Кайчак иске-москы тимерләр дә очрап куя. Аларны да акчага алыштырам, – дип сөйли ул. – Таң атканда үземнең төп эшемә тотынам. Урам себерә башлыйм. Элек урам себерүнең дә файдасы булып куя иде. Алтын-көмеш, күп акча тапканым булды. Соңгы ике елда андый-мондый зур “табыш”ларым булмады.
Мурат бар җирне тәртипләп куйганда, чүп алып китүче машина килә икән. Ул аның ярдәмчесе булып та урнашкан әле. Бу эше өчен дә акча бирәләр. “Хатыным пекарняда эшли. Күп алмый үзе. Акчасын эшенә карап түлиләр. Ризык күп сатылса, акчасы була. Аз сатылган айларда 10-15 мең сум ала. Өч балабыз да мәктәптә укый. Аллага шөкер, иптәшләре якын итеп тора. Тырышып укыйлар. Алар матур киенсен өчен, без дә тырышабыз. Хатынымның акчасы үз кирәк-ярагына тотылса, гаиләне мин ашатам. Иске генә машина сатып алдым. Шуңа да аны ел саен алыштырырга туры килә. Соңгысын 25 меңгә алган идем. Макулатура, тимер-томыр төяп йөрергә ярый, – дип сөйли кыргыз егете. – Казанда яшәүче бөтен туганым да тормыш итәрлек акча эшли. Берсе автобус йөртә, икенчесе минем төсле урам себерә, өченчесе төзүче, дүртенчесе автосервиста, сеңлем ашханәдә эшли. Безнең яктан килгән хатыннар күбрәк ашарга пешерә.
Икмәклек акчасын бездә эшләсә дә, туган ягын сагынуын яшерми Мурат. “Кыргызстанда бер абыем калды. Елга бер авылыма кайтып килергә тырышам. Анда йорт сала башлаган идек. Нигезен ясап куйдык инде. Әгәр монда гражданлык алып булмаса, үзебезгә кайтып китәчәкбез, – ди ул. – Башка туганнарым белән күрешеп булмый. Әле ярый телефон бар. Шулай итеп сагышны басарга тырышабыз. Элек сездәге акча белән “баеп” китә идек. Хәзер әллә ни мантып булмый. Әмма акча үзгәреп кенә тормыш яхшырыр дип өметләнеп булмый, эшләмичә берни бирмиләр. Чит җирдә йөреп, моны тагын да ныграк аңладым. Безгә бит авырырга да ярамый. Кая барсаң да, акча түлисе. Шуңа күрә, бик авыр хәлдә генә табибларга күренәбез. Әмма Казанда тормыш авыр түгел. Аз йокларга, күп эшләргә генә кирәк”.
Гөлгенә Шиһапова Чыганак һәм фото: Ватаным Татарстан