Дөньяның кайчан кайсы якка үзгәрәсен берәү дә әйтә алмый: бер алдын, биш артын күрсәтә. Якын туганнарыңа ышаныр, газиз балаларыңа таяныр чак узган — һәркем үзе өчен яши. Кемнеңдер борчуын күреп, минем белән болай булмас, дип тә әйтерлек түгел. Язмыш камчысы кемлегеңне сорап тормыйча каезлый…
Авылыбызның данлыклы гармунчысы, нәфис сүз остасы иде Вакыйф. Хатыны Фәрдия дә булганнарның булганы. Бергә аңлашып, яратышып, бер-берсен хөрмәтләп, тормышның һәр көненнән ямь табып, тату гомер иттеләр. Ике ир бала һәм ике кыз бала үстереп, һәммәсен дә олы тормыш юлына озаттылар. “Ќырлап кына яшиләр”, — дияләр иде аларга карап. Сүз азагында “Сөбеханалла” дип кенә әйтә белмәделәр.
Көтмәгәндә-уйламаганда, Вакыйфның түгәрәк тормышына күзләр тиде. Үпкәсенә салкын тиеп, хәйран чирләп яткан Фәрдиядә өч хәрефле чир икәнен әйттеләр. Ул чирдән берәүнең дә котылып кала алганы юк: авылдашыбыз кырык ике ел гомер иткән хатынын җирләде. Фәрдиянең кырыгыннан соң мунчалары янып көлгә әйләнде. Ярый әле вакытында туктатып кала алдылар, югыйсә, бөтен каралты-кура кара күмергә калачак иде. Вакыйфның вакыт-вакыт фикере чуалып, хәтере начарлып китүдән килеп чыккан янгын иде бу. Мунча ягып җибәргән дә, бөтен капка-ишекләрне бикләп, өенә кереп ятып йоклаган.
Ялгызлыгы тәмам какшатты Вакыйфны. Кайчандыр бөтен авылны шау-гөр итеп тоткан ир капканың теге ягына чыкмады, кеше-кара күзенә күренеп йөрмәде диярлек. Күпме генә түзем, көчле булырга тырышмасын, биреште карт, урынга егылды. Әле бер дә болай тиз бирешергә тиеш кеше түгел иде авылдашыбыз. Фәрдия белән ярты җаны теге дөньяга китте кебек.
Әтиләренең үз-үзен карый алмаганын аңлагач, балалары аны шәһәргә алып китеп, чиратлашып тәрбияләргә карар кылды. Шулай бер ел узды. Вакыйф бер баласыннан икенчесенә күчеп йөрде. Авыл тормышына ияләшкән картка шәһәрдә яшәве бик читен иде. Көннән-көн авылына — үз нигезенә тартылды ул.
Узган елның кыш уртасында җан тетрәндергеч вакыйга булды. Вакыйф төпчек улының йортында күзләрен мәңгелеккә йомды — дарулары белән агуланып үлде. Бу башка сыймаслык хәл иде. Куллану вакыты чыккан бер савыт дару төймәләрен эчеп бетергән. Яшьләр генә түгел, картлар да хәзер телевизордан күреп әллә ни кылана башлады. Хәер, бу адымының сәбәпләрен үзе генә белә иде карт. Киләчәккә бер өмете дә, максаты да калмагач, шундый уйга килгәндер, мөгаен. Авылдашыбыз Вакыйфның ел ашын авылда уздырдылар. Читтәге туган-тумачалары да, шәһәрдәгеләре дә кайтты. Әнә шул көнне безгә караңгы булган бик күп вакыйгалар ачылды.
Алда язып үткәнемчә, гомеренең соңгы көннәрендә Вакыйф төпчек улы Фәндәс йортында була. Алар бик бай яши. Тик тормыш матурлыгы байлыкта гына түгел шул. Эштән соң бераз “тамак чылатырга” яраткан Фәндәс, өенә кайткач хатыны белән кара-каршы утырып эчә торган була. Авыру әтиләре бар дип тә тормыйлар, балалар дип тә исләре китми аларның: эчәләр дә сугышалар. Улына кирәкмәгәч, исерек киленгә авыру кайната кирәкме соң инде?!
Тешен кысып түзә Вакыйф. Чөнки үз вакыты тулмыйча, ягъни башка баласының чираты килеп җитмичә, аны алып китүче юк. Хәер, бер тәмугтан икенчесенә күчеп йөрүдән әллә ни аерма да юк инде. Балаларының кайсында тыныч кына яшәп була соң?! Олы улының хатыны Вакыйфка “әти” дип тә эндәшми, урын-җирен карамый, ашатмый да. Ә улы хатын сүзеннән чыкмый. Фәйрүзә кызы эштән бушый алмый, әти көен көйләргә вакыты юк. Ә Венерасының ире эчкече. Кәефсез чагында өйдән дә куып чыгарырга мөмкин. Берсендә күршеләренә кереп төн кунганнар иде инде. Икенче көн иртән кияве: “Ник кеше көлдереп йөрисез”, — дип хатынын кыйнады. Исерек чагында да, аек чагында да юньле сүз ишетерлек түгел ул киявеннән.
Уйлап карасаң, Вакыйф мондый тормышка бер дә лаек түгел иде. Бар тапканы балалары өчен булды, ә аларның — вакытлары юк. Берсендә дә тыныч көн күрә алмагач, нигә газиз туфрагыннан каерып алып киткәннәр соң?! Авылдашлары алдында яхшы күренәселәре килгәндер, бәлки. Пенсия акчасына кызыкканнардыр дип тә әйтерлек түгел, берсе дә акчага мохтаҗлык кичерми. Фаҗига буласы көнне карт телефоннан олы улына шылтыратып: “Улым, Фәндәс монда салгалап йөри әле, аңа әйтерлек түгел. Син мине авылга кайтарып куй, авылны сагындым”, — дип күз яшьләрен түгә. “Эштән соң, әлегә сөйләшә алмыйм”, — дип телефонын куя улы. Бу сөйләшү картның соңгы үтенече була. Берникадәр вакыттан соң, нигә тавышы-тыны юк дип картның бүлмәсенә кергән килене Вакыйфның җансыз гәүдәсенә тап була. Йөзе ап-ак, ирен чите белән елмайган да кебек. Әйтерсең, теге дөньяга китүенә ул чиксез шат.
Инде бер ел вакыт узса да, Вакыйфның балалары бер-берсенең күзенә туры карый алмыйлар. Әллә оялалар, әллә күңелләрендә соңлап килгән үкенеч сыкрый, белмим. Ләкин бичара картның газиз балаларының ваемсызлыгына рәнҗеп китүе хак.
"Себерке" газетасы