«Безне кар гына коткара ала!»: Прости авылы халкын өйләреннән китүләрен сорыйлар

-- Лэйсирэ

Түбән Кама районы Прости авылындагы гадәттән тыш хәл инде бер ай дәвам итә. Пыскып яна торган чүплекне сүндерә алмыйлар  — яну масштабы бик зур. Янгын сүндерүчеләр дә, башкарма комитет та, полигон өстен каплап, кислород керүен чикләячәк кар яуганын көтә, дип яза «Бизнес ОНЛАЙН». Тикшерүчеләр совет чорыннан җыелган шиннарны махсус яндырганнар дип фаразлый.

Янгын сүндерүчеләр авылда бер ай эшли инде, әмма бу ярдәм итми, авыл халкы буа торган агулы төтен исенә тончыга.

«Хәзер бездән тормый, без кулдан килгәннең барысын да эшләдек: ике атна су сиптек, яңгырлар яуды, ярдәм итми. Мондагы мәйданнарны тулысынча рекультивацияләргә кирәк. Башка чара юк», диләр янгын сүндерүчеләр.

Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Линар Әхмәтов фикеренчә, экстрен чаралар күрелмәгән очракта, ситуацияне бары тик кар явуы гына коткара ала. Кар полигон өстен каплап кислород керүен чикләячәк дип фаразлана.

Аңарчы Прости авылы халкына, өйләрен вакытлыча калдырып, туганнары, дуслары, таныш-белешләренә яшәргә күченеп торырга киңәш ителә.

Фото: mchs.tatarstan.ru, Регина Макасина

Бәйле