«Тәмам хәлдән таям шуларның балаларын карап… уф, арытты…»

-- Лэйсирэ

– Җәмил, Харис, Зөлхиҗә, Нурлыгаян, Нәгыйм, Зәйнәп­бикә, килегез, аякларыгызны юып ятыгыз! Тизрәк килегез дим, су суына. Үләм, көн саен юып торам бит, Нурлыгаян, кай арада чебиләп беткән бу аякларың… Әти-әниләрне күргән дә юк, тәмам хәлдән таям шуларның балаларын карап… уф, арытты…

Сәхиб­җамал, һәрберсен берәм-берәм юындырып, аякларын корытып, чиста итеп җәелгән сәкегә яткырып чыкты. Балалар кабат шаулашмасын дип, аз гына яннарында утырып торды. Бүген бу чыпчык борыннарга әкият укырга да, абыстайдан отып калган догаларны өйрәтергә дә хәле калмады кызның. Балалар да чыбык ташып тәмам арганнар, ахрысы, артыгын шыбырдашмыйча гына яттылар да, башлары мендәргә тиюгә, йокыга да киттеләр. Ниһаять, чират кызның үзенә дә җитте. Тазга җылы су салып аякларын тыгуы булды, ул тәмам изрәде…

Оркыя белән Сабир, ишек­тән ­килеп керүгә, 13 яшь­лек кызларының утырган җирдән йоклап китүен күр­гәч, көлемсерәп куйдылар. “Яшь әнинең хәле калмаган бүген. Безгә дә самавыр куеп тора иде бит әле. Әйдә, әтисе, күтәреп ал да, урынына яткырыйк. Тормыш дип, шушы балаларны күрергә дә вакыт табып булмый. Бар мәшәкать олы кызым җилкәсендә, бә­бекәчем. Ә без колхоз дигән җирдән кайтып керә алмыйбыз”, – диде Оркыя, күз яшь­ләренә ирек биреп. “Җә-җә, балавыз сыкма, безнең бөтен нәрсәбез бар, балаларыбыз да, хуҗа­лыгыбыз да, амбар-келәт­ләребез, җир­лә­ребез, мал-туарларыбыз бар дип утырсак, бернәрсәсез кала идек, хәтта шушы сабыйларны да югалта идек. Бере­без – бер өтермәндә, икенчебез башкасында черәшә идек күптән. Башны игәнгә, чә­че­без белән җир себергәнгә күрә генә исән калдык”, – диде Сабир, нык булырга тырышып. Өстәл янына утыруга, битен каплап: “Йа, Алла, күпме түзәргә була! Тырмашып тапкан малыбыз таланып бетте”, – дип еламсырап та алды. “Йә-йә, атасы, авылдан китсәк, бөтенләй ачтан үлә идек. Сабыр итик, әнә балалар ничек тырыш булып үсә. Олы кызыбыз икебезне дә алыштыра. Чын түти бит ул!”

…Әйе, барысы өчен дә күз-колак булган Сәхибҗамал түти энеләрен берәм-берәм сугышка озатты. Харис әйләнеп кайтты. Нәгыйм 1940 елны көзен китеп, 1941 елның декабрендә хәбәрсез югалды. 1922 елгы Нурлыгаян – Гаянның Курск өлкәсеннән 1943нең февралендә үлгән хәбәре килде.

…Кемдер өйләнде, кемдер кияүгә китте: әти-әниләр дә картайды. Олы кыз һаман да шул зур йортның йозагы булып торды. Сугыш чоры­ның газаплары, урман кисү­ләр, окоп казулар кияүгә бармаган кызларның тәмам хә­лен алды. Качып та кайттылар, кабат та киттеләр. Фронтка бияләй-оекбашлар да бәй­ләделәр. Кырда да эш­лә­де­ләр. Колхозга ябышып яткан әти-әниләренең өйгә кай­тып йокларга да вакытлары калмаган чакта да ху­җалыкны алып бардылар. Ә сугыштан соңгы елларның михнәте, хәсрәте тагы да яманрак булды. Бер тамакны туйдыру өчен дә ничек кенә тырышырга кирәк иде әле. Ә авырлыклар белән бергә сизел­мичә яшьлек тә үтеп бара.

Көннәрдән бер көнне ике авыл аша яшәүче туталары каз канаты йолкырга чакыргач, Сәхибҗамал шунда китте. Миңлебикә әбинең чакыруы да юкка булмаган. Тутасы кызга яучы булырга җыена икән. Сәхибҗамал бу көтел­мә­гән тәкъдимнән аптырап та калды. Ул инде шул­кадәр башкалар өчен яшәргә кү­неккән, үзе турында бө­тенләй оныткан иде. Булачак кияү дигәне дә утырмага киләчәк, имеш. Ачылган капка тавышына бар да тәрәзәгә күтә­релеп карады. Анда солдат кителеннән бер егетнең баскычтан кү­тә­рел­гәне күрен­де. Аягы да аксаплап китте, таягы да бар түгелме?!

…Өстәл янында киеренке тынлыкны бүлә-бүлә чәй эчелде. Фронт кичкән сол­датның теле әллә ни ачылмады. Егетнең юашлыгы да, акыллы булуы да йөзенә чыккан иде. Һәр икесе дә бер-берсен сынап утырдылар. Кыз дәшмәде.

Сынаулы караш белән һәммәсенә кү­тәрелеп карады да:
– Егет, күрәм, бик кыю түгел, яшәп карыйк, – диде.

Утырмадан кайткач, өй­дәгеләргә барысын да сөйләп бирде Сәхибҗамал. Әтисе: “Нәрсә уйлыйсың инде, кызым”, – диде, аптырап.

– И, әти, чәй эчкән чынаягын да этеп куймады. Бигрәк юаш. Балаларым булса, торырмын, булмаса – кайтырмын.

Бу җаваптан соң өйдә, мәш килеп, бирнә тутыра баш­ладылар. Егет килгәч, агач чемоданны көчкә кү­тә­реп, ат арбасына салдылар да, ике авыл аша торасы ни­гезгә таба җилдерделәр. Сазаеп кына тормышка чыкса да кыз кырык яшендә беренче баласын тапты, аннан тагын өч балага гомер бирде. Аннан башланды инде. Карт солдат та бик акыллы кеше булып чыкты. Икәүләп ты­рыша-тырмаша тормыш йө­ген тарттылар. Сәхибҗамал элеккечә бар авырлыкны үзенә алды, фронтка өч китеп, өч тапкыр яраланып кайткан иренә терәк булып яшәде. Алай гына да түгел, туганнары өчен дә һәр­вакыт­тагыча алыштыргысыз түти булды.

Көзнең әнә шулай кояш көлеп торган бер мәлендә, төенчеген таяк башына бәйләп, туган авылына бер өч көнгә кунакка бару гадәтен алды түти. Пәрәвезләр очкан әбиләр чуагы – кунакка йөрү өчен бигрәк тә кулай вакыт. Әле казлар йолкырга иртәрәк, ә башка эшләр беткән чак. Авылына менгәч, зиратларга керә, каберләрне җыештыра. Туганнарында кунак була, инде аларның балаларының балалары өчен дә түти ул. Табигатьтә нинди хозурлык, туган авылы Туктарда гына көзләр шундый ямьле була торгандыр. “Төшемдә башыма ялгыз үрдәк кунды бүген. Нә­гыймме, Нурлыгаянмы, Җә­милме икән, энекәшләр туган җирләрдән читтә калдылар”. – Сәхибҗамал ике авыл арасында һәрбер сукмакны ятлап бетергән иде, уйлары аны үткәннәргә алып кайтты. Нурлыгаян күмелгән туганнар каберен Харис энекәше барып күрде. Җиде егет разведкага барган җирдән һәлак булган, бер җирдә күмел­гән­нәр. Днепр буенда ул күрше Килдебәк авылы кешесе белән дә очрашкан була. Анысы исән кайткач, әти-әнисенә улларын күрүен хәбәр итә. Җәмил Түбән Камада җир­ләнде. Әби-бабайларның да чардуганнарын яңартырга кирәк икән… Хатирәләргә төренгән көзге көн үткән­нәр­гә, туган нигезгә бер кайтып килү өчен дә кирәктер ул…

Их, көзләрнең җәйгә түгел, кышка ялганган чагы,
Күлмәклек ефәклек алдым, Сабантуй көтеп тагы…

Рәсимә Галиева, Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий