Яңа 2019 елда ничек ял итәбез?

-- Лэйсирэ

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2019 елда ял һәм бәйрәм көннәрен күчерүне раслап, яңа елда ял итү тәртибен ведомство сайтында урнаштырды.

Киләсе елда түбәндәгечә ял итәчәкбез:

5 һәм 6 гыйнвардагы ял көннәрен (шимбә һәм якшәмбе) 2 һәм 3 майга (пәнҗешәмбе һәм җомга) күчерәләр.

23 февральдәге ял көне (шимбә) 10 майга (җомга) күчереләчәк.

2018 елның 30 декабреннән – 2019 елның 8 гыйнварына кадәр;

23 – 24 февраль;

8 – 10 март;

1 – 5 май;

9 – 12 май;

12 июнь;

2 – 4 ноябрьдә ял итәчәкбез.

Фото: https://vk.com

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий