Кайгылы хәбәр: Минтимер Шәймиевнең хатыны вафат [соңгы юлга озату фотолары]

-- Julia Julia

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә ханым каты авырудан соң вафат булган. Аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Шәймиевләр гаиләсенә кайгы уртаклашуын белдерде. Бу хакта президентның матбугат сәркатибе Эдуард Хәйруллин хәбәр итә.

Сәкинә ханыма Гали мәчетендә дога кылына, Мәрҗәни мәчетендә җеназа укыла. Васыяте — татар зиратына җирләнү була икән. Безнең чыганаклар Сәкинә Шәймиеваның хаҗ га да баруын әйттеләр, димәк Сәкинә ханым бу җирдән хаҗи булып китте. Урыны җәннәттә булсын!!!

Бәйле