Кичә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шакир кызы вафат булды. Аның белән хушлашырга бик күп халык җыелды. Сәкинә ханым чын татар хатын-кызы үрнәге булды. Җыелган халык күңел түрендә беренче Президент хатыны турында якты истәлекләрен барлады.
Ярдәм сораучыларны кире бормаган бу ханым турында әйтер сүзләр, чыннан да, күп икән. Җырчы Филүс Каһиров, мәсәлән, аның сәләтле кешеләргә хәерхаһлы булуы турында әйтте. Күпләр, ир-атның уңышы – тылының ныклыгында, хатынының асыл сыйфатларында, диде. Әлеге сүзләрне раслар өчен, Сәкинә ханымның берничә истәлеген искә төшерик әле. “Нигездә, мине барысы да бик игелекле кеше диләр. Минем тормышның кыйбласы шул: бер яхшылык меңе белән кире кайтыр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык мәкале. “Игелеккә ышаныр өчен аны эшли башларга кирәк”, – дигән Лев Толстой. Чыннан да, явызлык явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә. Минтимер моны һәрчак ассызыклап тора. Миңа бик күпләр, ярдәм сорап, хат язалар. Кулымнан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, һәрвакыт акылым һәм йөрәгем кушканча эшлим”, – дип яза ул “Минтимернең хәләл җефете” дигән китабында. “Бервакытта да “беренче леди” булырга өйрәнмәдем. Укыганда этика, этикет дигән фәннәр кермәде шул безгә. Өстәвенә, татар хатын-кызына тыйнак булу мәгъкуль”, – дип тә искәртә һәм ничек кенә кыен булмасын, теләсә нинди шартларда максаты – ирен карап-тәрбияләп тору булганын бәян итә.
Җеназа намазы Мәрҗани мәчетендә узды. Намаздан соң хушлашу чарасы үткәрелде. Аны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Алар күрше булып яшәгәннәр, ике гаилә шатлыкны да, кайгыны да бергә уртаклашканнар. “Сәкинә ханым иренең уң кулы, ышанычлы тылы, гаилә учагы сакчысы булды. Алар менә дигән ике ул һәм оныклар тәрбияләделәр”, – дип үзе һәм ватандашлар исеменнән Шәймиевләр гаиләсенең кайгысын уртаклашуын белдерде.
Минтимер Шәймиев хәләл җефете белән үткәргән соңгы көннәрне искә алып, хушлашуы күңелдә матур булып калды, диде:
– Сәкинәнең кешеләрне яратуы, хөрмәт итүенең иге-чиге юк иде. Авырганда да һәрвакыт эшкә ашатып-эчертеп озатып кала иде. Кичә сөйләшеп, бер-беребезгә карашып утырдык. Бертуган сеңлесе, улларыбыз да хастаханәгә килде. Без кергәч, күзен ачып: “Рәхмәт”, – дип әйтте. Саубуллаштык. Хушлашуы шулай күңелдә матур булып калды. Безгә, исәннәргә, сәламәтлекне сакларга, хатын-кызны бәяләргә, гаиләдә, бер-беребез белән аңлашып, балалар тәрбияләп яшәргә кирәк.
Ул кайгы уртаклашучыларга, хушлашырга килүчеләргә рәхмәтен җиткерде, барыгыз алдында да баш иям, диде. Илбашы Сәкинә ханымның кешеләрне җомга көнне озатырга туры килсә, изге кеше икән, урыны оҗмахта булсын, дигән сүзләрен дә искә төшерде һәм хәләленә оҗмах бәхетләре теләде.
Сәкинә Шакир кызына 79 яшь иде. Алар Минтимер Шәрип улы белән 57 ел бергә гомер иткәннәр.
Гөлинә Гыймадова, ВТ