Шоколадның без белмәгән файдасы

-- Алина

Шоколад йөрәккә файдалы. Даими шоколад ашаучыларның йөрәк авыруларына дучар булу ихтималлыгы 37 %ка чигенә.

1. Кәефне күтәрә, баш миендәге серотонин матдәсен арттыра.

2. Ирләргә инфаркт булу куркынычын 17 %ка киметә.

3. Италия галимнәре раславынча, атнасына ике тапкыр шоколад ашаган кешеләр акылга җиңеләю авыруы белән сирәк очраша.

4. Тамак ачуны баса. 10 гр шоколад ачлыкны җиңәргә сәләтле.

5. Шоколад яратучылар озаграк яши.

6. Бер кисәк шоколад кабып куйсаң, математик гамәлләр җиңелрәк чишелә, яхшырак уйланыла.

7. Бер чынаяк кайнар шоколад тамак авыртуын бетерә һәм йөткерү рефлексын киметә.

8. Статистика буенча, шоколад яратучы илләрдә Нобель премиясе лауреатлары күбрәк.

 

 

 

"Ашыгыч ярдәм"

Бәйле