«Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез ник сары чәчле икән?”

-- Алина

Харис абый сугыштан гарипләнеп кайтты. Өендә өлкән әти-әнисе, ике баласы белән хатыны бар иде. Әтиләренең сугыштан исән-сау кайтуына иң нык сөенүчеләр әнә шул ике улы булгандыр, мөгаен. Ачлык, ялангачлык, җиргә сеңеп бетә язган, салам түбәле кечкенә генә өй, җимерек каралты-кура, ябык сыер. Кирәктән күп нәрсә юк. Харис абый бар көченә эшли алмый, сугыш яралары үзен сиздереп тора.

Аптыраганнан, сугыштан сау-сәламәт кайтып, амбар мөдире булып эшли башлаган Хәким янына сугыла ул. Ничек тә аз гына булса да икмәкле булып булмасмы, дигән уй иде фронтовикның башында. Кәнсәләргә керүдән файда юк, рәис булып торучы — сугышка бармаган чулак Гәйнетдин — үзенең кансызлыгы, әшәкелеге белән сугыш вакытында карт-корыларның, хатын-кызларның канын эчкән, җелегенә үткән кеше иде. Ә Хәким белән Харис нәрсә бәрабәренә сөйләшкәндер, анысы билгесез. Тик бер төндә, хатынына кечкенә генә капчык тоттырып, амбарга җибәрә ул.   Берәр сәгатьтән Мәрьям ике чиләк чамасы ашлык күтәреп кайтып керә. Капчыгын ишек төбенә куя да, сәкегә капланып, илереп-илереп еларга тотына. Уллары әниләренең ни өчен бу кадәр елавын аңламасалар да, олылар сәбәбен чамалый ул чакта…

Азракка гына булса да тамаклары туя, бераз күңелләре күтәрелеп китә. Ә менә Мәрьям күңелсез йөрде. Берничә айдан, төнлә амбарга бару тагын кабатланды. Харис нәрсә эшләргә дә белмәде.    Кинәттән, сугышта алган яралары ачылып, аны хастаханәгә салдылар. Берәр ай чамасы изаланып ятканнан соң, ир бакыйлыкка күчте.  Мәрьям көннән-көн тулылана барды. Вакыты җиткәч, нәкъ амбар мөдире Хәким кебек сап-сары малай алып кайтты. Тормыш дәвам итте. Бу вакытта инде кайнана-кайната мәрхүм иде.

Мәрьямнең олы уллары кул арасына керә башлады. Әле ул вакытта берсенең дә башына «Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез Әгъләметдин ник сары чәчле икән?” дигән уй кермәде. Үсә барган саен, өлкәнрәкләрнең үртәүләре җаннарына тия башлады. Аптырагач, әниләреннән дә сорап карадылар, тик җавап кына ишетмәделәр.

Тормыш үз җаена барды. Ике елдан Мәрьям нәкъ Әгъләметдин кебек сап-сары чәчле кыз бала алып кайтты. Инде бу вакытларда олы малайлар нәрсәнең нәрсә икәнен аңлый башлады. Әмма әшәкеләнеп, әниләренең күңеленә кагылмадылар. Энеләре Әгьләметдингә, сеңелләре Гүзәлгә үзләренчә тискәре мөгамәләдә булдылар: чынлап торып какмадылар, шул ук вакытта якын итеп аралашмадылар да. Араларында ниндидер упкын бар иде.

Олысы аның кадәр үк түгел, икенче малай җаен туры китереп энесен дә, сеңлесен дә мыскыллады, әшәке сүзләр әйтте.    Гүзәл алтынчы сыйныфта укыганда, әниләре дә вафат булды. Әгъләметдин сигезенчене тәмамлагач, туганнары ярдәме белән шәһәрдәге ташчылар әзерли торган училищега укырга керде. Тулай торакта яшәде. Шул китүеннән авылга кайтырга юл ябылды аңа. Иң олы абыйсы: “Безнең өйдә эзең дә булмасын, үз көнеңне үзең күр”, — дигән карар чыгарды. Гүзәлгә дә тискәре караш артканнан-арта барды. Бу йортта аңа урын тарайды. Ул да туганнарына барып сыенырга мәҗбүр булды.

Әгъләметдин, укуын тәмамлап, юллама буенча бер оешмага эшкә урнашты. Җитәкчелек, аның хәленә кереп, барактан бүлмә бирде. Укыганда ук дуслашып йөргән Җәмиләгә өйләнеп, бергә шунда гомер итә башладылар. Тора-бара фатирлы булдылар.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаган Гүзәл, укытучы һөнәрен үзләштереп, шулай ук юллама белән, бер мәктәптә укыта башлады. Хезмәттәше — физик тәрбия укытучысына кияүгә чыкты. Абыйсы Әгъләметдин белән яхшы мөнәсәбәттә булып, бер-берсенә кунакка йөрешәләр.    Авылдагы бертуганнарының олысы, энесе белән зәһәр киленнең зәһәр теленә чыдый алмыйча (имеш, йорт-җир төпчек малайныкы булырга тиеш), Казахстанга китеп төпләнде. Әнә шул икенче малай бөтен туганнарын таратып, тузгытып бетерде.

Әгъләметдин һәм Гүзәл, елга бер булса да, иң өлкән абыйлары белән очрашу җаен табып тордылар. Хәзер олы яшьтә инде алар — лаеклы ялда гомер кичерәләр. Һәркайсының башында бер сорау бөтерелә: ни өчен туганнар дус-тату булып гомер итә алмадылар?! Әгъләметдин белән Гүзәлнең сары чәчле булуы гына сәбәп микән моңа? Язмыш тарафыннан кыерсытылган бу кешеләрнең гаебе нидә?

 

 

 

 

"Себерке" газетасы

Бәйле