КФУ профессоры татарстанлыларга нинди кыш көтәргә икәнен әйтте

-- Алина

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Татарстанда киләсе кыш — уртача статистик, ә явым-төшем нормадан бераз күбрәк булачак. Бу хакта Казан федераль университетының метеорология кафедрасы мөдире, география фәннәре докторы, профессор Юрий Переведенцев әйтте дип хәбәр итә әлеге югары уку йорты матбугат хезмәте.

Профессор сүзләренчә, 1820 елда Казанда еллык уртача температура 2 градустан бераз артыграк булган, ә хәзер ул – 6 градус тирәсе. Россиядә еллык уртача температура — 4,5 градус тәшкил итә.

Юрий Переведенцев Татарстанда климатның җылынуын күзәтелүен, бу күренеш 20 гасырның 70 нче елларында сизелүен әйтте. Казан университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, гасыр азагында республикада температура җәен 6-7 градуска һәм кышын 8 градуска күтәрелергә мөмкин.

«Климатның җылынуы яхшы кебек тоела. Әмма бу процесслардан табигый катаклизмнар башлана,  климат тотрыксыз була башлый», — диде Перведенцев.

Аның сүзләренчә, нигездә, 95 процент очракта күңелсезлекләр метерология факторларыннан тора, ел саен китерелгән зыян йөзләгән миллиард доллар белән исәпләнә. «Ягъни без телибезме, юкмы, климат белән идарә итәргә кирәк. Парник газларын һавага чыгарып ташлауны кыскарту юлы белән булса да», — диде ул.

 

 

 

 

 

Татар-информ

Бәйле