Татар телендә язылган гариза республикада зур гаугага әйләнә [Мөслимдә булган хәл]

-- Лэйсирэ

Яше барган саен шәһәр кешесенең авылга күченеп кайтасы килә. Анда саф һава, урман-күлләр, рәхәтләнеп үзең үстергән яшелчәне ашап, бакчада казынып, тыныч кына яшәп була. Чаллы шәһәрендә яшәүче 61 яшьлек Мөнир абый Ситдыйков та әнә шулай фикер йөртеп, туган ягы – Мөслим районының Мәллә Тамак авылында кайчандыр сатып алган җире өстенә өй салырга тотынган.

Әлегә өе әзер булмаса да, инде кош-корт үстерә башлаганнар. Акрынлап авыл мәшәкатьләренә кереп киткәннәр. Һәм Мөнир абый уйга калган. Бу кош-кортка икмәкне сатып алмаса да мөмкин бит. Әниләреннән калган 5 гектарлы җир пайлары булырга тиеш. Әнә шулар өчен тиешле ашлыкны ала алса, комачау итмәс иде… Ләкин ашлык өчен дип тотынган эше акрынлап җир пайларына, ә анысы җирле түрәләрнең татар теленә карата бик үк яхшы булмаган мөнәсәбәтләренә китереп терәгән аны.

ИСЕМЕҢНЕ ТАТАРЧА СӨЙЛӘМӘ, ТҮРӘ ИШЕТМӘС

– Заманында безнең әти белән әнигә, бөтен колхозчылар һәм колхозда эшләп чыккан пенсионерлар белән беррәттән җир пайлары биргән булганнар. Без моны башта белмәдек. 2005нче елда әти үлде. Бераз соңрак Мөслим районында чыгып килүче «Авыл утлары» газетасында, җир пайлары булып, үлеп киткән гражданнарның варислары бу пайларны үзләренә рәсмиләштерсен, дигән эчтәлектәге белдерү бастырганнар. Ул белдерүне күрмәдем дә, белмәдем дә. Шуңа күрә, 2010нчы елда район суды бу җир пайларын әтидән алып, Мәллә Тамак җирлегенә беркеткән. Ни рәвешле булган бу, аңлатыйм. Җир пайларыбыз буенча мәхкәмәдә эш карала башлагач та, безнең авылның элеккеге җирлек башлыгы судка ялган документ алып килгән – янәсе, без – әтинең балалары бу җирләрдән баш тартканбыз икән. Суд нотариуска мөрәҗәгать итә: әтисе үлгәч балалары аның мөлкәтен үзләренә алулары турында берәр гариза яздымы сезгә, ди. Без андый гариза калдырган идек. Анда шундый җөмлә бар: «Бөтен өй, бәрәңге бакчалары, башка бакчалар белән беррәттән Мәллә Тамак җирлегендәге пай җирләрен дә үземә кабул итеп алдым», – дип язылган. Ә нотариус безнең бу гаризаны судка бирмәгән булып чыкты. Суд авыл башлыгының ялган документына һәм нотариус сүзләренә ышанып, безнең пай җирләрен үзидарәгә куша һәм бу җирләрдән файдалана башлыйлар. Җирләрнең алынган булуын быел икмәк артыннан йөри башлагач кына белдем мин, – ди Мөнир әфәнде.

Тиешле кәгазьләрне мәхкәмә утырышына китермәүләрен белеп алгач, Мөнир Ситдыйков Мөслим районы нотариусын судка бирә.

Казыйлар нотариуска җил-яңгыр тигезми, ләкин 2010нчы елгы судның карарын дөрес булмаган дип табалар.

– Мондый карар чыгарылгач, миңа пай җире бар дигән сүз бит инде. Мөслимдәге нотариуска бардым да, татар телендә гариза яздым. Пай җирләренең әтидән соң мирас буларак миңа күчүе турындагы таныклык язуын бирегез, дидем. Чөнки бу документ булмый торып, җир һәм милек палатасыннан пай җирләренең минеке булуы турындагы таныклыкны ала алмаячакмын, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Бу вакыйганың иң буталчык урыны шушы җиргә кадәр иде. Монысын аңласагыз рәхмәт, алга таба сүз җир пае турында бармаячак, хәзер акрын гына татар теле мәсьәләсенә күчәбез.

Инде элегрәк язылганча, Мөнир Ситдыйков нотариуска бу документны сораган гаризасын чеп-чи татар телендә яза. Исем фамилияләрен дә татарча куя. Ә нотариус нишли? «2018нче елның 15нче августында килгән гаризагызга җавап буларак шуны хәбәр итәм: сезнең эш буенча ачылган делодагы варисчылар арасында «Ситдыйков Мөнир Мөхәммәдулла улы дигән кеше юк», нокта.

– Нотариус минем исем-фамилиямнең, әтиемнең исемен татар телендә язуымны сәбәп итеп, миңа документ бирүдән баш тартты. Гражданнарга татар телендә язылган гаризаларны сәбәп итеп хезмәт күрсәтмәве нотариус Мөзиповның хезмәт урыныннан файдаланып кылган җинаяте дип бәяләнергә лаеклы. Бу беләсезме нәрсә дигән сүз? Димәк татарча исемем белән дәүләт оешмасына мөрәҗәгать итәм икән, мин – юк. Дөньялыкта юкмын, яшәмим, беркайчан булмаганмын. Шулай килеп чыгамы? Димәк исемемне русча язсам гына мине табачаклар. Соң, татарча да, русча да бер үк кеше бит инде мин! Паспортымда татарча кушымта бар. Анда исемем татарча язылган. Шулай булгач, 99 процент татарлар яши торган Мөслим районында татарча гариза язарга хокукым бардыр бит? Минем конституцион хокукларымны боздылар дип саныйм. Татар телендә язылган документлар рус телендә язылган документлар белән бертигез хокукта дип язылган Конституциядә. Үз туган илемдә дәүләт теле була торып гаризаны гына да татарча язарга хокукым бардыр дип уйлыйм. Нотариусны шушының өчен кабат судка бирдем. Бу – тел ягыннан һәм милләт ягыннан нотариусның мине дискриминацияләве дип саныйм, дидем. Җинаять Кодексының 136нчы маддәсенә туры килә бу. Дәүләт чиновнигы мине тел буенча кимсетә. Кыса. Әле ул суд булмады, судка да татарча язган идем, алар без әле тәрҗемә итәбез, ике айлап көтегез, дип сөйләде. Мин бу мәсьәләдә ахырына кадәр йөрим, – ди Мөнир Ситдыйков.

НОТАРИУС ҖАВАБЫ

Мәсьәлә бер яклы гына булмасын өчен, без Мөслим районы нотариусы Мансур Гөлүс улы Мөзиповның үзе белән дә элемтәгә чыктык. Җитәкче сүзен бик кыска тотарга уйлаган иде башта:

– Беренчедән Мөнир Ситдыйков алдаша торган кеше ул. Икенчедән, гафу итегез, миңа сезгә бернинди дә мәгълүмат бирергә ярамый.

– Нишләп?

– Сез миңа нотариаль эшчәнлегем турындагы сораулар бирә башладыгыз. Миңа бу хактагы бернинди мәгълүматны да читкә чыгарырга ярамый.

– Ә мин сезнең нотариаль эшчәнлегегез белән кызыксынмыйм да. Мине сезнең оешмагызда дәүләт теленә булган мөнәсәбәт кызыксындыра.

– Миңа кергән теләсә нинди гариза: инглизчәме, нимесчәме – ул кабул ителә. Ә Ситдыйков ул бик мәзәк кеше. Ул мәхкәмәләр вакытында да үзен сәер тотты. Казый аңа әйтеп тора: бездә мәхкәмәләр, гражданнарның процессуаль эшләре рус телендә алып барыла, ди. «Миңа барыбер, минем конституцион хокукларым шундый, мин татарча сөйләшәм», – дип тарткалаша казый белән. Судья әйтә моңа: «Теләсәгез татарча сөйләшегез, әмма мин судны русча алып барырга тиеш, сез татарча аңлыйсызмы, сезгә тәрҗемәче кирәк түгелме?» – ди. Юк, мин бөтен әйберне дә аңлыйм, әмма судта бары тик татарча гына сөйләшәм, ди. Шундыйрак кеше ул. Була бит шундый кешеләр – нәрсәгәдер бәйләнеп, үзен күрсәтергә теләгән… Ә аның документ сорап язган гаризасына җибәргән җавабыбызга килгәндә… Гаризасында ул үзен СИТДИКОВ дип түгел, СИТДЫЙКОВ дип язды. Исемен дә МУНИР димәгән, МӨНИР дигән. Ә сез аңлыйсызмы – шундый әйбер бар, хәзер бит һәр җирдә эшне компьютер белән эшлисең. Мәгълүматлар базасы (база данных – А.З.иск.) дигән әйбер бар. Әгәр кеше анда русча исеме белән кертелгән икән, мин аны татарча исеме белән кертә башлагач, ул табылмый. Юк минем программада андый кеше.

– Аны русчага тәрҗемә итеп кертә алмыйсызмы әллә? МӨНИР дигән сүзне МУНИР дип язу шул кадәр авырмы?

– Мин бит документ буенча эшлим. Аннан соң ул подделка булып китә бит. Гаризада күрсәтелгән мәгълүматны үзгәртергә ярамый…

Нотариустан әнә шундый хат килгән

Ә ХОКУКЛАР БОЗЫЛГАН!

Бу мәсьәләгә карата фикерен сорап, без «Азатлык» яшьләр берлеге активисты, милләтче Наил Нәбиуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Бу мәсьәләдә Мөнир Ситдыйковны хаклы дип саныйм. Аның, чынлап та, хокуклары бозылган. Беренчедән Татарстан республикасының Конституциясе бар. Аның сигезенче маддәсендә татар теле белән рус теле бертигез дәүләт теле буларак санала һәм бөтен җирдә бертигез дәрәҗәдә кулланыла диелгән. Бу – бер. Икенчедән, Татарстанда телләр хакында канун бар. Ул 1992нче елда кабул ителгән. 14нче маддәсендә язылганча, «язык делового делопроизводства» дигән әйбер бар. Һәм бу маддәгә караганда, Татарстан республикасында дәүләт хакимиятеннән алып җирле үзидарәгә кадәр барысы да рәсми эшчәнлеген дәүләт телләрендә алып барырга тиеш. Ягъни бу рус телендә генә түгел, татарча да алып барылырга тиешле. Ягъни кеше татарча мөрәҗәгать итә икән, оешма аның гаризасын карарга һәм җавабын да татарча бирергә бурычлы. Ә монда нотариус әле бөтенләй Конституцияне санламый икән – җавап хатын да русча язган. Бу кешенең хокуклары бозылган, моны прокуратурага да тикшерттерергә була, Президентка да хат итеп юлласын. Татарстанда мондый хәлләрнең булуы акылга сыймаслык әйбер. Ничек инде Татарстанда яшәп, безнең Мөслим түрәләре татар телен кабул итмиләр ди?! Бу бәлкем ялкаулыктыр, ә бәлки битарафлыктыр. Мөслим кебек татарлар күп яшәгән районда мондый хәлнең булуы аңлашылмый. Аннан соң, кешегә аңлатырга да була бит: бездә СИТДЫЙКОВ МӨНИР дигән кеше юк, әмма СИТДИКОВ МУНИР дигәне бар, дип сөйләсен. Принципиаль рәвештә татарча язылган исемнең урысчасын эзләмәү минем башыма сыймый. Түрә ялкаулыгы бу. Эшләргә иренү, – дип үз фикерен җиткерде Наил Нәбиуллин.

Әгәр дә сезнең районда да татар телендә язылган мөрәҗәгатьләргә мөнәсәбәт шушындый икән, безгә хәбәр итегез. Телебезне, хокукларыбызны бергәләп яклыйк. Юкса, Мөслимдәге кебек, кайбер түрәләр кайда яшәгәнен дә, нинди законнарга буйсынырга тиешлеген дә онытып җибәрә башлаган бугай…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Мөслим – Казан

Безнең гәҗит

Бәйле