Табиблар Татарстанда 40-45 яшьлек ирләрдә куркыныч чир ачыклый

-- Лэйсирэ

Республика клиник-онкология диспансерының урология бүлеге башлыгы Марат Насруллаев сүзләренчә, мәни бизе простатасы яман шеше «яшәргән». Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде.

“Ирләр арасында мәни бизе простатасы яман шеше яшәрә. Мин онкология өлкәсендә 15 ел. Элек без авыруны өченче, дүртенче стадияләрдә ачыклый идек. Бу вакытта табиблар берни дә эшли алмый диярлек, төп бурыч – тормыш сыйфатларын яхшырту гына. Хәзер, бәхеткә, авыруны беренче, икенче стадияләрдә ачыклый алабыз”, — диде табиб.

Бүгенге көнгә республикада мәни бизе простатасы яман шеше белән 3380 ир-ат теркәлгән.
Мәни бизе простатасы яман шеше, нигездә, 60 яшьтән узган ир-атлар арасында табыла. Әмма авыру соңгы елларда 40-45 яшьлек ирләрдә дә ачыклана башлаган.

tatar-inform

Фото: https://pixabay.com

Бәйле