«Бердәнбер баласыннан “әни” дә, “мама” дигән сүзне дә ишетми яшәргә язганын,бер Ходайга гына билгеле булган икән шул» [язмыш]

-- Алина

Казанның Бауман урамында урнашкан китап кибетенә бик еш йөри Мәдинә. Менә бүген дә төшке эш вакытында китап кибетен урап килергә булды, чөнки иртәгә игезәк кызларының туган көннәре. Туган көн бүләкләре арасында татарча китап булу,алар гаиләсенең күркәм гадәтләренең берсе. Бауман урамы һәрвакыттагыча җанлы. Җәй уртасында, кешеләр генә түгел, гүя йортлар да ниндидер илаһи бер рәхәтлек кичерәләр.

Кибет ишегенә аларның куллары берьюлы үрелде, һәм шул минутта бер-берсенә карашып, туктап калдылар.


Мәдинәгә хатынның йөзе шул кадәр таныш иде ки, каршында егерме елдан артык күрешмәгән курсташ кызы Галяны басып торганына бер шиге дә юк иде. Студент елларында әллә ни дус булмасалар да (моның сәбәпләре булды, әлбәттә), барыбер күңелгә якын, кадерле шул бергә укып йөргән егетләр-кызлар! Алар кочаклашып курештеләр.

-Галя, күзләремә ышанмыйм, синме соң бу, нинди җилләр ташлады Казанга, сезне Себердә яшисез дип беләм-, дип урысчалатып сүз башлады Мәдинә, чөнки Галя-Галия татар авылында туып үссә дә, университетта укыганда үзенә татарча эндәшкәнне яратмый, хаттә татарча сөйләшкәннәрне мыскыл итәргә дә куп сорамый иде. Урысчасы да әйбәт шул: урта мәктәпне үзләренең авылындагы татар мәктәбендә түгел, район үзәгендәге урыс мәктәбендә тәмамлаган.
“Нинди Галя булыйм, мин бит Галия, — дип Мәдинәне аптыратып татарча сөйләп китте ул, — ялга кайттык туган якларга, ел да ярты ялыбызны авылда үткәрәбез”.
Галия әллә ни үзгәрмәгән дә кебек тоелды Мәдинәгә, яшь чагындагы кебек чибәр, шәһәр хатыннарына хас зәвыклык белән киенгән. Әмма күзләрендәге моңсулык кына бер кая да яшеренә алмыйча, аны “сатып” тора иде.
Алар сөйләшә-сөйләшә китап кибетенә үттеләр.

— Себердә без, бер айдан артык булачакбыз әле авылда. Кайткан саен Казанга махсус килеп, татарча китаплар алып китәбез. Мәдинә, вакытың булса ярдәм ит әле, синең татар язучыларының әсәрләрен яратканыңны беләм,- дип, Галия балалар өчен китаплар куелган киштәләр янына атлады.
“Галия, син бит татарча китапларны китапка да санамый идең студент елларында, әллә читтә яшәү сине үзгәрттеме”,- дип сорарга ачкан авызын, Мәдинә кире япты. Галияне уңайсыз хәлдә калдырасы килмәдеме, әллә башка сәбәп беләнме, кыскасы, сорау китап кибетендә ничек туган, шулай югалып та калды.
Китап кибетеннән чыккач, икесе дә аерылырга ашыкмады, бик озак сөйләшеп, кичелгән гомер мизгелләрен барладылар.

— Илдарның суга төшеп үлгәнен ишеткән булгансыңдыр инде?
— Әйе. Зур кайгы кичергәнсең, Галия. Илдарның авыр туфрагы җиңел булсын, нишлисең, язмыштан узмыш юк шул.Ә кызыгыз? Валерия бит әле хәтерем ялгышмаса, үзеңнең янында, Себердәме?
— Әйе, аллага шөкер, өч онык үстереп ятабыз!
Бу сүзләрне әйткәндә, Галиянең күзләрендә горурлану хисе белән бергә, тагын да ниндидер, Мәдинәгә аңлашылып бетмәгән, бер хис ята иде.
Шул арада, мөләем чырайлы бер ир-ат Галиянең китаплар тулы сумкасына үрелде.
Мәдинә аны күргәч, елмаеп ук җибәрде:
-Ришат, таныш бул — Мәдинә. Университетта бергә укыдык. Әйтергә өлгермәгән идем әле, тормыш иптәшем – Ришат!
Берничә секундка өчесе дә тын калдылар. Тынлыкны Мәдинә бозды:
— Ришат, Галия, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз, бүген кич безгә килегез. Җитмәсә, бүген бездә бәйрәм дә әле. Бәйрәм өстенә бәйрәм булыр!
Тик Галия чакыруны кабул итмәде:
— Рәхмәт, Мәдинә! Казанда йомышларыбыз күп бүген. Безнең белән ялга балалар да кайтты, оныкларым дүрт күз белән Казан күчтәнәчләрен көтеп тора. Йомышларны йомышлап, кайтып җитәргә кирәк. Безнең әле кайтып, әкият укыйсы бар, әкиятсез йокламый оныклар.
— Бүген әнисе, я әтисе укыр, язып куегыз әле адресны.
— Кияү дә, кызым Валерия да телсезләр бит, укый алмаслар шул.
Мәдинә ник әйткэн көненә төшеп, бугазына килеп тыгылган төерне йота алмый азапланды.
— Килербез бер көн,җае чыгар, бик сөйләшәсем килә синең белән, Мәдинә!

Мәдинә эш кабинетына кереп утыргач та, Галия белән Илдарның кызларының “телсез” булуын уйлап, әниләргә генә хас булган көяләнү белән көяләнде. “Ниндидер без аңламаган көчләр бармы икән әллә? Юк, булмас. Яшьлек елларында аларга кагылышлы вакыйгаларның бернинди дә катнашы булмаска тиеш монда. Баланың ни гаебе бар соң?” — дигән уйлар аны яшьлек елларына алып кайттылар.
Сентябрьнең башы гына иде әле. Беренче курста укучыларның ныклап бер-берсе белән танышып та өлгермәгән чагы. Тулай торак ул шундый урын инде ул, анда бу эшне озакка сузырга яратмыйлар. Кемгәдер лекция кирәк, кемдер тоз алырга “оныткан”, кемдер икмәк алып “өлгермәгән”. Кыскасы, ишеккә исем өчен бер генә шакыйсың да, теге яктан, “мөмкин” дигән сүзнең әйтелгәнен дә көтеп тормый, түргә узасың. Шушы традицияне бозмыйча, Мәдинә яшәгән бүлмәгә Галя – Галия килеп керде.
Мәдинә бүлмәдә бер үзе китап укып утыра иде, бүлмәдәш кызлары кайсы – кинода, кайсы уку залында.
— Сәлам, нәрсә укыйбыз?- дип кергән ыңгайга Мәдинәдән “допрос” алырга кереште.
— Галимжан Ибраһимов.
— Әллә берәр юньле китап укыйсыңмы дип торам.
— Юньле дигәнең синеңчә ничегрәк инде ул?
— Мопассан, Стендаль. Зарубежная классика инде, мин башка китап укый алмыйм, тем более татарча. Татар теле кемгә кирәк ул? Безнең балаларыбыз безгә “мама” дип кенә эндәшәчәкләр.
Тик ул вакытта, Галиягә бердәнбер баласыннан “әни” дә, “мама” дигән сүзне дә ишетми яшәргә язганын, бер Ходайга гына билгеле булган икән шул.
Эш сәгате тәмамлангач, Мәдинә тормыш иптәше Искәндәргә шылтыратып, бүген аны эштән килеп алырга кирәк түгеллеген әйтте. Кабан күле буйлап җәяү генә атлады Мәдинә. Аның артыннан яшьлек хатирәләре иярде. Инде бөтенләй уңып, искереп беткән мизгелләрне барлады ул.

Дүртенче курсны тәмамлаганнан соң, әтисенең кинәт кенә дөнья куюы сәбәпле, Мәдинә курсташлары белән төзелеш отрядына бармады. Ике ел буе дуслашып йөргән курсташ егете Илдар төзелеш отрядының командиры булып китте. Көн саен Илдардан килгән хатлар очрашуны тизләтергә тырыша иде. Тик бер айдан соң Илдар хат язмый башлады. Сентябрьда укулар башлангач, барысы да ачыкланды.

Илдарны бик тиз үзенә караткан булып чыкты Галия. Бу эштә Галиянең дус кызы Настяның да өлеше зур булган. Настя — отряд комиссары, шуңа Илдар белән уртак эшләре байтак кына. “Миңа ярдәмче кирәк, үзем генә өлгерә алмыйм”- дип Галияга да отряд эшләре йөкләтелде. Галия үзен күрсәтә белә иде. Илдарга да аның белән рәхәт, күңелле. Җитмәсә чибәрлекне дә ходай жәлләмәгән.
Беркөнне Настя:
— Бүген Галиянең туган көнен үткәрәбез -, дип Илдарны иртән иртүк кисәтеп куйды.
Илдар килеп кергәндә өстәл күптән әзер иде инде. Конъяк та кукыраеп утыра, закускалар да бар.
Галия белән Илдар штабтан иртән генә чыктылар. Укулар башлангач, Галия Илдарга авырга калуын белгертте.
— Үзем дә сизми калдым, Галия сихерләгән кебек үзенә гашыйк итте. Итә алсаң, гафу ит мине Мәдинә!
— Син…син… Илдар ни сөйлисең, безнең арада бит никах укылган, акылыңдамы син?

Мәдинәнең күз алдына әти-әниләре килеп басты. Ничек аңлатыр соң ул  аларга Илдарның бу адымын? Икесенә никах укыган Нурихан бабасының күзенә ничек күренер?

Галиягә бу минутларда үтә дә авыр иде, тик шулайда ул үзен кулга алырга тырышты.

—      Мин гафу итәрмен лә ул, сине ходай гафу итәрме, Илдар?

Октябрь урталарында Илдар белән Галиянең туйлары булды. Яз башында, диплом яклар алдынан гына кызлары туды. Илдар “Үзебезчә, татарча исем кушыйк”- дип караган иде дә, Галия якын да килмәде:
“Кызыңның егерме беренче гасырда яшәячәген онытма,заманча булсын!”- дип кенә җиффәрде.
Диплом алгач, Галия Илдарның Себергә китәбез дигәненә каршы килмәде. Илдарның әни-әтисе белән ике бүлмәле фатирда яшәү аны туйдырган иде.

Валерия бик елак бала булды. Илдар кич эштән кайткач, аны юатырга тырышып, баянда татар көйләрен уйнаганда, Галиянең мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. Валерияга татарча эндәшкәнен ишетеп калса,
— Кызың укырга кергәч, аңа татарча дәрес аңлатырлар микән, син бит югары белемле, моны гына аңларга тиешсең!- дип кабатлап кына торды.

Тик Валерияга теле ачылмау сәбәпле,махсус мәктәптә укырга язган булып чыкты.
“Эх, терсәк якын да бит тешләп булмый, әллә ходай Валерияма ана телемне мыскыл иткәнгә тел бирмәде, әллә кеше бәхетенә кул сузганга микән?”- дип еш өзгәләнде Галия. Илдар суга төшеп үлгәннән соң кызының махсус мәктәптә укуы бу уйларыннан кире кайтырга мәҗбүр итте. Дөресен әйткәндә, Мәдинәдән дә ераграк булырга тырышты ул. Кичерде микән аны Мәдинә? Кичергәндер. Кичермәгән булса, Валериясы үзе белән укыган менә дигән егеткә кияүгә чыгып, матур тормыш та кормас иде. Үзләштергән һөнәрләре бар, менә дигән эшләре. Кичергәндер. Кичермәгән булса, тормышында ныклы терәк Ришатны да очратмаган булыр иде.

Мәдинә Кабан күле буендагы эскәмияләрнең берсенә барып утырды. Аның керфекләре дымланган иде.

— И, раббем, киләчәгебез матур булсын!- дип куйды. Сүз юк,язмышы аны башка читкә типмәде: укуын кызыл дипломга тәмамлап, күңеленә якын эш сайлады. Эшендә ихтирамлы белгеч, бик күп дәрәҗәләргә иреште. Дөрес, кияүгә соңрак чыкты. Бәлки, ходай беръюлы ике никахтан саклагандыр – аларның туйлары Илдарның фаҗигале үлеменнән ике еллап вакыт узганнан булды бит. Әмма бәхетле гаилә корырга бер кайчан да соң түгел икән. Искәндәре белән кичә өйләнешкән кебек яшиләр. Илдар белән Галиягә рәнҗеп яшәмәде ул, холкы  да тәрбиясе дә икенче иде шул аның!

Галия белән Ришат кайтып кергәндә, оныклары йокларга әзерләнә иде. Ишек ачылуга:
“Ура, кайттылар, бүген йокы алдыннан — өр-яңа әкият!” — дип чәбәкәйләп алырга да онытмадылар.
“Һичшиксез, кадерлеләрем!- дип Галия сумкасындагы китапларны бушатырга кереште.

Бәйле