Гүзәл Уразованы популяр чит ил йолдызы белән чагыштыралар [видео]

-- Лэйсирэ

Гүзәл Уразованың “Йөрәгемнең ачкычлары” җыры «Русские слушают башкирскую и татарскую музыку» блогына эләккән. Җырчыны анда хәтта Beyonce белән чагыштыралар, дип яза urazova сайты.

Тапшыруның асылында очраклы кешеләргә татар һәм башкорт җырларының хитларын тыңлатып, аларның реакцияләрен ачыклау, фикерләрен белү тора. Әлеге чыгарылышта Башкортстанга хәйрия уеннары белән килгән КВНчылар катнаша. Алып баручы аларга Гүзәл Уразова, Гөлназ Асаева һәм Милена Зарипованың җырларын тыңларга тәкъдим итә.

Җырчының “Йөрәгемнең ачкычлары” клибын, Гүзәл Уразованың үзен дә уенда катнашучылар бер бәхәссез ошата. “Бик кояшлы клип, җырчының күзләре бәхет нурлары сибә”, — ди алар. Артистны хәтта популяр Beyonce белән чагыштыралар. Өстәвенә, Гүзәлнең 3 бала әнисе булуын ишеткәч, гомумән, телсез калалар. КВНчыларның реакциясен тулысынча әлеге видеороликтан үзегез күрә аласыз:

Бәйле