Апастан Әлфинур әби: «Мин – күрә­зәче түгел. Әмма ке­шенең имгәнгән җирен рентген кебек кү­рәм»

-- Лэйсирэ

Аяксыз килеш киләләр, аяк белән кайтып китәләр. Апас районында кемне генә очратсаң да, Кара Борнаш авылында яшәүче Әлфинур әби Гыйниятуллина турында әнә шулай диләр. Дөрес булса, фатир бирәбез дип, Казанга да дәваларга чакырган булганнар, дип тә өстиләр. Буыннарны утыртучы әбине эзләп, әлеге авылга кузгалдык.

“Табиблар булдыра алмаганны башкара”

Кара Борнаш авылы әк­ренләп сүнеп бара. Ташландык йортлар да күренә. Авыл­да көпә-көндез капка бик­ли­ләр икән. Ничәсен шакысак та, ачучы булмады. Шулай да мәчете, кибете бар. Юлыбызга очраган Дәвеш авылы кешесе Рафыйк Сафиуллин биредә кибет тота. Әби янына килүебезне бел­гәч, үз башыннан кичкәннәр­не сөйләргә тотынды. “Мәк­тәптә укыганда, Әлфинур апа янына еш барырга туры килде. Футбол уйнаганда, гел бармагым урыныннан чыга иде. Чатанлап барам да йөгерә-йөгерә кайтып китәм. Ә бервакыт, көрәшеп, кулым күтәрелми башлады. Әби табиблар булдыра алмаганны башкара. Капка төбендә көн саен машиналар тора”, – ди эшмәкәр.

Рафыйк абый әйтүенчә, әбине эзләп, кайлардан гына килмиләр. Кешеләр аңа гомер буе рәхмәтле. Аякка бас­тырып җибәргән Мәскәү кешесе хәзер ел саен янына хәл белешергә кайта икән. Күр­ше авылларда яшәүчеләр дә аның файдасын күреп тора. “Мунчада егылып, оча сөя­гем имгәнгән иде. Шул чакта аны ирем, мото­цикл­га утыртып, өйгә алып кайтты. Сеңлемнең сынган аягын төзәтте. Оныгымның эченә бүсер үскән иде, Әлфинур апага алып баргач, кечерәя башлады”, – дип куана Розалия ханым.

Әлфинур әбинең дә капкасы бикле иде. Кат-кат сораштыргач кына ишеген ачты ул. Үзен күрәзәчегә са­нау­чыларны өенә бөтенләй керт­ми икән. “Мин – күрә­зәче дә, им-томчы да түгел. Әмма ке­шенең имгәнгән җирен рентген кебек кү­рәм. Кө­чемнән килмәгән авыруларны кабул итмим. Андыйларга табибка барырга кушам”, – ди 83 яшьлек карчык.

Гап-гади йортта тормышына шөкер итеп яшәп ята ул. Тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. Шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туганы булып чыкты. Ике бала югалту ачысы кичер­гән. Бердәнбер кызы Апас­та яши. Әлфинур әби кылган игелекләре бе­лән мактанырга, артыгын сөйлә­шергә яратмый. Тракторга кысылып имгәткән кулын үзе дәвалаган. Мондый сәләте­нең ничек барлыкка килүе турында ачылып сөй­ләмәде. “Беләм дип башламадым. Яшь чагымнан бирле чыккан буыннарны, сөякләр­не утыртам”, – диде. Берәү­ләр аңа бу сәләте әнисеннән күчкән ди­сә, икенчеләр, кае­нанасының калак сөяген утыртып, тирә-юньгә даны таралды, диләр. Күршедә яшәүче ахирәте Гөлҗиһан апа Сабирова исә торф чыгарырга барган җирендә бу сәләтне “йоктырып” кайтуын әйтә. Шунда бер дәвалаучы хатын булган, шул өйрәткән, ди. “Авылның докторы ул. Кеше әллә кайлардан кадәр сихәт эзләп килә. Авырсагыз, читенсенеп тормагыз дип, гел чакырып тора. Оныгым аның яр­дәме белән йөреп китте. Аяк-куллары имгәнү­челәр генә түгел, балага уза алмаган хатыннар да килә. Башым авырта башласа, тизрәк күршемә керәм“, – ди ул.

“Гомер буе авыр эштә эшләдем”

Әлфинур әби әнә шулай ди. Сугыш вакытында алты ел вербовкада йөргән. Урман кискән, таш, торф чыгарган. Фермада дуңгыз караган, кол­хозда төрле эшләрдә эшләгән. “Мактанып утыра алмыйм. Ярдәмем тигәннәр дә, тимәгәннәр дә бардыр. Күтәреп алып килеп, үз аякларында кайтып китүчеләр дә бар. Кул-аяк сөякләре чыгып, егылып, имгәнеп килә­ләр. Кемнеңдер янбашы авырта, муен тамырлары борыла. Арка авыруларыннан зарланалар. Ирләр, Сабантуйларда көрәшеп, җәрәхәт ала. Кайбер кешеләргә бер сеанс кына җитми. Кеше­ләрне кычкыртып дәвала­мыйм, бик кызганам. Шуңа күрә кабат чакырырга туры килә, – ди. – Элек капка төбем шаулап тора иде. Көннәр буе кабул иттем. Хәзер картайдым инде, көчем бетте. Туксанга җитеп киләм бит инде. Шуңа күрә кире дә боргалыйм. Бик зинһарлап сораучыларга каршы да килә алмыйм. Табиб­лар туганымны гарип булып калачак дигән­нәр иде. Тукта, болай булмый дип, аның янына Казанга киттем. Унике тапкыр баргач кына терелде. Хәзер бөтенесе дә яхшы. Рәхмәтен гел әйтеп тора”.

Аның янына килгәндә, кулъяулык алып килергә ки­рәк. Шуны авырткан җиргә җәеп, нокталарга басып дә­валый. Кешегә бүсере чыгу­ын-чыкмавын әйтә. “Эчәк­ләргә кагылырга куркам. Бүген күпләр бозыктан, начар авырудан интегә. Аллам сакласын, шул гына кагылган иде дип, суд юлларында йөр­түләре дә бар”, – ди дәвалау­чы. Мәрхүм ирен дә искә төшереп алды әби. Кое казыганда, аркасына бик нык салкын тидергән булган. Кыймылдый да алмаган ирен аркасына юлбарыс мае сөртеп аякка бастырган. Бил-арка­лары сызлаучыларга шуны сөртергә киңәш итә.

Гомер буе авыру кабул итеп, әллә кайчан баеп бет­кән булыр иде. Аның турында, нинди генә түрәләрне, алар­ның туганнарын терелт­мәде, диләр. Комагай түгел мин, ди ул үзе турында. Акчаны бир­сә­ләр, ала, бирмәсәләр – юк.

Безне капка төбенә озатырга чыккач: “Авылыбыз зур иде, соңгы өч елда таркала башлады. Эш юк. Элек каз-үрдәкләр асрыйлар иде. Хәзер бернәрсә юк, бер фермер гына бар. Гомер иткән авылны ташлап китә­ләр­мени? Беркая да китәргә җы­енмыйм”, – диде Әлфинур әби.

Сәрия Мифтахова, vatantat.ru

Бәйле