Ни өчен “Алтын йолдыз” алты таҗлы?

-- Лэйсирэ

8 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VI Милли музыкальпремиясентапшырутантанасыузачак. Билгеле булганча, тамашачы тарафыннан премиягә лаеклы дип табылган лауреатлар “Алтын йолдыз” сынына ия була.

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең өлкән бренд менеджеры Регина Карманова әйтүенчә, “Алтын йолдыз” сынының дизайнын ТНВ каналының иҗади төркеме уйлап тапкан, дүрт проект арасыннан иң-иңен сайлап алганнар.

“Әлеге сын мәрмәр таштан күтәрелүче үсентене гәүдәләндерә. Ягъни аннан халык мәхәббәтен яулаячак җыр үсеп чыга. Үсентенең башында алты таҗлы йолдыз балкып тора, һәр таҗы аерым бер мәгънәгә ия: җыр, җырны башкаручы артист, җыр сүзләрен язучы шагыйрь, җырның көен иҗат итүче композитор, “Болгар радиосы” һәм, әлбәттә, халык. Алар бергәләп халык күңеленә үтеп керердәй чын хит барлыкка китерә”, — дип сөйләде Регина Карманова.

Әйтергә кирәк, “Алтын йолдыз” сынының нигезендә торучы яшел мәрмәр Һиндыстаннан кайтарыла. Махсус эретеп ясалган үсентенең үрнәге 2013 елда расланган. Алты таҗлы йолдызның уртасы Урал бәллүр кристалы белән бизәлгән. Ул бриллиант ташына хас 57 кырлы итеп эшкәртелгән.

“Узган ел “Болгар радиосы” V Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында матур традициябез барлыкка килде: һәркемгә “Алтын йолдыз” сынын гәүдәләндергән эксклюзив йолдызлар өләштек. Быел да «Пирамида»га киләчәк кунакларны бүләкләр көтә. Барыгызны да 8 декабрь көнне “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында көтеп калабыз!” — диде Регина Карманова.

Бәйле