Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлый

-- Алина

21 ноябрь Кукмара полицейскийлары ун смартфон һәм дүрт ноутбук урлаган яшүсмерне тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 октябрьдә шәһәрдәге бер кибетнең администраторы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кемнеңдер кибеткә үтеп кереп, сәүдә залыннан 250 мең сумлык техника урлап чыгуы хакында белдергән.

Әлеге факт буенча «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Кичә  21 ноябрь хокук сакчылары 17 яшьлек үсмернең эзенә төшкән. Анда урланган техниканың бер өлешен табып алганнар.

Яшүсмер биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

 

 

 

 

"Татар-информ"

 

Бәйле